Зөлфәт – Бер көйрәтик, гомер / Давай поговорим, жизнь (страница 17)
Яланаяк кузга төшәрлек!
…Бар иде бит шундый нурлы еллар —
Барыбыз да бергә, исәннәр!
Мич астында чикерткәләр сайрый…
Җылы идән, якты түшәмнәр…
Ниләр генә кичермәде кеше,
Күпме илдә, юлда йөрмәде!
Ләкин аның күз алдында торды
Җиңел саплы ипи көрәге…
Эзләп тапкач,
юкәлекнең иң тын,
Баллы чәчәк аткан җирләрен,
Саф юкәдән иҗат итте оста
Изге корал —
ипи көрәген!..
…Иң түрдәге ипи булар бөрки…
Ала шуны ипи көрәге…
Кайнар көрәктәге кайнар ипи —
Шул,
инәкәй,
синең йөрәгең!
Татлы бал
Олы мәгънә
тел очында гына,
Тел очында… бик тә еракта! —
Мин сорауга гына ышанамын,
Гел ышанмас булдым җавапка.
Ачылырмы соңгы мәгънә сере?
Борчымасмы сорау күңелне?
Сер ачылып беткән андый заман
Ахырзаман үзе түгелме?
Җавап бит ул
дөреслеккә түгел,
Бер шаукымга гына охшаган.
Соңгы мәгънә дә
сорау булып калыр…
Чынга гына бары ышанам.
…Кеше гүзәл
мәгънә якынлыктан
Тәмам үзәкләре өзелсә:
– Әйтә генә алмыйм, тел очымда,
Тел очымда гына югыйсә!..
Ходай Үзе белсен… Безгә нигә
Аңлатулар газиз гомерне? —
Минем өчен кеше менә шулай
Аптыраган килеш кадерле!..
Аңлашылмас килеш кадерле…
Тел очында кала бөек очыш,
Бөек шигырь —
бөек чишелеш…
Җавап һаман тел очында килеш
Соңгы йортка – гүргә төш, имеш!
…Хәер, гыйлем кирәк микән моңа?
Бераз гашыйк булып алсана!
Гашыйкларның тел очыннан —
Нәрсә? —
Әлбәттә ки, татлы бал тама!
Чылтыр-чылтыр күңелем…
Сеңлем Нәзиләгә
Җаным арганда, талганда күңел,
«Абыкай!» диеп эндәште сеңел,
Куе болытлар китте таралып…
Дөньядагы бу шомлы каралык
Гомерлек түгел, мәңгелек түгел,
Җаным арса да, талса да күңел,