18+
реклама
18+
Бургер менюБургер меню

Антология – Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке) (страница 52)

18
Газраил катында карышып, уенга җаныңны куйгансың. Син инде хисеңнең яртысын мәликләр утында яккансың. Үтәли җилләрдән ятсынып күтәрткәнсең күлмәк якасын… Син мине дөньядан читкәрәк борылган көнеңдә тапкансың.

«Ә хәтерлисеңме…»

Ә хәтерлисеңме, егерме өч яшең тулган майда, кичкырын тынып калган шәһәр уртасыннан: «Мин яратам!» – диеп кычкырдың? Шәһәр читендәге таш тартманың күк терәтеп торган тәрәзен бәреп очты иләс тының синең: «Мин яратам, – диеп, – мин хәзер, телисеңме, хәзер бар дөньяны уятам да, сөйлим дөресен, ялкау шәһәр, әйдә, сүксен мине, җиткән кызлар, әйдә, көрсенсен, телисеңме, йокыларын бүлеп, җитди агайларны сүгендерәм? Миңа ярый, мин куркыныч бүген, мин яшь һәм куркыныч бүгенгедән». Ә ул, тәрәзәдә чак күренеп: «Хәзер түгел, әйдә иртән», – диде. Шәһәр тыныч кына көнгә керде, иртән син айныган идең инде.

«Быелгы көз мине якын итә…»

Быелгы көз мине якын итә — капыл килеп күзләремне каплый — таныйсыңмы, имеш – калтыранган купшы карчык кебек – беркатлы. Таныйсыңмы, имеш – төче тыны чәчләремдә давыл тузгыта, сулып барган соңгы азгынлыгы кызганыч та кебек, кызык та. Мин көзләрнең үзгәлеген беләм, тезләндереп, кулын үптергәнен — тын ялвару тулы бу күзләргә «танымадым» диеп үтәргәме? Гамьсез сурәтемә үртәлгәндәй, көрсенә дә каргый Алласын, әйтерсең лә көяз тәхетенә варис булып миңа каласың.

«Күлмәкнең изүен ерткалап, умырып…»

Күлмәкнең изүен ерткалап, умырып, Үтәли җил йөри җан аша. Әйттеләрме сиңа, мин кыргый ярлардан Чиялек таптырып саташам? Әйттеләрме, мин гел йортыгыз турыннан Үтәрдәй юлларны сайлыймын. Йә, ничек соң анда — Тәртипле дөньяда — Кичләрен айлымы? Яшәве җайлымы? Сәҗдәгә киткәндә, Йә зикер иткәндә Тапталган сүз белән Раббыны,