18+
реклама
18+
Бургер менюБургер меню

Зөлфәт – Бер көйрәтик, гомер / Давай поговорим, жизнь (страница 22)

18
Бормалы җырларыбыз Җанга тия: – Көн киләчәк! Күз ачып уйланыгыз! Кайларга барып сөялеп, Кайларда хәл алсын ул? Ничек кенә аягүрә Горур килеш калсын ул? Атлаган саен, упкынга Эткәннәр дә төрткәннәр — Күз алдында намазлыгын Ертып ыштыр иткәннәр! Күпме балталар чабылып, Туралган тамырлары, Тамыр ярасыдай сызлап Сыкраган моң-җырлары… Шашар иде бүтән халык Шулкадәр тилмерүгә, Һәр җыры шаһит Милләтнең Богаулы гомеренә! Җиңүче безне алай да, Болай да иткән була! Җиңелгәнбез… Җиңелгәннең Җырлары бүтән була… Хәер, мескен дә җиңелә, Һәм җиңелгән мескенгә Һич тә каныкмый җиңүче Һәм биеми өстендә! Уйланыгыз! Кара язмыш Алып китмәсен кире! …Менә шунда инде, юлдаш, Сезгә бик авыр тоелган Безнең җырларның сере… Көнгә юл ярган чишмә күк, Тирәннән килә алар… Әйе, Каннарга тия шул алар, Җаннарны кыя алар…

Ат тугарасы болын

Булган, бар һәм булачак гел Мәңгедәй бөек илләр… Аларның баш очында да Соңгы каен җилфердәр! Үз иленең ни кылганын Аңлый, күрә бу бәндә — Кыямәтсез булмый хәтта Дөнья яулаган ил дә! Гомер арбасына артык Төялмәсен, тулмасын, Миннән кала дип үксерлек, Кычкырырлык булмасын. Әйтим тугаргач атымны, Йөгән калгач кулымда: – Килеп җиттем… Ат тугардым Иң-иң соңгы болында… Мәгърур илләр! Сезнең атлар Күп илләрне таптады… Тугарасы көннәр килә Ил таптаган атларны!

Очкындай чагым

Күзләдем учак очкынын, Күрдем учак утларын… Очкыннар сыман, күңелем Очардай минутларым…