реклама
Бургер менюБургер меню

Разиль Валеев – Вәгъдә – иман / Обещание – дело чести (на татарском языке) (страница 7)

18

– республикада яшәүче һәммә милләт вәкиле өчен бар өлкәдә дә тигез шартлар тудыру, милләтара тату-тыныч яшәүне тәэмин итү.

Мин үземне халык арасыннан чыккан гади авыл баласы, кагылган-сугылган халкымның гади бер улы дип саныйм, аның кайгысы белән кайгырып, аның шатлыгы белән шатланып яшим.

Мин кемнәрдер тарафыннан халыкка бүләк ителәчәк демократия, тигезлек, яхшы тормыш турында хыялланмыйм, бүгенге дәүләт корылышы тамырыннан үзгәрми һәм милли республикалар һәр өлкәдә мөстәкыйльлек һәм тулы хокук алмый торып, илдә тынычлык урнашуына һәм халкыбызның язмышы яхшы якка үзгәрүенә ышанмыйм. Ләкин мин бөтен җаным-тәнем белән үз халкыма, аның яшеренеп яткан эчке рухи куәтенә, иман ныклыгына ышанам, һәм шул ышаныч миңа өстәмә көч-куәт, өмет һәм кыюлык бирә.

«Чисталык өчен сүз белән көрәшүдән файда юк, ил-җир чиста булсын өчен, себерке тотып урамга чыгарга кирәк», – дигән бер акыллы адәм.

Мин бу мәгънәле сүзләр белән килешәм һәм шулай эшләргә тырышам да.

Идел ягы (Яшел Үзән)

4 февраль, 1995

Төп бурыч – хакимияткә килү

– Разил әфәнде, үткән сайлауларда сезне Татарстан халык депутатлыгына кандидат итеп Татарстанның Республика партиясе тәкъдим иткән иде. Сез бу партия эшчәнлегенә нинди бәя бирер идегез?

– Җөмһүриятебездә бүген сәяси партияләр шактый. Ләкин аларның күбесе әлегә халыкка тәэсир итәрлек, зур абруй казанырлык хәлдә түгел. Беренчедән, барысы да бик аз санлы. Икенчедән, партияләр үз программалары белән халыкны таныштырмадылар, халык арасында бик аз эш алып бардылар.

Тагын шунысын да онытмыйк: кайбер фиркаләрнең, иҗтимагый берләшмәләрнең программалары таррак даирәгә адресланган. Мәсәлән, бездә Россия партияләренең бүлекчә-филиаллары бар. Алар күбрәк Татарстан халкы мәнфәгатьләрен түгел, ә Россиянекен кайгырталар. Россия мәнфәгатьләре исә күп очракта Татарстанныкына туры килеп бетми.

Демократияле, цивилизацияле илләрдә халык, нигездә, 2–3 партия артыннан бара. Властька да шулар килә. Партия иң беренче чиратта хакимияткә килүне бурыч итеп куярга тиеш. Шулай булмаганда, ул ничектер агитбригада эшчәнлеген хәтерләтә. Бу – бик начар. Агитбригада да бит авылдан авылга күчеп, җырлап-биеп йөри, фикерләрен әйтә. Шуның белән вазифаларын үтәлгәнгә саный.

Бүгенге көндә милли хәрәкәтнең иң зур трагедиясе – хакимияткә килә алмавында. Моннан 7–8 ел элек олы юлга чыкканда, урамнарда шаулап митинглар үткәргәндә, алар ни өчендер хакимияткә килүне төп максатлары итеп куймадылар. Ул чагында халык милләтчеләрне нык яклый иде. Милли хәрәкәттән властька килүчеләр булмады да диярлек. Шуңадыр дип уйлыйм, халыкның күңеле сүнә-сүрелә башлады. Чөнки бераз фикеребез, аңыбыз уянса да, әллә ни зур эшләр башкара алмадык әле.

Татарстанның Республика партиясе турында уйланганда, беренчедән, миңа аның исеме ошый. Америкада да ул – ике төп партиянең берсе. Халык аның артыннан бара. Исеменнән үк күренгәнчә Республика партиясе безнең дәүләтчелегебез турында кайгыртырга тиеш һәм кайгырта да. Чөнки бүгенге көндә иң зур проблема – дәүләтчелегебезне торгызу, аны ныгыту, үстерү. Ә республика, турыдан-туры тәрҗемә иткәндә, «дәүләт» дигән төшенчәне аңлата.

Икенчедән, миңа Республика партиясе җитәкчелегенең артык шапырынмыйча, уңга-сулга бәрелмичә төпле, нигезле итеп эш алып баруы ошый. Аның тирәсенә җыелган кешеләр – акыллы, эшлекле шәхесләр, аларның иманнары, кыйблалары бар. Партия үзенең матбугат органын – газетасын булдырды. Чөнки шунсыз халык белән аралаша, уй-фикерләреңне аңа җиткерә алмыйсың.

Кызганыч, бүгенге парламентта Республика партиясе вәкилләре бик аз. Шәхсән үзем, мине депутатлыкка кандидат итеп күрсәтүләре өчен партиягә бик рәхмәтлемен.

– Разил әфәнде, сайлаулар ничек узды соң?

– Сайлаулар партия исемлекләре буенча булмады. Партияләр үз кандидатларын күрсәтә һәм яклый гына алдылар. Демократия үскәч, киләчәктә бездә дә сайлаулар мөгаен партия исемлекләре буенча үткәрелер әле. Моңа бүгеннән үк әзер булып торырга кирәк.

Минем үзем өчен соңгы сайлаулар җиңел генә узды димәс идем. Беренчедән, милли хәрәкәттә катнашып, халык мәнфәгатьләрен кайгыртып йөргәнгә, кайбер даирәләрдә мине милләтче дип уйлаучылар да булгандыр. Моны аңлый торып, мин 67 проценты урыс халкыннан торган, татарларының да күбесе урыслашкан Зеленодол районыннан теркәлдем. Моңа кадәр мөстәкыйльлегебезне яклап үткәрелгән чараларда республика халкы бертөрле фикердә булса, Зеленодол, Бөгелмә, Чистай аңа каршы иде. Мин, менә шушы халык белән аралашу, аларны аңлау һәм үземнең дә фикерләремне аларга иңдереп булмасмы дип, шушы районнан барырга ниятләдем. «Сине сайламаслар, көндәшләрең андагы җитәкчеләр» диючеләр дә булгалады.

Мин 107 очрашу үткәрдем, һәр авылда, мәктәптә, хезмәт коллективында диярлек булдым һәм халык белән уртак тел таптым, дип уйлыйм. Үз янына баргач, күзенә карап, турысын әйтеп сөйләшкәч, халык аңлый икән. Мин зур аерма белән беренче турда ук депутатлыкка уздым. Моның өчен барлык сайлаучыларыма рәхмәтем зур.

– Һәркем алга карап яши, планнар кора. Сез дә, сер булмаса, шәхси планнарыгыз белән уртаклашсагыз иде.

– Бүгенге көндә Татарстан, аның җитәкчеләре алдында ике зур бурыч тора. Беренчесе – рухи байлыкны үстерү, саклап калу, баету. Хәзер бит иман качу заманы. Театрларга барсам шаккатам. Сәнгать сарайларына күпме кеше исерек килеш килә. Театр буфетларында ничәмә-ничә төрле аракы сатылуын күреп йөрәк әрни. Халыкның кыйбласы югалды. Шуңа күрә халкыбызны рухи яктан сафландырасы иде.

Икенче бурыч – Татарстанның дәрәҗәсен күтәрү, дәүләтчелеген ныгыту. Бу – бик катлаулы мәсьәлә. Татарстан Россия уртасында урнашкан, аның белән тыгыз бәйләнгән. Шунлыктан безнең җитәкчеләргә дә Россия белән сөйләшүләр алып бару җиңел түгелдер дип уйлыйм.

Безгә шушы бурычларны үтәүне тәэмин итәрлек законнар эшләргә кирәк. Әгәр читтән акча кермәсә, Татарстан үз байлыгы белән генә алга китә алмаячак. Ә инде читтән акча керсен өчен, салым системасын камилләштерү зарур. Икенчедән, чит ил инвесторларына Татарстанда киләчәктә дә иминлек булыр, власть нык, ул ел саен алмашынмас дигән гарантия бирергә кирәк.

Вәкиллекле һәм башкарма властьлар да бер-берсен аңлап, конструктив эшләсеннәр иде. Әлегә бу шарт бик үтәлеп бетми. Тагын бер зур нәрсә, республика хакимияте һәм халык арасында упкын барлыкка килмәсен, алар бер-берсе белән нык аралашып яшәсеннәр! Халык бөтен хәлне үз вакытында белеп торсын! Шул чагында без авырлыкларны җиңеп чыга алырбыз.

Әңгәмәдәш Әгъзам Фәйзрахманов

Шәһри Казан

1995

Без әле кая барабыз?

Алты ел буена Татарстан халык депутаты булып тору дәверендә минем әле бер генә тапкыр да трибунага тыныч күңел, канәгать йөз белән чыгып басканым булмады. Нишлисең бит, без өйләнгәч, төн кыскарды дигәндәй, безнең кебекләр парламентка сайлангач кына дөньяларның асты өскә килеп, тормышлар катмарланып китте.

Без, үзебезнең иманыбызны, халкыбызның, республикабызның тоткан юлын аныклап, 1990 елның 30 августында Дәүләт бәйсезлеге хакында Декларация кабул иттек. Без, кая барганыбызны бик яхшы аңлап, үзебезнең беренче президентыбызны сайладык, без, кая барырга ярамаганын бик яхшы аңлап, заманында Россия президентын сайлауда катнашмадык. Татарстан халкының күпчелеге аңлы рәвештә референдумда республикабызның мөстәкыйльлеген, тәрәккыяткә ирешкән башка милләтләр һәм халыклар белән тигез вәкаләтле булуны дәгъва кылып тавыш бирде. Һәм, ниһаять, 1992 елның 6 ноябрендә без, моңа кадәр башкарган эшләребезне бер тәртипкә салып, йомгаклап, тарихыбызда беренче мәртәбә мөстәкыйль Конституциябезне кабул иттек.

Бу җиңүләрнең берсе дә җиңел генә бирелмәде. Әгәр дә без соңгы биш-алты ел эчендә, бөкрәйгән билләребезне турайтып, бераз тураеп басканбыз икән, әгәр дә без һәммәбез дә бераз гына булса да үзен чын мәгънәсендә тигез хокуклы кеше итеп, ә республикада яшәүче башка милләт вәкилләре үзләрен тулы канлы шәхес итеп хис кыла башлаганнар икән, монда безнең һәммәбезнең дә әче суыкларда, көзге яңгырларда Азатлык мәйданында көн үткәргән әбиләр һәм бабайлардан башлап, бернинди кыенлыкларга да карамыйча, безнең табыннарыбызга нигъмәт иңдерүче игенчеләрнең дә, күпме мәсхәрәле сүзләр ишетеп тә, күңелләре сүрелмәгән, рухлары сынмаган тулы иманлы депутатларның да, иң авыр һәм катлаулы хәлләрдән дә исән-сау чыккан һәм, иң мөһиме, әле моңа кадәр республика халкын да исән-сау алып чыга алган президентыбызның да өлеше бик зур. Болар инде барысы да тарихка кергән, һәм аларны берәү дә оныта да, оныттыра да алмаячак.

Без Татарстанда ике телне – татар һәм урыс телләрен – дәүләт теле дип игълан иттек. Безгә җавап итеп булса кирәк, озакламый Россия дә президент Указы белән үз дәүләтендә икенче дәүләт теле итеп дөньядагы иң аңлаешлы телне – танклар һәм бомбалар «телен» кабул итте, һәм тезгеннән ычкына башлаган субъектлар бу «телнең» мәгънәсенә тәрҗемәсез дә бик тиз төшенделәр һәм, ашыга-ашыга, берсен берсе уздыра-уздыра, моңа кадәр кабул иткән мөстәкыйль карарларын һәм законнарын яңадан сүтәргә, моңа кадәр кылырга өлгергән «ялгышларын» төзәтергә тотындылар. И-их, беркатлы сабыйлар! Имештер, безгә яхшы патша ирек вәгъдә итте, имештер, без, ниһаять, үз җиребездә үзебез хуҗа булдык! Татарстанны урап алган мари урманнарындагы атакага ташланырга әзер торган танклар турында ишеткәч, безнең күңелләрне тагын шом басты, ә инде Ичкериядәге вәхшилекләрне күргәч, бөтен хыялларыбыз яңадан чәлпәрәмә килде. Кешеләрнең күңеленә яңадан шик-шөбһә, икеләнү, өметсезлек, курку кереп оялады. Шушы авыр хисләрдән котылу өчен, без, әле Президент сарае өстенә авышкан Сөембикә манарасына, әле кан төсенә кергән Мәскәү Кремленә карый-карый, яңа законнар язарга, элеккеләренең «хаталарын» төзәтергә тотындык. Безнең бүген кыла торган бу гамәлләребезгә тарих нинди бәя бирәчәген фараз кылу кыен.