Зөлфәт – Бер көйрәтик, гомер / Давай поговорим, жизнь (страница 20)
Бу… борынгы кабер ташлары ла! —
Кайсы ауган, кайсы янтайган…
Сиңа иман китергәннәр рухын
Нигә якламыйсың, и Аллам!
Догалы таш
мәсхәрәгә төшкән,
Дуңгыз ышкынырга таш калган…
Яки кавем юкка чыккан монда,
Яки кавем… иман ташлаган! —
Дияр идең…
Юлыктым мин моңа
Үзебездә,
читтә түгел лә! —
Елгалары бөтерелеп аккан
Исән, тере татар илендә…
Ә бер күмәк хуҗалыкның әнә
«Хуҗа» сына шайтан көч биргән, —
Зиратны ул кат-кат сөрдергән дә
Шунда… карабодай чәчтергән!..
Юкса җан бит һәркемдә дә бары
Тик бер генә көнлек күбәләк…
Кем өчендер ул – мәңгелек сыман! —
Иман, ахры, качты җәяүләп.
Үз гөнаһың өчен аһ орулар
Кайтмас булып качты хәтердән…
Сөенәләр шуңа – әйтерсең лә
Явыз ристан качты кәтердән!
…Иман сатып, зина кылу бит бу
Ходайның нәкъ Үзе алдында
Асыл мөэминнәрнең оныклары
Бүген яшәп яткан авылда…
Сөйләшик, дисең…
Илдәшем минем, сөйләшик, дисең
Илдә гарасат уйнаган чакта…
Нинди көннәр бит кайтмаска китә!
Нинди төннәр бит китмәскә кайта!
Килгән бу төннәр китәр, дисеңме,
Көн кайтыр көннәр җитәр, дисеңме?
Үлмәс-терелмәс ил җәйрәп ята —
Калка да бата, бата да калка…
Ни дип сөйләшик, илдәш, бу хакта?!
Гомерлек ырымнарым
Ничекләр түзә комнары,
Ничекләр түзә яры? —
Вакыт адымнары сыман
Ыгымның агымнары…
Чиге бар микән дөньяда
Шулкадәр ыргылуның?
Туктата алмастыр сине
Кыямәт хәтта, Ыгым!
Табан астыннан комнарны
Умырып ала Ыгым…
Кинәнә Җир синең көчтән:
– Йә, тагын… тагын, ныгым!
…Күрсәт, Ык, тагынлыгың!
Талпынган тере суым син,
Алкынган тере суым,
Төн йокылары белмәгән
Гашыйклар сере —
Ыгым…
Гомернең адымнары бу
Ыгымның агымнары,
Ыгымның агымнары шул,
Агымның ырымнары —
Гомерлек ырымнарым!