18+
реклама
18+
Бургер менюБургер меню

Антология – Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке) (страница 48)

18
Татар атлы горур татар мин! Киң далалар, урман, таулар, сулар — Түрк җирендә булыр – Ватаным! Аналардан килгән туган телем, Идел-йортын саклыйм атамның! Хөсетлеләр, әйдә, кара көйсен, Мин аларга ачу сакламыйм. Таркатырга теләүчеләр белсен: Мең ел буе инде татар мин!!! Аллаһ безне шулай халикъ кылган, Кимсенмим дә, ләкин мактанмыйм. Мин Аллаһның язмышыннан риза, Татар углы горур татар мин!

Өн

«Гел син» диеп чирләмә син бүтән, Киләчәккә атла, елама. Һич үкенмә, янма, үпкәләмә Мине уйлап үткән елларга. Мин чынбарлык түгел, Мин чәң генә, Мин – күктәге болыт, Мин – томан. Син кочарсың мине, мин дип белеп, Ул кабырчык булыр, мин булмам. Мин эрегән синең хыялыңда, Мин күчкәнмен хәзер төшеңә. Өннәреңдә мин кайтаваз гына, Башка мине искә төшермә. Томаннарга кереп югалдым мин, Газаплама бүтән үзеңне. Сабыр савытларың саеккандыр, Син сынама янә түземне. Томаннарны сөеп яшәп булмый, Мин – мәңгелек офык, мин – яра. Мин – күктәге болыт, Мин – өн генә, Мин яшәмим инде дөньяда.

Ак фәрештә

Тузганаклы болын Уртасында бер кыз Әй очыра җилгә Тузганакны өреп. Күзләренә карый Иң-иң якты йолдыз, Ул очырган мамык Ак фәрештә кебек. Тузганаклы болын Кичә сары иде. Бүген иртән аны Аклык китте күмеп. Әй очыра җилгә Тузганаклар илен — Ак күлмәкле бер кыз Ак фәрештә кебек. Тузганаклы болын Булырбыз бер без дә, Безне күреп, гөлләр Һаман торыр көлеп. Мәңгелеккә алып Китәр безне көз дә — Очар безнең җаннар Ак фәрештә кебек.

Мин туганда

Мин туганда, җирне моңга күмеп, Сандугачлар сайрап торганнар…