Мин туганда, яшел яулык ябып,
Шаулап торган яшел урманнар…
Мин туганда, кырда игеннәрнең
Башаклары тула башлаган…
Мин туганда, яшел сыерчыклар
Су эчкәннәр безнең басмадан.
Мин туганда, кояш, түргә менеп,
Җылы нурын чәчкән дөньяга…
Мин туганда, җиләкләре пешеп,
Алсуланып киткән Җир-ана…
Мин туганда, чишмә челтерәве
Чыңлап торган яшел тугайда.
Мин туганда, кәрәзләре тулып,
Бал кортлары чәчәк җыйганнар.
Мин туганчы дөнья башка булган,
Мин дөньяга килгәч үзгәргән:
Каян килсен җиргә, мин булмагач,
Минем җанда туган йөз галәм.
Әй аллаһым!
Әй Аллаһым!
Кичер мине, кичер.
Догаларым кабул кылсаң икән!
Аз ялвардым Сиңа.
Артык иртә
Китәм бугай Рәхмәт үзәненнән.
Иртә китәм.
Әйе, артык иртә.
Кылып бетмәс инде бөтен догам.
Күңелемә ут бир, ләкин сакла,
Йа Ходаем, тәмуг утларыннан!
Әй Аллаһым!
Тагын бер кат кичер
Бәрәкәтле үтмәсә бу көнем.
Әгәр әмер итсәң,
Гарәфәнең
Үзәнендә мәңге калыр идем.
Иртә әле,
Әйе, бөтен догам
Өзелмәде әле үзәгемнән.
Мәңгелеккә диеп саубуллашып
Китә алмам Рәхмәт үзәненнән!
Җилләр сыман очып киләсең
Җилләр кебек очып киләсең,
Коңгырт чәчләреңне таратып.
Бер гомер дә бигрәк аз булыр,
Туя алмам сине яратып.
Җилләр булып очып киләсең —
Иләсләнер күңел бер дәвер.
Эх, каласы иде яшьлектә
Синең белән генә бергә-бер.
Эх, каласы иде яшьлектә,
Башка беркем белмәс сер илә.
Җилләр сыман очып киләсең
Сәгадәткә, җырга, сөюгә.
Җилләр мәңге тынмас син булган
Мәхәббәтле якты дөньяда.
Чәчләреңдә синең гүяки
Коңгырт төсле якты төн яна.
Очып-очып миңа киләсең,
Җилең генә китә кагылып.
Бер гомер дә бигрәк аз булыр,
Туя алмам сине сагынып.
Йолдыз Миңнуллина
Йолдыз Фәрваз кызы Миңнуллина 1985 елның 6 апрелендә Казанда туа. Урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының механика-математика факультетына укырга керә. Ләкин анда озак тоткарланмый, әдәбиятка булган мәхәббәте аны Казан дәүләт университетның татар факультетына алып килә. Аны тәмамлагач, Мәскәүдә Әдәбият институтында укый. «Ялкын» журналында баш мөхәррир булып эшли. Бүгенге көндә шигърият, драматургия белән бәйле иҗади проектларны гамәлгә кую белән шөгыльләнә.
Татарстан китап нәшриятында чыккан «Күк тирмәсе» җыентыгы (2011) авторы.