Зөлфәт – Бер көйрәтик, гомер / Давай поговорим, жизнь (страница 15)
…Идел ярында мин аңлый алдым:
Булган икән минем алдымда
Дала рәшәсенең шук уены —
Серле мираж түгел, чын дөнья…
…Югарыдан – очкычтан – мин күрдем
Таралгандай булды томаннар:
Менә кайда икән Иделкәйне
Тотып алып, буып салганнар!
Килгән юлы инде диңгез аның,
Юл дәвамы мәгәр… күр әле! —
Шушы икән
Безнең буынга ят
Борынгы, чын Идел дигәне!
Казан янындагы шау дулкынлы
Сусаклагыч түгел икән лә! —
Бормаланып ага… Яры таллы…
Теплоходлар йөзеп үткәндә
Минем сыман,
Тын даладан, читтән
Кемдер кылса моны тамаша,
Әйтер:
«Титаник» тай олы кораб
Дала буйлап бара лабаса!»
…Суы да бит
Инде хәзер яман —
Су коену хәтта тыела…
Әмма ярлар монда – чып-чын ярлар,
Борынгылар булып тоела!
Казан-Болгар күреп белгән ярлар
Күптән аккан ләмгә уралып…
Очкыч тәрәзеннән карап уздым —
Өнсез калды йөрәк беравык…
Күз алдына гел килә дә баса
Без яшәгән сәер бу заман:
Дала уртасында – ак теплоход!
…«Титаник» ка никтер охшаган.
Кендегең каны
Әйләнде безнең яшәеш,
Тәмам тулганды…
Кайларга тамган иде соң
Кендегең каны?
Шул изге җирне, чордашым,
Табарсың микән?
Хәтерне изеп, гүяки
Чирүләр үткән…
Ни нәфес безне котыртты? —
Алга ташландык!
Кичәге гаҗәеп гамьнәр
Бүген – ташландык,
Һәм нәкъ шушы ташландыктан
Көнне башладык…
Безнең хәтта иртәгәсе
Көн дә ташландык…
Шундый ташландык дөньяда
Кем белсен аны —
Кайларга тамган икәнен
Кендегең каны?!
Догалар кылып салынган
Нигезләр купкан, —
Нигезләр эзен кабатлап
Шыта кычыткан.
Авыллар купкан җирләрдә
Көтүлек кала,
Буразна сыза төрәннәр,
Иген чайкала.