Разиль Валеев – Вәгъдә – иман / Обещание – дело чести (на татарском языке) (страница 4)
Халкының мәдәни дәрәҗәсе ягыннан безнең ил инде күптән алдынгылар рәтендә саналмый. Көнбатыш Европаның алга киткән илләрендә мәдәният ихтыяҗларына гомумбюджетның уннан бер өлеше (Швеция) бүлеп бирелсә, бездә исә бүгенге көндә күңел хаҗәтебезгә йөздән бер өлеш белән генә канәгатьләнергә туры килә. Соңгы ун ел эчендә бу өлкәгә тотылган акчаның гомумбюджетта тоткан өлеше бер ярым мәртәбә кимеде.
Татарстанда барлыгы сиксәннән артык милләт вәкиле яши. Аларның һәммәсе өчен (милли нигилистларны санамыйм) үз гореф-гадәтләре, үз тарихлары һәм йолалары, үз туган телләре кадерле. Әмма алар өчен бездә милли мәктәпләр дә, театрлар, радио-телевидение тапшырулары да юк. Башка милләтләрнең генә түгел, хәтта республиканың төп халкы да әлеге хокукларның бик азына гына ия. Бу мескенлектән һәм хокуксыз хәлдән чыгып, кешечә яши башлау өчен, безгә илдәге «беренче сортлы халыклар» рәтенә керергә – Союздаш республика вәкаләте алырга кирәк (ә киләчәктә республикалар һәммәсе дә бертөрле атама алырга тиеш дип уйлыйм). Эреле-ваклы милли түрәләребез, региональ хуҗалык исәбенә күчәбез, дип, аннан соң балда-майда йөзәбез, дип, безне дә, үзләрен дә алдыйлар. Республиканың 98 процент байлыгы үз кулыбызда булмаганда, без әллә нинди «исәпкә» күчсәк тә, бу хәерчелектән чыга алмаячакбыз. Исәпкә бар, санга юк хәлендә йөреп, һаман шул сәнәгать магнатлары биргән сәдакага гына көн күрәчәкбез. Бары тик республика халкы үз җиренә үзе хуҗа булгач, үз байлыгы белән үзе идарә итә башлагач кына, без милли мәктәпләр һәм югары уку йортлары, милли академия һәм киностудия, милли нәшриятлар, берничә каналлы телевидение һәм дөньядагы барча татарлар тыңларлык радио һәм гомумтатар матбугат органнары ача алачакбыз.
Моннан дистә ел чамасы элек җиде миллион татарның рухи башкаласы булган Казан каласының 800 еллык бәйрәмен үткәрүгә әзерлек башланган иде. Бер-ике галимнең бу мәсьәләдә нидер бүлә алмавын сәбәп итеп һәм Мәскәүнең «әтиләрчә акыллы киңәшен искә алып», бу олуг юбилейны тавыш-тынсыз гына йомып куйдылар. Югыйсә инде бәйрәм әзерлекләре башланган, йөзләгән төрле сувенирлар чыгарылган, газета-журналлар юбилейга багышланган дистәләрчә мәкаләләр бастырган, шактый ук чыгымнар да тотылган, – кыскасы, халык күңеленә бәйрәм рухы кергән иде. Юк, булмады, бу юлы да халкыбыз тарихы, Казан тарихы, аның истәлекле датасы рәсми төстә расланмыйча калды. Тарихсыз халыкның киләчәксез халык булуына тагын бер тапкыр ишарә ясау кебек тоелды бу миңа.
Менә инде дистә ел буе без Сөембикә манарасының нигезен чокыйбыз. Сөембикә манарасы инде күптән халкыбызның символына әверелде. Менә шушы авышып, кыйшаеп, биленә күгәргән тимер кыршау буып, шыксыз кыяфәткә кергән бердәнбер манарасын да рәткә китерә алмаучы җитәкчеләребезне мин милләт мәнфәгатен кайгыртучылар дип саный алмыйм.
Республикабыз җитәкчеләренең төп киңәшчесе Татарстан халкы булырга, аларга «олы башкала» мәнфәгатьләрен генә түгел, ә иң беренче чиратта үз халкы мәнфәгатьләрен кайгыртырга күптән вакыттыр инде. Үзләренең болай да кыл өстендә торган дәрәҗәләрен саклап калу өчен, безнең башлыкларга тиз арада «өр-яңадан туарга», махсус буфетлар, паёклар, дефицит товарлардан, «патша сарайлары» ннан баш тартырга яисә үз урыннарын башкаларга тапшырырга туры киләчәк. Озакламый Конституциянең алтынчы статьясы үзгәртелеп, партия диктатурасыннан котылгач, үзенең җитәкчеләрен халык, ниһаять, үзе билгели, үзе сайлый башлар дип өметләнәм.
Ләкин бу эшләр, мондый зур үзгәрешләр алай җиңел, көрәшсез генә хәл ителмәячәк. Соңгы арада илне икътисади һәм сәяси торгынлыктан чыгару өчен, үзәк хөкүмәт кулыннан килгәннең барысын да эшләргә тырыша, халыкны азык-төлек һәм башка кирәк-ярак белән тәэмин итү программасын төзи. Ләкин мәдәният, мәгърифәт һәм тәрбия мәсьәләләрен хәл итми торып, бу матур программаларның берсе дә тормышка ашмаячак. Күпме генә тырышсак та, без мәдәнияттән, иманнан башка таза рухлы бай тормыш белән яши алмаячакбыз, киресенчә, башын алса – койрыгы, койрыгын алса, башы бозга ябыша торган олы корсаклы, бәләкәй башлы үрдәккә генә охшап калачакбыз.
Бүгенге икътисади, сәяси һәм рухи кризистан чыгу өчен, ил һәм республика күләмендә мәдәният программасы төзергә һәм, аны гамәлгә ашыру өчен, закон да кабул итәргә тиешбез.
Мин, татар язучысы һәм мәдәният хезмәткәре буларак, үземне иң элек туган халкым язмышы турында уйларга, аның кайгысы белән кайгырырга, аның шатлыгы белән шатланырга бурычлы кеше дип саныйм.
Мин партия һәм совет аппараты тарафыннан халыкка «бүләк ителәчәк» демократия һәм тигезлек турында инде күптән сабыйларча хыялланмыйм, бүгенге дәүләт корылышы, аппарат диктаты тамырыннан үзгәрми торып, илнең бу торгынлыктан чыгуына һәм халкыбызның язмышы яхшы якка үзгәрүенә ышанмыйм. Ләкин мин, туган телен һәм милләт рухын үзенең иң кыйммәтле байлыгы дип санаучы гади бер татар баласы буларак, халкымның әле яңа уянып килүче рухи куәтенә, иман берлегенә бөтен җаным-тәнем белән ышанам, шул ышаныч миңа өстәмә көч һәм кыюлык бирә.
Әйе, иң элек халыкның тамагын туйдырырга, өстен-башын карарга, аны йортлы-җирле итәргә кирәк. Ләкин шул ук вакытта бер генә мизгелгә дә аның күңелен, җанын, рухын истән чыгарырга ярамый. Югыйсә кайчан да булса безнең тамагыбыз тук, өстебез бөтен булыр, ләкин телебез, динебез, мәдәниятебез, димәк, халкыбыз булмас.
Социалистик Татарстан
25 февраль, 1990
Мөстәкыйльлек өчен тавыш бирәчәкмен
Хөрмәтле депутатлар, мин сезнең алда үз телемдә, татар телендә чыгыш ясарга җыенган идем. Ләкин мин хәзер барыгызның да, шул исәптән урыс туганнарның да, урыс телендә сөйләшүче татарларның да мине ишетүләрен һәм аңлауларын телим. Әгәр дә алар мине бүген урыс телендә дә аңламасалар, ул чагында без бер-беребезне беркайчан да аңлый алмабыз дип куркам.
(Текстның алдагы өлеше урысчадан тәрҗемә итеп бирелә.)
Минем белән барысы да килешерләр дип уйлыйм, Советлар Союзы һәм Россия Федерациясе киләчәктә инде хәзергечә яши алмаячак. Ләкин гасырлар буена кешеләр аңына сеңдерелгән империячел фикерләү үзеннән-үзе генә бетми. Нәкъ менә шунлыктан бездә дә, башка милли республикаларда да Россияне һәм СССРны яңарту һәм деколонизацияләү процессының туктамавына ышаныч юк. Сәяси һәм икътисади суверенитетка омтылу менә шуннан килеп чыга. Татарстанның РСФСР һәм СССР составында булуы бүгенге көнгә кадәр бернинди закон актлары һәм килешүләр белән беркетелмәгән. Хәзер гаделлекне тергезер чак җитте.
Бу мәсьәләдә интеллигенциянең позициясе Татарстанның мөстәкыйльлеген яклап чыгучы сәяси көчләрнең күпчелеге позициясенә туры килә. Һәм бу позицияне республикада яшәүче барлык милләт кешеләре дә аңларга тиеш, чөнки аларның күпчелеге Татарстанда яшәргә уйлый һәм төп халыкка каршы көрәшергә җыенмый. Ә 150 миллионлы урыс халкының һәм 7 миллионлы татар халкының көчләр нисбәте безнең республикада азчылык дип аталган урыс халкының хокуклары чикләнер дип шикләнергә урын калдырмый.
Шушы уңайдан ТАССР Югары Советы Президиумы тарафыннан расланган Декларация проекты турында берничә сүз әйтәсем килә. Аның хокукый асылын халык кыен аңлый, бу исә җәмгыятьнең билгеле бер өлешендә кискен реакция тудырды. Декларациянең Татарстанны Россия һәм СССР субъекты дип игълан иткән беренче статьясы һәртөрле тәнкыйтьтән түбән. Киләчәктә безнең Югары Советка андый мөһим карарларны әзерләгәндә, ашыгучанлык күрсәткәнче, аларны юридик яктан исбатларга кирәк. Татарстанның мөстәкыйльлеген мин аның төзелеше демократик булганда гына кыйммәтле дип саныйм. Шул ук вакытта безнең шартларда Татарстанның мөстәкыйльлегеннән башка җәмгыятебезне демократияләштерүгә өметләнү беркатлылык булыр иде. Миңа калса, мөстәкыйль дәүләтчелеккә баруның хәзерге этабында беренче чиратта Татарстан Республикасының яңа Конституциясен эшләү турындагы мәсьәләне күтәрергә кирәк. Аны бөтенхалык тикшерүе, референдум аша кабул итәргә кирәк булачак. Сүз нәкъ менә Төп Законга карата референдум турында бара, ә дәүләт статусы мәсьәләсе буенча референдум турында түгел.
Депутатларның күпчелеге үзләренең сайлау алды программаларында Татарстанның союз статусы өчен көрәшергә ныклы ниятләре барлыгы турында белдерде. Димәк, халык, сайлаучылар, безне яклап тавыш бирүләре белән, республикабызның суверенитеты өчен дә тавыш бирделәр. Россиянең, Украина, Белоруссия, Молдова һәм башка республикаларның статусы мәсьәләсе дә референдум юлы белән түгел, бездәгечә, Югары Совет сессияләрендә хәл ителде ич.
Референдум юлы белән кабул ителгән Төп Закон республика халкының ихтыярын башка дәүләтләрнең аны, халыкара хокук традицияләрен исәпкә алып, танымыйча булдыра алмаслык итеп чагылдырыр иде. Шуның белән бергә, мөстәкыйльлек алуның дәвамлы процесс булуын да онытырга ярамый. Биредә юридик нигезләр белән беррәттән икътисади һәм социаль нигезләрне дә булдырырга кирәк, чөнки чын дәүләт мөстәкыйльлегенә ирешү тиешле сәяси актны күпчелек тавыш белән кабул итүгә генә кайтып калмый.
Әйе, халык әле безне консерватив Югары Совет дип саный. Ниһаять, бүген яңа сайланган парламент корпусы халыкка үзенең чын йөзен күрсәтер. Һәм без көчләр нисбәтен белербез, үзебезнең арада чын демократлар, интернационалистлар, консерваторларның, торгынлык чорындагы аппаратчыларның күпме икәнлеген күрербез. Үз республикасының патриотлары һәм бөек державачылык шовинистлары, империячел фикерләү һәм сталинизм варисларының да күпме булуы ачыкланыр.