18+
реклама
18+
Бургер менюБургер меню

Зөлфәт – Бер көйрәтик, гомер / Давай поговорим, жизнь (страница 19)

18
Денсез чирү белгән җиңеләсен, Җан һәм Илаһ һаман бер булса, Чирү җиңәр — күккә төбәлгән шул Манаралар җиргә егылса. Мөселманның бары үзеннән гел Аллаһ йортын чирү иштергән. Табылган бит шундый мөртәт затлар — Кара төндә иблис өшкергән! Риваять бар: илдә иң беренче Манараны кискән бер бәндә, Бар халыкның тәкбир әйтә-әйтә Үксеп елаганын күргән дә Шаркылдап бер көлгән: – Һай, ахмаклар! Күрдегез – зур гөнаһ эшләдем! Ә ник Аллаһ миңа җәза бирми?! Ник башыма яшен төшмәде?! Ак чалмалы мулла шунда аңа Кырыс хөкем булып калкынган: – Үз җәзасын Ходай биргән инде — Мәхрүм иткән сине акылдан! …Мәчет манарасы кисүчеләр… Илемдә күп юллар кичеп, мин Шулар хакында гел шомландыргыч, Яман хикәятләр ишеттем. Кот кунмаган алар нәселенә, Һәммәсенең яман язмышы. Уйлап-уйлап әйтеп куярлар гел: – Җибәрми шул мәчет каргышы! Каян тапкан теге денсез затлар Җанын сатар шундый имгәкне? — Мәчете бар һәрбер авылның үз Геростраты булган, димәк ки! …Мәчетле чор кайтты… Ә кем әйтер, Агым, диеп, кире агылмас, Кабат күккә ашкан манарага Яңа Герострат, дип, табылмас?! Йә, кем әйтә ала?!

Качты иман җәяүләп

Күзгә генә күрендеме әллә, Саташканда төштә күрдемме, — Өнсез итте, сүзсез итте мине Кара көне мескен бер җирнең! «Бер җир» дигән җирдә, Киртә корып, Ясаганнар чучка җәйләве… Ниндидер көч: «Күрәсен күр!» – диеп, Шул җәйләүгә мине әйдәде. Рәхәт чигә монда мырыйк заты — Танау белән кәзне ерт, актар! — Дуңгыз нәҗесенә чумган инде Чәчәк өчен үскән куаклар… Чирәмлекне аунар саз иткәннәр, Ышкынырга җайлы ташлары… …Шул ташларны күргәч, Күк ишелеп, Әйләнде дә китте башларым. Нәҗесләнгән шул ташларның берсен Чирәм белән сөртеп карасам… Җаны тере һәр мөэмингә газиз Коръән хәрефләре ләбаса!