Роберт Миннуллин – Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами (страница 16)
Шунысын да әйтү урынлы булыр: Россия Конституциясенең нинди шартларда язылуын, ничек кабул ителүен һәм аның нинди Конституция икәнен без барыбыз да яхшы беләбез. Шуңа күрә дә Башкортстан халкы да, Татарстан гражданнары да ул Конституция өчен тавыш бирмәде. Сүз дә юк, Конституциягә тел тидерү – гөнаһтыр, әмма факт барыбер факт булып кала. Аннан качып булмый.
Ярар, Конституцион суд Дәүләт Думасының мөрәҗәгатен уңай хәл итте дә ди. Барыбызга да мәгълүм И. В. Старовойтова бу хакта болай фикер йөртә: «Законопослушное население и парламент Республики Башкортостан, которая никогда не заявляла о своём выходе или желании выйти из Российской Федерации, примут во внимание рекомендацию Конституционного суда и приведут свои внутренние нормы в соответствие с федеральными нормами. Возможно, это встретит сопротивление каких-то политических сил в республике. Мы не выступаем против внутреннего законодательства именно этой республики. Многие республики и другие субъекты Федерации в таком положении, и надо им однажды всем вместе напомнить о том, что они живут в Российской Федерации и должны соблюдать её Конституцию». Күрәсез, бу сүзләрдә тәкәбберлек тә, шовинистик ноталар да, безнең кебек республикаларга бармак янаулар да сизелә. Моны әле үзен демократ дип исәпләп йөрүче Старовойтова әйтә. Әмма мин үзем Старовойтованың киресен уйлыйм. Мөстәкыйльлекнең тәмен азмы-күпме татыган Башкортстан халкы да, халык депутатлары да президент сайлаулары турындагы законнарын Мәскәү куша дип кенә үзгәртеп ташламас. Әгәр үзгәртәләр икән, бу инде мөстәкыйльлектән чигенү булачак. Аннары Мәскәү, гайрәтләнеп, безгә тотыначак.
Башкортстан Республикасы безнең өчен гади республика гына түгел, гади күрше генә дә түгел. Ул – тугандаш республика. Анда миллионнан артык татар яши. Безнең язмышларыбыз уртак. Ниһаять, безнең ике республика арасында дуслык һәм хезмәттәшлек турында Килешүебез бар. Шуңа күрә дә, Башкортстан авыр хәлдә калган икән, без ярдәм кулыбызны сузарга тиешбез. Мәскәү безнең бергәлегебезне, көчебезне күрсен! Татарстан парламенты үзенең сәяси йөзен югалтмас, сессия акыллы һәм принципиаль мөрәҗәгать кабул итәр дип ышанам.
Әле Мамадышка гына илтә
Телләр турындагы Законның әһәмиятен аңлатулар, аның кирәклеген дәлилләргә тырышулар – кирәксез бер эштер. Ул Законның, Дәүләт программасының мөстәкыйльлегебез белән, моннан нәкъ биш ел элек кабул ителгән Конституциябез белән турыдан-туры бәйле икәнен кат-кат кабатлау да кирәк булыр микән?!
Кем-кем, әмма без барыбыз да боларның барысын, ниһаять, аңладык бугай инде.
Моннан ел ярым элек булып узган шушындый уртак комиссия утырышында сөйләнгән сүзләр, чыгышлар бүген дә хәтеремдә. Анда күбрәк җан ачысы белән әйтелгән сүзләр, фикерләр, зарлану, эшләнмәгән эшләрне акча юклыкка сылтарга тырышу, күңел төшенкелеге өстенлек иткән иде. Инде менә Министрлар Кабинеты тәкъдим иткән мәгълүматны карап чыкканнан соң, белешмәләр, отчётлар белән танышканнан соң, эчкә бераз җылы керде, күңелдә аз гына өмет уянды. Нәрсә генә дисәк тә, ничек кенә зарлансак та, азмы-күпме алга китеш сизелә, нәтиҗә бар, кулга тотып карарлык китаплар, дәреслекләр бар. Хәтта күптән хыялланган тел турындагы журналның да беренче саны чыкты. Шунысы гыйбрәтле: бер мәгълүм тел галимебез матбугат битләрендә: «Тел турында журнал кирәк», – дип зарланып язган көнне икенче бер галимебез миңа шул журналны кулыма тоттырды. Күрәсез, берәүләр һаман зарлана, елый, икенчеләр җиң сызганып эшләргә тырыша. Сүз уңаеннан шуны да әйтим: Казан шәһәр Советы сессиясенең чираттагы утырышында телләр турындагы Законны тормышка ашыру буенча программа каралды. Анда хакимият башлыгы урынбасары Фаил Әхмәдиев доклад белән чыкты һәм әлеге журнал турында да әйтеп китте, шул ук вакытта «матди ярдәм күрсәтергә, елга дүрт тапкыр чыгарырга кирәк» дигән фикерне әйтте.
Сүземне отчётлардан башлаган идем. Гомумән, аларга ышансаң, эшләр бездә элек тә әйбәт бара иде, хәзер дә шәп бара. Әмма шунысын да онытмыйк: отчётлар, гадәттә, еш кына алдаучан була. Без аларның ничек язылганын, саннарның кайлардан алынганын, ул саннарның ничә кул аша узганын яхшы беләбез һәм шуңа күрә ул отчётларга өлешчә генә ышанырга мәҗбүрбез. Мин инде монда белешмәләрдә китерелгән мисалларга тукталып тормыйм. Алар күп, алар әйбәт, алар күңелне тынычландырырлык. Мин кайбер уйлануларымны, теләкләремне генә сезгә җиткермәкче булам. Югары уку йортлары элек-электән үзләренең интеллектуаль көчләре, гыйльми, хәтта сәяси, иҗтимагый потенциаллары белән аерылып тордылар, җәмгыятьне әйдәп баручылар рәтендә булдылар. Тарихтан бик күп мисаллар китерергә мөмкин булыр иде. Әмма, ни гаҗәп, үзгәртеп коруның беренче чорында бераз гына активлык күренсә дә, икетеллелек мәсьәләсенә килеп терәлгәч, вузлар инициативаны үз кулларына ала алмадылар. Мин биредә бигрәк тә әлеге проблемага фәнни яктан якын килүне, теоретик хезмәтләрне, яңа идеяләрне күз алдында тотам. Әгәр бу өлкәдә азмы-күпме эш эшләнгән икән, аларның барысы да диярлек, нигездә, аерым фидакярләрнең, энтузиастларның тырышлыгы белән генә булдырылды. Минем аларга ихластан рәхмәтемне җиткерәсем килә. Тагын шунысы бераз гаҗәпкә калдыра: андый энтузиастлар күбрәк техник вузлардан. Мәсьәләне аңларга тырышу, Законны тормышка ашыруның кирәклеген аңлау, төрле фәнни-практик эзләнүләр шул вузларда ныграк сизелә. Алар яңа дәреслекләр язалар, тәрҗемә итәләр, методик кулланмалар бастыралар, татар группалары булдырырга тырышалар. Сыйфатлары ниндирәктер, анысы – икенче мәсьәлә. Гуманитар вузларның шактыенда сәер тынлык хөкем сөрә. «Әйдәгез, фәлән белгечләр буенча кафедра, бүлек, факультет ачыйк!» дигән тәкъдимнәр белән чыгучылар әлегә кадәр күренми. Югыйсә инде бүген үк республикабызга ике телдә эшләрлек югары белем алган бик күптөрле белгечләр кирәк. Авыл хуҗалыгы белгечләрен әйтеп тә тормыйм.
Бездә бүген ике телдә дә бердәй эшләүче юристлар юк. Законнар язучылар гына түгел, юрист-практиклар да. «Судларның күбесе татарча алып барылсын» дигән таләпләр көннән-көн ешрак яңгырый. Икетелле компьютер белгечләре, икътисадчылар кирәк, һәрбер җитди оешмага, министрлыкларга, эш кәгазьләрен тәрҗемә итү өчен, тәрҗемәчеләр таләп ителә. Синхрон тәрҗемәчеләр әлегә фәкать Дәүләт Советында гына. Әмма, иманым камил, озакламый алар барлык оешмаларда да булачак. Әлегә төрле конгрессларда, авылда кунаклар килгәндә туйдан туйга йөри торган бердәнбер гармунчы кебек, Казандагы бердәнбер дежур тәрҗемәче Тәлгат Бариев йөри. Кызганыч, андый тәрҗемәчеләрне бер вузда да әзерләмиләр. Телевидениедә ни өчен сәяси тапшырулар татарча алып барылмый? Җитәкчеләрнең җавабы әзер: татар телен белүче сәясәтчеләр юк. Аларны, ягъни татар телле политологларны, кем әзерләргә тиеш? Әлбәттә, гуманитар вузлар. Әмма без мәҗбүр иткәнне, өстән кушканны көтеп ятабыз.
Гомумән, бик күп вузларның җитәкчеләре телләр турындагы Законны тормышка ашыруда бүгенге ситуациядә гафу ителмәслек дәрәҗәдә озын-озак пауза ясадылар. Биш-алты ел вакыт узса да, мәсьәләгә йөз белән борыла алмадылар. Мин аларны аңлыйм да шикелле. Аларның учлары Мәскәүгә сузылган. Шуңа күрә дә алар үзләрен мәгариф буенча Мәскәү наместниклары итеп хис итәләр. Ләкин без Татарстан җирендә яшибез, Татарстан балаларына белем бирәбез, үзебездә эшлисе белгечләр тәрбиялибез. Безнең вузлар – Россия вузлары түгел, ә бәлки, Россия белән килешү нигезендә эшләүче вузлар. Мәскәүдән акча алсалар да, Татарстан салымнары хисабына яшәүче вузлар. Шуны онытмаска кирәк. Аннары вуз җитәкчеләре – дәүләт кешеләре. Алар суверенлыгыбызның локомотивы ролен үтәргә тиешләр. Кызганычка каршы, аларны кузгату бик авыр бер эш булып чыкты. Күп вузларда әлегә кадәр, урамдагы элмә такталарны исәпкә алмаганда, татар телендәге язуларны таба алмыйсың. Яртылаш татар егет, кызлары укыса да, аларда татар рухы, татар дөньясы сизелми. Пензада да, Рязаньда да шул ук вуз, Казанда да шул ук вуз… Әлбәттә, моның объектив сәбәпләре дә җитәрлектер. Алар ике арада кысылып калганнар: ни ычкына алмыйлар, ни кычкыра алмыйлар. Алар бездә беркемгә дә кирәкми дигән тәэсир кала. Сораучы да юк, сораучы булмагач, җавап бирүче дә юк.
Мәгариф министрлыгы мәктәпләр белән генә шөгыльләнә. Ярый әле, Министрлар Кабинетында аларга күз-колак булучы бер референт бар. Нәрсә эшләргә соң? Беренчедән, Россия белән ике арадагы килешүне эшләтергә кирәк. Икенчедән, вузларның эшләрен координацияләүче бер үзәк булырга тиеш. Департаментмы ул, комитетмы ул, белмим. Бәлки, Мәгариф министрлыгына структур үзгәрешләр кертергә, статусын үзгәртергә, кайбер вәкаләтләрне аңа тапшырырга кирәктер. Бу хакта депутатларыбыз берничә тапкыр тәкъдимнәр белән чыкканнар иде инде. Колак салучы гына булмады…
Сүз уңаеннан шуны да әйтергә кирәк дип саныйм: без, вузлар белән мавыгып, махсус урта белем бирүче техникумнарны, училищеларны бөтенләй күз уңыннан ычкындырдык. Аларның кайберләре белән генә министрлык шөгыльләнә. Ә менә республикадагы 30–40 техникум бөтенләй безнең контрольдә түгел. Аларның күбесе Мәскәү министрлыкларына карый. Ягъни ведомственный уку йортлары. Аларда татарча укыту – нуль! Әйтерсең лә анда безнең балалар укымый.
Нәрсә ул Татарстан шартларында югары милли уку йорты, нәрсә ул икетелле уку йорты? Югары уку йортында укучылар татар телен ни дәрәҗәдә белергә тиешләр? Әлбәттә, вузларыбыз төрле, максатлары да, укыту процесслары, программалары да төрле. Шуңа күрә аларның һәрберсенең икетеллелек буенча үзләренең концепциясе булырга тиештер. Әйтик, медицина академиясен тәмамлаган врач татар телен ничек белергә тиеш? Авиация институтындагы студент ни дәрәҗәдә белергә тиеш? Физматта ничек укытырга? Галимнәрнең әлегә кадәр уртак бер фикергә килә алганнары юк. Берәүләр: «Беренче курстан ук татарча укытырга кирәк», – диләр. Икенчеләр: «Русча гына укытсаң да ярый», – дигән карашта тора. Өченчеләр: «Ике-өч курс татарча укыткач, русчага күчәргә кирәк», – ди. Кем хаклы? Безгә калса, һәр вузның үз концепциясе булган очракта, шуларны бергә туплап, уртак бер концепция төзергә мөмкин булыр иде. Бу хакта вузара фәнни-практик конференция уздырырга да вакыт җиткәндер. Әлегә без сукыр килеш кенә капшанып барабыз. Әллә инде без, яратып карый торган сериалдагы Аугусто кебек, күргән килеш тә күрмәмешкә салышып йөрибезме? Андыйларыбыз да бар шикелле.