18+
реклама
18+
Бургер менюБургер меню

Зөлфәт – Бер көйрәтик, гомер / Давай поговорим, жизнь (страница 16)

18
Сөрәләр дә, таптыйлар да Инде югыйсә — Үҗәт нигез кычытканы Кабаттан үсә! Оныттың кая тамганын Кендегең каны. Шул төшнең бетмәс тамгасы — Җир кычытканы! Ни үсемлек биек, бөек Кычыткан чаклы? Шундый уй килде… Әйтерсең Кычыткан чакты! …Уйлар да ташлар бу уен Ташландык балаң, Ташландык ил, ташландык җир, Ташландык заман! Күз алдына килә шомлык, Куркынып куям: Салкын бушлыкта оча Җир — ташландык оя…

Ипи көрәге

– Миңа «Инәкәй!» дип эндәшегез! — Диде безгә әнкәй нигәдер… Әйтә алмыйм – бу сүз кайсы яктан, Кайсы тарафлардан киләдер? …Бар иде бит шундый рәхәт чаклар! Караулы һәр казык, һәр такта… Мич алдында чуен… бәрәңгеле… Чыжлый чәйнек кече учакта… Барыбыз да бергә – мич алдында… Һәркем исән… Бергә бергәсен, Ләкин беребез дә белми әле Кемнең кая барып керәсен! Ипи көтәбез лә: – И инәкәй, Ач инде шул мичнең капкачын! – Ачар идем мичнең капкачын да… Ярар микән аны ачкачтын? Уртасы чи калып, асты көеп, Нишләрмен соң өсте килмәсә? …Абау бу инәкәй! Үз сүзе сүз! Бирми икән Ходай бирмәсә! Мич капкачын ачмый… Үзе исә Шул капкачны ачып карый да Әйтеп куя: – Инде, Ходай кушып, Йөзе генә килсә ярый ла!.. Мич көймәсе таман таманын да… Ипекәйнең өсте купмасын! Чү, атасы! Суык кертәсең бит! Яп ишекне! Шуның тупсасын Киезлә, дип, ничә әйттем сиңа! …Без – сәкедә… Ипи көтәбез… Шул ипине кабып карар өчен, Мичкә керер хәлгә җиткәнбез… Чү, агайне! Берүк шауламагыз! — Мичтән ипи ала инәкәй! Сындыра ул кайнар ипекәйне, Чыжлатып май яга инәкәй! Сап-сары май сеңгән ипекәйнең Кайнарлыгы – авыз пешәрлек, Тик бер генә кабып карау өчен, Сират күперләрен кичәрлек,