Разиль Валеев – Вәгъдә – иман / Обещание – дело чести (на татарском языке) (страница 5)
Мин бу сессиядә нәрсә өчен тавыш бирәчәкмен соң? Беренчесе – тулы суверенитет өчен. Икенчедән, мин исемләп тавыш бирү, аны матбугатта игълан итү ягында. Өченчедән, мин, суверенитет һәм базар мөнәсәбәтләре шартларында яшәү өчен, хөкүмәт программасын ашыгыч рәвештә төзүне яклап тавыш бирәчәкмен. Әгәр безнең хөкүмәтнең мөстәкыйль экономик политикасын эшләү юлларын күрмәве ачыкланса, ул отставкага китәргә тиеш була.
Кайбер иптәшләр, безнең Татарстанда суверен республиканы идарә итәргә сәләтле кешеләр юк, диләр. Әйе, моңарчы бездә сәләтле лидерлар күренмәде, чөнки безгә ирек бирелмәде. Республиканың суверен мөстәкыйльлеге булмады, шуңа күрә лидерларга да ихтыяҗ юк иде. Суверен республика булса, бездә менә дигән җитәкчеләр калкып чыгачак.
Үзен хөрмәт иткән теләсә кайсы халык иреккә һәм тигезлеккә омтылырга тиеш, бу – дөньяда бөтен тереклек иясенең табигый теләге. Ә башка халыкларның законлы хокукларын танырга теләмәү иң гади цивилизациялелекнең дә булмавы, халыкара хокукны санга сукмау һәм кешелек дәрәҗәсен кимсетү турында сөйли.
27 август, 1990
Кеше кадере – иң мөһиме
(Казан шәһәренең 10 нчы Вахитов сайлау округыннан
ТАССР Верховный Советына депутатлыкка кандидат фикерләре)
Китапханәчеләр, мәдәният хезмәткәрләре җәмгыятебездә аеруча аз тәэмин ителгән, илебездә иң түбән эш хакы алучы кешеләрдән санала. Алар фатирлар белән тиешенчә тәэмин ителми, премияләр, балалар бакчалары һәм яслеләр юк. Шуңа да карамастан алар беренче чиратта китапханә подвалларында юкка чыгып ятучы борынгы китапларның язмышы турында уйлыйлар һәм борчылалар, үзләренең авыр хәлдә булулары турында шикаятьләр язып аптыратмыйлар, ә беренче чиратта укучылар өчен шартлар тудыруны, бай китап фондлары булдыруны таләп итәләр.
Хәзерге вакытта безнең 300 мең данә китапка исәпләнгән бинабызда 3 миллион томга якын китап саклана. Республиканың төп китапханәсе өчен яңа бина төзү турындагы мәсьәлә инде 1959 елдан бирле күтәрелеп килә. Соңгы вакытта боз кузгала башлады кебек.
Әмма Ленин китапханәсе – бүгенге көндә җәмгыятебезнең, шул исәптән республикабызның һәм Казан шәһәренең үсешен богаулап тора торган кимчелекләр арасында бер буын гына. Мондый хәлдән ничек чыгарга, рух, фикерләр, хисләр кризисын, кешеләр арасындагы һәм производстводагы мөнәсәбәтләр кризисын ничек бетерергә?
Депутат булып сайлансам, нәрсәләр эшли алыр идем мин? Сайлаучыларны барыннан да бигрәк нәрсәләр борчый? Республиканың һәр төбәгендә беренче чиратта торак һәм азык-төлек белән тәэмин итү проблемасы борчый. Әмма дистә еллар буена тупланып килгән авыр проблемаларны берничә ел эчендә хәл итеп булмый. Шулай да хәлне күпмедер дәрәҗәдә яхшырту мөмкин дип саныйм мин. Моның өчен бердәнбер юл – үзебездә булган байлыкны гадел бүлү. Торак фондын да, товар складларын да, азык-төлек базаларын да депутатлар һәм җәмәгать контроленә алырга кирәк.
Безнең башкалабыз элекке заманнардан ук хезмәт сөючән һәм мәгърифәтле халкы белән, В. Ленин, Л. Толстой, Г. Державин, Г. Тукай, М. Җәлил, С. Сәйдәшев кебек бөек якташлары белән дан тота. Ә бүген без үсмерләр арасындагы җинаятьчелек буенча бөтен илгә һәм хәтта бөтен дөньяга танылдык. Мондый хәлдән ничек чыгарга? Минемчә, беренче чиратта яшьләргә үз мөмкинлекләрен, иҗади энергия һәм бай фантазияләрен тормышка ашыру өчен, шартлар тудырырга кирәк. Ә хәзергә безнең шәһәр һәм авылларыбызда яшьләр өчен спорт, фәнни, һәвәскәрлек, иҗат һәм башка үзәкләр бик аз. Спорт корылмалары ярлы, заманча компьютер түгәрәкләре булдыру өчен шартлар юк.
Республика китапханәләре мәктәп китапханәләрен кирәкле әдәбият белән тәэмин итүдә һәм кадрларны укытуда ярдәм күрсәтергә әзер торалар. Мәсәлән, Ленин китапханәсе 111 нче һәм 93 нче мәктәпләр китапханәләренә үзенең резерв фондыннан кирәкле китапларны бушлай бирә. Мин әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләрен дәресләргә даими чакырырга тәкъдим итәм. Безнең республикада иҗат әһелләре күп, ә инициатива күрсәтүчеләр һәм талантлы оештыручылар җитми. Депутат вәкаләтләреннән һәм иҗат кешеләре белән җанлы элемтәләрдән файдаланып, укытучылар ярдәменә таянып, мин бу эшне урыныннан кузгатып җибәрә алыр идем.
Без: «Барлык яхшы нәрсәләрне – балаларга!» – дибез. Ә балалар йөри торган Курчак театрына күз салыгыз. Иске чиркәүнең авария хәлендәге бинасында эшли бит ул. Үсмерләр арасындагы җинаятьчелекнең арта баруы турында чаң сугабыз, ә үзебез Яшь тамашачы театрының ихтыяҗларына күз йомабыз. Халыклар дуслыгына дан җырлыйбыз, ә үзебез республикабызда яшәүче чуваш, мари, мордва, украин, удмурт халыкларының милли традицияләрен үстерү өчен җитәрлек эшләмибез. Зур драма театрыбыз үзенең данлы 200 еллыгын авария хәлендәге бинада каршылар, ахрысы. Мәдәният хезмәткәрләре тәкъдим иткән депутатның иң беренче бурычы – мәдәният экологиясенә булышлык итү, дип саныйм мин. Мәдәният мохитен саклау – табигатьне саклау кебек үк мөһим бурыч. Кеше биологик яктан биология экологиясе законнарын сакламау нәтиҗәсендә үлә, ә мәдәни экологияне санламасаң, кеше рухи яктан үләргә мөмкин. Шунлыктан мин Казанда һәм республикада мәчетләрне, чиркәүләрне һәм башка архитектура һәйкәлләрен торгызырга кирәк дип саныйм. Минемчә, Казанга болгар-татар язма поэзиясенә нигез салучы Кол Галигә һәйкәл кору кампаниясен башларга вакыттыр. Аның 800 еллыгын ЮНЕСКО масштабларында билгеләп үттек ич. Урыс әдәбияты патриархы Г. Державин һәйкәлен дә торгызырга кирәк. Ел саен Державинга багышлап Бөтенроссия һәм хәтта Бөтенсоюз әдәби бәйрәмнәрен үткәрү дә комачауламас иде. Үз шәһәремнең патриоты буларак, мине Казан символы Сөембикә манарасының язмышы борчый. Авыша баручы бу манара вакыт узу белән безнең гамьсезлегебез символына әверелергә мөмкин. Безгә үз республикабыз белән традицион бәйләнешләре булган илләр – Финляндия, Болгария, Төркия, Япония, Әфганстан, Куба, ГДР һәм башка илләр белән яңа дуслык җәмгыятьләрен булдырырга кирәк.
Халыкларның рухи байлыгын саклау һәм ишәйтү максатында, республикада татар, урыс, чуваш һәм башка милләт халыкларының үзәкләрен булдыруны да кирәк дип саныйм.
Болар – минем киләчәккә булган планнарым һәм уй-ниятләремнең бер өлеше генә. Әмма аларны башкарып чыгу бер кешенең генә, хәтта республика Верховный Советы депутатының да хәленнән килә торган эш түгел. Җәмәгатьчелек булышлыгыннан, сайлаучылар ярдәменнән башка эшләп булмый аларны.
Мөмкинлектән файдаланып, Татарстан АССРның В. И. Ленин исемендәге республика фәнни китапханәсе коллективына миңа зур ышаныч күрсәтүе өчен рәхмәт белдерәм. Минем кандидатурамны яклаучы, җәмгыять файдасына минем белән иңгә-иң торып эшләргә әзер торучы кешеләрнең барысына да рәхмәтлемен.
Социалистик Татарстан
21 октябрь, 1988
Сөйләнми калган нотык
Соңгы арада белгәне дә, белмәгәне дә депутатларны пассивлыкта гаепләп, аларның тетмәләрен тетәргә ияләшеп киттеләр. Үземне артык «пассивлар», сессиядә йокымсырап утыручылар рәтенә кертмәсәм дә, мин бүгенге парламенттагы эшемнән тулысынча канәгать түгел. Дөрес, сайлаучыларга парламент эшенең бары тик телевизордан күрсәтелгән өлеше генә билгеле. Ә Югары Советның төп эше даими комиссияләрдә, сайлаучылар наказларын, гозерләрен үтәүдә, закон проектлары эшләүдә чагыла… Кызганычка каршы, сайлаучылар боларның берсе турында да хәбәрдар түгел.
Әле иң кызганычы шунда ки, төн йокыларын калдырып, йөзләгән материаллар өйрәнеп чыгышка әзерләнгәннән соң да, еш кына сиңа сессиядә сүз бирмиләр. Ике ел ярым буена минем дистәгә якын шундый чыгышым җыелды инде. Сессияләрдә генә түгел, кирәкмәс сүз сөйләр дип, ахрысы, соңгы арада гына миңа, кат-кат мөрәҗәгать итүемә дә карамастан, Татарстан халыклары корылтаенда (23 май, 1992), Бөтендөнья татар конгрессында (19 июнь, 1992) сүз бирмәделәр. Демократик дәүләт төзибез дип лаф орып та, халык депутатының авызын томалап, сүз әйттермәскә тырышуны аңлый да, сайлаучыларыма аңлата да алмыйм. Шунысы гаҗәп: Татарстанның бәйсезлегенә аяк терәп каршы торучы, Россия империясе мәнфәгатьләрен кайгыртучы депутатларыбыз сүз ирегеннән рәхәтләнеп файдаланалар, алар өчен микрофон һәрвакыт ачык.
Язучы кеше буларак, мин киләчәктә бу сөйләттерми калган чыгышларымны бер китап итеп чыгарырмын дип өметләнәм. Хәзер сезнең игътибарыгызга шуларның берсен – Бөтендөнья татар конгрессында сөйләнмәгән, дөресрәге, сөйләтелмәгән нотыгымны тәкъдим итәм… Югыйсә анда калыпка сыймаган бер сүз дә юк иде…
Бүген безнең йортта олуг бәйрәм.
Бүген үзенең күңелендә милли хис һәм иман нуры йөрткән һәммә татар кешесе өчен олуг тантана. Бүген Җир шарының Татарстанлы ягында көннең иң озын мәле, бүген Җир кояшының Татарстанда иң биеккә – көн үзәгенә җиткән чагы.
Татарның бәйрәмнәре күп түгел: Корбан бәйрәме, Рамазан, Нәүрүз, Сабантуй һәм башкалар… Соңгы җитмеш елда без менә шушы санаулы бәйрәмнәребездән дә колак кага яздык, хәтта Сабантуйны да башка халыклардан качып-посып кына үткәргән чакларыбыз булды. Ә бүгенге бәйрәм – татар халкының милли конгрессы – мин белгән тарихта беренче мәртәбә үткәрелә. Әйе, без бу көнне, бу бәйрәмне, кимсетелү һәм хаксыз хурлауларга теш кысып түзә-түзә, гаҗәеп озын дүрт гасыр буе көттек. Бүгенге бәйрәм ул – күңел вә рух тантанасы, бүгенге бәйрәм ул – яхшылыкның һәм гаделлекнең яманлыкны җиңеп өскә чыга баруы, бүгенге бәйрәм ул – халкыбызның «бәйсезлек», «хөррият» дип аталган олы юлга чыгар алдыннан бер тукталып тын алуы, бергә җыелып уйлануы.