Разиль Валеев – Вәгъдә – иман / Обещание – дело чести (на татарском языке) (страница 9)
Монысын сүз уңайлый гына әйттем, дәүләт кадәр дәүләт исеме йөртеп, бер университет та ача алмасак, парламентта карарлар кабул итеп, халыкка буш вәгъдәләр биреп утыруыбыздан ни мәгънә бар соң?
Безнең парламент, Дәүләтнең иң югары Канун чыгару һәм контрольлек итү органы буларак, үзе кабул иткән карарларның үтәлешен, һичшиксез, тәэмин итәргә тиеш. Шушы карарларыбыз, биргән вәгъдәләребез конкрет эшләр белән расланмаса, халык парламентка ышанычын бөтенләй югалтачак. Әгәр дә инде халык без кабул иткән карарларны үтәсен дисәк, киләчәктә хокукый дәүләттә яшәргә теләсәк, иң беренче чиратта без – парламентарийлар – сүздән эшкә күчәргә, үзебез кабул иткән кануннарны үзебез үтәргә өйрәнергә тиешбез.
Бүген Татар милли университеты ачу-ачмау турында бәхәс булырга мөмкин түгел, сүз бүген бары тик аны ачу өчен шартлар тудыру хакында гына барыр дип ышанам. Әгәр дә бу мәсьәләне хәл итә алсак, безне, ягъни бу чакырылыш депутатларын һәм бүгенге хөкүмәтне, иң беренче чиратта Президентны, беренче Милли университет ачкан кешеләр дип, киләчәк буыннар ихтирам белән искә алырлар иде.
«Вәгъдә – иман» диләр, ә безнең беребезнең дә вәгъдәсез буласыбыз, иманнан язасыбыз килмидер…
Мин һич кенә дә безнең парламент биш ел буена кул кушырып, юкны бушка узгарып утырды дип әйтергә теләмим. Дәүләт Советы, шул исәптән аның үтә сабыр һәм әтрафлы рәисе, тынгы белмәс халык депутатлары һәм аппарат хезмәткәрләре эшләгән эшләрне, кылган гамәлләрне, кабул ителгән кануннар һәм карарларны санап чыгу өчен генә дә шактый вакыт кирәк булыр иде. Әмма ләкин мин мәдәният, мәгариф, фән өлкәсендәге «Телләр турында» гы Законны гамәлгә ашыру юнәлешендә тиешле дәрәҗәдә эшләдек, зур нәтиҗәләргә ирештек дип әйтә алмыйм.
Габдулла Тукайның «Күп яттык без мәдрәсәдә…» дип башланган атаклы шигырен күпләр хәтерлидер. Депутатлык дәверебез ахырына якынлашканда, Тукайга ияреп, мин дә менә шушы юлларны яздым:
Татар дөньясы
30 июль, 1999
Бүленгәнне бүре ашар
Алда безне халык язмышын, ил язмышын хәл итә торган гаҗәеп зур вакыйга – сайлаулар көтә. «Безнең сайлауда беренче мәртәбә генә катнашуыбыз түгел. Монысы да узар, бернәрсә дә үзгәрмәс. Тормыш моңа кадәр ничек барган, шулай ук дәвам итәр» дип уйлаучылар да бардыр. Әмма мин мондый фикер белән килешмәс идем.
Беренчедән, без дөньяларның гаҗәеп тиз үзгәргән чорында, милләтләр һәм дәүләтләр язмышы хәл ителгән яңа шартларда яшибез. Икенчедән, Россиядәге романтик революция еллары үтеп, хакимияткә айнык башлы, каты куллы, кырыс күңелле прагматиклар килә башлады. Шуңа күрә безгә дә, кемнәрнеңдер рәхим-шәфкать күрсәткәнен, бәхет өләшкәнен көтеп утырмыйча, үз көнебезне үзебез күрү, үз хакыбызны үзебез яклау вакыты җитте. Ә үз хакыбызны, Татарстаныбыз мәнфәгатьләрен Россия күләмендә яклау өчен, Россия Дәүләт Думасында безнең хакта, сайлаучылары турында чынлап торып кайгыртучы, шул кайгыртуны матур сүзләр белән генә түгел, ә конкрет тәкъдимнәр, яхшы законнар белән дәлилләүче депутатларыбыз булу кирәк.
Моннан дүрт ел элек Дәүләт Думасына депутатлар сайлаганда, без әлеге романтик революция шаукымнарыннан айнып җитә алмаган идек әле. Аннары, Татарстанда туып, Татарстанда үсеп, Татарстаннан сайланып, зур вәкаләтле кешегә әверелгән депутатның үз сайлаучыларын, халкын онытуын, оныту гына түгел, хәтта шул халык мәнфәгатьләренә каршы килгән карарлар һәм законнар кабул итүен без күз алдына да китерә алмаган идек. Мәсәлән, Татарстан Дәүләт Советы халык фикерен җентекләп өйрәнеп, сайлаучылар белән кат-кат фикер алышып, ниһаять, бер фикергә килеп, бик тә кирәкле закон кабул итә. Ә шул ук халык, шул ук сайлаучылар тарафыннан сайланган, зур вәкаләтләр алган Дәүләт Думасы депутаты, әлеге законга куәт бирәсе, аны Россия күләмендә яклыйсы урында, киресенчә, бөтен көчен салып, аңа каршы көрәшә башлый.
Мондый мисалларны без дүрт ел буе күреп, күзәтеп килдек. Татарстаннан сайланган депутатларның берничәсе дүрт ел буена Татарстанның хакын хаклап, хокукын яклап дүрт кәлимә сүз дә әйтә алмадылар, ә кайберләре исә турыдан-туры Татарстанга каршы көрәш юлына бастылар. Бер республикадан, бер халыктан сайланган депутатлар, бертуганнар кебек киңәш-табыш итешеп, уртак мәсьәләләрне бергәләшеп хәл итәсе урынга, бер-берсе белән тарткалаша башладылар, кайберләре хәтта берсе-берсе белән исәнләшмәс, күрешмәс хәлгә җиттеләр. «Гаугалы йортта бәрәкәт булмас» диләр халыкта… Шуңа күрә дә алар ил күзенә күренерлек зур эшләр эшли, игелекле гамәлләр кыла алмадылар. Монысы инде булган хәлләр, бу инде безнең ачы тәҗрибәбез. Ә киләчәктә нишләргә, алдагы сайлаулар вакытында ничек итеп тагын алданмаска икән соң безгә?
Шушы яшькә җитеп, минем әле халыкка бары тик яхшылыклар гына эшләргә вәгъдә итмәгән кандидатны, халык мәнфәгатьләрен якларга җыенмаган партияне күргәнем булмады. Вәгъдә белән ялган һәрвакыт шулай матур була торгандыр инде ул. Менә бүген дә егерме партиянең егермесе дә бары тик яхшылык кына вәгъдә итә, теркәлгән кандидатларның да телләрендә бал да май гына. Әмма безгә инде буш вәгъдәне – изге нияттән, матур сүзләрне матур эшләрдән аера белергә вакыт җиткәндер. 40–50 яшькә җитеп, ил файдасына 50 тиенлек тә эш башкармаган кешенең, депутат булгач кына, кинәт үзгәреп китүенә һич кенә дә ышана алмыйм мин.
Газеталарда басылып чыккан партияләр исемлеген укыгач, егет чакларым искә төшеп китте. Яшь чагында чибәр кызлар бик күп була бит ул, кайсын сайларга белми аптырап бетәсең. Ә тормыш корып яши башлау өчен, аларның барысына да берьюлы өйләнеп булмый, арадан берсен генә сайларга туры килә. Киләчәктә кайсы партия вәкилләренә тавыш бирү мәсьәләсен дә ордым-бәрдем генә хәл итәргә ярамастыр. Ул партиянең «әти-әнисе», димәк ки, лидерлары кемнәр, аларның тоткан кыйблалары кайсы якта, яшәү рәвешләре нинди, ул партия тирәсенә ниндирәк кешеләр тупланган, аларның моңа кадәр халык файдасына эшләгән эшләре бармы, үз язмышыңны алар белән бергә бәйләп буламы?
Соңгы арада мин дә үз-үземә кат-кат шундый сораулар бирдем, үз тирәмдәге фикердәшләрем, тәҗрибәле кешеләр белән киңәштем. Дөресен әйтим, бер партиянең дә «куенына» кермичә, егет кеше булып, бер читтән генә карап торырга ниятләгән чакларым да юк түгел иде. Безнең Президентыбыз, Дәүләт Советы Рәисебез дә, тагын йөзләгән-меңләгән акыллы һәм төпле ил агаларыбыз да соңгы араларда Россиядәге сәяси вазгыять хакында еш уйланганнардыр, четерекле сорауларга җаваплар эзләп, йокысыз төннәр үткәргәннәрдер дип уйлыйм. Чөнки бүген бу хакта уйламаган кеше ул – үз язмышына да, ил язмышына да битараф, ваемсыз кешедер. Әгәр дә бүген шулай бар нәрсәгә битараф булып, горур кыяфәт белән бер читтә басып торсаң, син сәясәт арбасыннан төшеп каласың, димәк, синең язмышыңны башкалар хәл итәчәк. Ә инде ниндидер хәрәкәткә, кайсыдыр партиягә кушылып, нәрсәдер хәл итәргә теләсәң, башта кемнәр янына кушылуыңны һәм алар белән бергә халык һәм милләт файдасына ниләр эшләп булачагын бик ныклап уйларга кирәк.
Партияләр күп, ә безнең язмышыбыз, безнең максатыбыз берәү генә. Шуңа күрә безгә артык бүлгәләнмичә, бөтен көчебезне бер тирәгә туплау кирәк. Бердәм булганда гына без үз хакыбызны хаклый алырбыз, бердәм булганда гына үз максатыбызга ирешә алырбыз. Бу бердәмлек безгә Дәүләт Думасына сайлаулар вакытында гына түгел, һәрдаим кирәк булачак. Чөнки бу сайлаулардан соң дөнья бетми, алда әле Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар, президент сайлаулар, җирле үзидарәгә сайлаулар көтә…
«Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар» диләр безнең халыкта. Шуңа күрә халкыбызны өчкә яисә егерме өчкә бүлгәләү, аның көчләрен таркату киләчәктә һич кенә дә безнең файдага, сайлаучылар файдасына, республика файдасына булмаячак. Чөнки халык бары тик бердәм булганда, бер максат тирәсенә тупланып, үзенең лидерлары, милләт маягы булырдай ил агалары тирәсенә оешып алга атлаганда гына, кыйбласын бутамыйча, киләчәк көннәргә исән-имин барып җитә ала.
2003
Алда безне зур сынаулар көтә
Россия Федерациясендә дәүләт органнарын үзгәртеп кору турындагы Россия Президенты тарафыннан тәкъдим ителгән закон проекты хакында сөйләү җиңел эш түгел. Мин бу урында кемнедер тәнкыйтьләп, үз-үзеңне авыр хәлгә кую яисә, киресенчә, кемнедер мактап һәм яклап, дивидендлар җыю турында икеле-микеле сүзләр алып бармыйм. Монысы мине артык борчымый. Иң авыры, иң кыены монда син сөйләгән сүзнең, син әйткән фикернең барыбер беркемгә дә, бернәрсәгә дә тәэсир итмәвендә. Чөнки мәсьәлә инде күптән кирәкле даирәләрдә хәл ителгән, тиешле кешеләргә күрсәтмә бирелгән, ә син бу микрофоннан гына сөйләү түгел, Айга менеп кычкырсаң да, бернәрсә үзгәрмәячәк. Хәлебезнең бөтен авырлыгы, безнең бүгенге утырышыбызның бөтен мәгънәсе яисә мәгънәсезлеге дә менә шушындадыр. Мин бүген монда үземне алтмыш меңнән артык сайлаучыларымның мәнфәгатен кайгыртырга тиешле депутат итеп түгел, хәтта шушы илнең тулы хокуклы гражданины, гап-гади бер кешесе дип тә хис итә алмыйм. Чөнки бу илдә мине тыңламыйлар, мине ишетмиләр, минем белән исәпләшмиләр, минем фикеремне санга сукмыйлар. Ә инде Кеше кадере булмаган илдә ниндидер абстракт демократия, федерализм, милләтләр, телләр, диннәр тигезлеге турында сүз алып бару – бөтенләй мәгънәсез нәрсә.