Разиль Валеев – Вәгъдә – иман / Обещание – дело чести (на татарском языке) (страница 2)
Югары мөнбәрләрдән ясаган чыгышыңны һәммә кешене ышандырырлык итеп образлы чагыштырулар, мәкаль-әйтемнәр белән баетып бизәсәң, иң кирәкле урында гыйбрәтле хәлләр турында оста итеп сөйләсәң, хәтта көн кадагына суга торган шигырь дә укып җибәрсәң, кайчагында иң катлаулы мәсьәләләрне дә чишәргә, депутатларның һәм җитәкчеләрнең күңелләрен кузгатып, фикерләрен үз ягыңа борып җибәрергә була. Моны үз мисалымнан да яхшы беләм: Дәүләт Советында беренче булып шигырь белән чыгыш ясаган депутат та мин булганмындыр, ахрысы…
Әдәбият җәмгыятебезнең көзгесе булырга, аның бөтен өлкәләрен дә күрсәтергә, чагылдырырга тиеш, дибез. Әйтүен әйтәбез, әмма чынбарлыкта алай ук булып чыкмый, әдипләребезнең күп кенә әсәрләре сюжет ягыннан да, тасвирланган даирәләре, күтәрелгән мәсьәләләре ягыннан да игезәкләр кебек бер-берсенә охшашлар. Ни өчен шулай? Чөнки авторларыбызның язмышлары да бер-берсенә бик нык охшаган. Алар һәммәсе дә диярлек авылда туып үскән, мәктәп тәмамлагач, Казанга килеп университетларга укырга кергән, тулай торакта яшәгән, аннары, гадәттә, редакциягә эшкә урнашкан, фатир алган, тормыш корып җибәргән. Ә бит язучы үзе күргәнне, үзе белгәнне генә яза ала, ә аларның күргән-белгәннәре бер-берсенә бик тә охшаш. Бу яктан караганда, язмыш мине башкарак юлдан алып китте. Менә инде алты тапкыр рәттән депутат булып сайланып, утыз елга якын парламентта эшләп, мин көн-төн сәясәт казанында кайныйм. Мәскәү белән ике арадагы катлаулы мөнәсәбәтләрнең, үзара тарткалашуларның да шаһиты булдым, республика җитәкчелеге белән һәрдаим аралашып, үземне хаклырак дип санаган очракта сүз көрәштереп яшәдем, хакимият мәйданындагы четерекле мөнәсәбәтләрне үз җилкәмдә татыдым. Юк, һәрчакта да башымнан сыйпап, аркамнан кагып тормадылар, кемдер әйтмешли, мин хакимияттә күп вакытларда «ала карга» идем, әмма нишләптер мине артык читкә дә тибәрмәделәр. Депутат-шагыйрьнең җан авазын хәтерләткән «җайсыз чыгышлары» аша, бәлки, гади халык фикерен ишетергә, халык кәефен белергә теләүләре булгандыр. Юкка гына әдәбият-сәнгать әһелләрен «җәмгыятьнең тере барометрлары» дип атамый торганнардыр инде.
Депутатларны «халык вәкиле», «халык илчесе» дип атыйлар. Шуңа күрә Дәүләт Советының бар эшчәнлеге һәрчак халык күз алдында булырга тиеш кебек. Әмма чынлыкта ул алай ук булып бетми, парламент комиссияләрендә, комитетларда, «түгәрәк өстәл» ләрдә, сессияләрдә күтәрелгән мәсьәләләр, андагы кайнар бәхәсләр, фикер бәрелешләре турында бик аз гына мәгълүмат дөньяга чыга. Бу китапка кергән язмалар менә шул бушлыкны тутырырга да күпмедер ярдәм итәр.
Яшьрәк чакта йөзләгән шигырьне яттан сөйли ала идем, депутат булгач, йөзләгән законны яттан өйрәнергә туры килде. Дәүләт Советында чыгыш ясаганда, мин еш кына: «Дөньядагы иң камил канун, иң камил Конституция – Коръән, чөнки ул шигырь теле белән язылган», – дип әйтергә яратам. Ә Коръәнгә мең еллар дәвамында да бер үзгәреш-поправка, бер өстәмә кертелмәгән. Димәк, без дә законнарыбызны, карарларыбызны да чын шигырь кебек камил итеп эшләргә тиешбез, димәк, ул – чарланган, остарган, тәҗрибәле каләм белән язылырга тиеш, дигән сүз бу.
Парламент дөньясы, хакимият даирәсе – әле моңа кадәр әдәбиятта чагылыш тапмаган гаять катлаулы һәм кызыклы дөнья, ачылмаган «планета». Бу китабымда мин сезгә шул «планетаның» үзем күргән, үзем белгән өлешен тасвирлап бирергә булдым. Мондагы язмалар, бәлки, киләчәктә кәгазьгә төшәчәк әдәби әсәрләрем өчен чимал да булыр әле.
Разил Вәлиев,
дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе,
Татарстанның халык шагыйре,
Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты
Халык вәкиле
Вәгъдә – иман
– Сезгә сәеррәк бер сорау: ни өчен депутатлыкка кандидат булырга ният иттегез? Эшегез болай да хәттин ашкан лабаса…
– Депутатлыкны мин вакыты иркен булган, моңа кадәр ике кулын ике кесәгә тыгып йөргән кешеләр эше дип санамыйм. Бөтен ил бөлгенлеккә төшеп, халыклар хокуксыз, милләтләр телсез, кешеләр имансыз булып барган чорда язучы кеше, эчендә җаны булган һәммә кеше тыныч кына утыра алмый торгандыр. Матур сүзләрне күп сөйләдек, инде конкрет сүз һәм эш кирәк. Минем үз халкым, үз республикам мәнфәгатьләрен яклап, өстәл янында каләм тотып кына түгел, ә ил агаларына да үземнең фикеремне үтемле итеп әйтеп көрәшәсем килә. Язучы гомер-гомергә үз халкының илчесе булган. Ә инде депутат мандаты алган язучыны мин халыкның гадәттән тыш вәкаләтле илчесе дип атар идем.
– Кандидат булгач, сез халыкка нидер вәгъдә итәргә, үзегез әйтмешли «матур сүзләр сөйләргә» тиештер бит инде. Программагызның төп фикере нидән гыйбарәт?
– Мин, гомумән, «сайлау алды программасы» дигән нәрсәгә бераз икеләнебрәк карыйм. Барлык кандидатларның да программасы бик яхшы, алар нигездә барысы да бер үк проблемаларны күтәрәләр, бер үк нәрсәләр вәгъдә итәләр. Депутат булырга ният иткән кеше сезгә начар программа тәкъдим итмәс бит инде! Ә бу программаны киләчәктә тормышка ашыру мәсьәләсенә килгәндә, анысы күпкә катлаулырак… Минемчә, кандидат берничә көн утырып программа «сочинять итмәскә», ә депутат мандаты алу өчен, гомер буе әзерләнергә тиеш. Депутат булырга җыенган кешенең программасы – аның язмышы, биографиясе, моңа кадәр кылган эшләре.
«Культура бик кыйммәт тора. Ә культурасызлык аңа караганда да кыйммәткәрәк төшә», – дигән иде бер акыллы адәм. Культурага акчаны кызганырга ярамый, чөнки берничә елдан ул безгә икеләтә-өчләтә файда бирәчәк. Ә акчаны каян алуга килгәндә, безнең республика ул кадәр үк хәерче түгел. Ике миллиардтан артык тонна нефть чыгарган, бөтен дөньяга билгеле КамАЗлар, химия комбинатлары салган республика тамак хакына гына эшләргә тиеш түгелдер бит инде? Безнең белән бер чамада нефть сатучы гарәп дәүләтләре күптән коммунизмда яшиләр түгелме соң? Тамагыбыз тук, өстебез бөтен, күңелебез көр булсын өчен, безгә иң элек үз илебездә, үз җиребездә хуҗа булырга кирәк. Ә бу хокукны безгә беркайчан да бүләк итмәячәкләр. Ирекне, мөстәкыйльлекне бары тик көрәшеп кенә алып була. Соңгы бер ел эчендә генә дә йөз меңнән артык кеше, Татарстанга союздаш республика вәкаләтләре сорап, үзенең имзасын салды. Ләкин Мәскәүнең моңа бер кылы да селкенмәде. «Мәскәү күз яшенә ышанмый». Мин, милли-территориаль округтан тәкъдим ителгән кандидат буларак (ә андый округлар Татарстанда нибары дүртәү генә!), иң беренче чиратта халыкның милли мәнфәгатьләрен кайгыртуны, һич кичекмәстән союздаш республика статусы бирү мәсьәләсен күтәрүне үземнең төп бурычым дип саныйм.
– Социаль өлкәдә халык ихтыяҗларын кайгырту ягыннан нинди эшләр кылырга җыенасыз?
– Шуларның берничәсен генә әйтеп китәм… Бүгенге көндә илебездә кырык миллионнан артык кеше очын очка гына ялгап яши. Шуны истә тотып, мин, көндәлек кулланыштагы иң кирәкле товарларның бәясе арткан саен, аз хезмәт хакы алучыларның окладлары, пенсияләр, стипендияләр дә тәңгәл рәвештә арта барырга тиеш дип саныйм. Караучысыз калган картларга, авыруларга, инвалидларга, социаль ярдәм фондын арттыруны да көн тәртибенә куярга вакыт.
– Сезнең платформада «Аз эш хакы алучы мәдәният, мәгариф һәм сәламәтлек саклау хезмәткәрләренә урындагы Советлар һәм предприятиеләр хисабыннан өстәмә түләү кертүне хәл итү» дигән пункт бар. Аның эчтәлеген тәфсилләбрәк аңлатмассызмы?
– Алда саналган һөнәр ияләре, бигрәк тә мәдәният хезмәткәрләре, илдәге уртача хезмәт хакыннан ике ярым мәртәбә кимрәк алып эшли. Мәсәлән, китапханәченең уртача эш хакы 80–100 сумнан артмый. Шунысы сәер: илдәге иң түбән хезмәт хакы алып эшләүче кеше дөньядагы иң югары культуралы кешене тәрбияләргә тиеш!
Быел мәдәният оешмалары яңача хуҗалык итү шартларына күчәргә тиеш. Димәк, алар күпмедер дәрәҗәдә мөстәкыйльлек алалар, үз хисапларына күчкән акчаны үзләре теләгәнчә файдалана башлыйлар, предприятиеләр, заводлар, оешмалар һәм шул ук Советлар белән килешүләр төзиләр. Моңа кадәр күп нәрсәне бушка эшләгән булсалар, хәзер алар һәр эш өчен түләү таләп итәрлек вәкаләткә ия булалар. Ләкин моның бер куркыныч ягы бар: кайбер җитәкчеләрнең, «безгә культура кирәк түгел, без болай да культурный» дип, мондый түләүле хезмәтләрдән баш тартуы мөмкин…
Үткән елны Эстониядә, Мәскәү карарын көтмичә, республика хисабына мәдәният хезмәткәрләренең хезмәт хакын 30 процентка күтәрделәр. Безнең республиканың (аерым Советларның һәм предприятиеләрнең дә) шундый ук хокуклары бар. Бик теләгән очракта акчасын да табып булыр иде… Ләкин моның өчен акча гына түгел, ә культуралы җитәкчеләр дә кирәктер, ахрысы.
– Сез республикада эре промышленность предприятиеләре салуга һәм Татарстан, Башкортстан атом станцияләрен төзүгә каршы чыгыш ясыйсыз. Хәер, реаль фикер йөртүче күпләр шулай уйлый хәзер. Ләкин бу өлкәдә конкрет карарлар, кискен чаралар күрелми. Депутатлар корпусының кайчан да булса бу мәсьәләдә бердәм фикергә килә алачагына ышанасызмы?
– Бөек Тукайның «тотса Мәскәүләр якаң» дигән бик гыйбрәтле сүзләре бар. Безнең өчен хәзер бөтен нәрсәне Мәскәү хәл итә, җитәкчеләребез Мәскәү авызына гына карап тора. Республикабыз политик һәм экономик мөстәкыйльлек алмый торып, мондый зур мәсьәләләрне хәл итү гаять катлаулы булачак. Әнә бит Татарстан АЭСын төзүне туктату турында карар кабул иткәнгә күпме вакыт узды, ә Мәскәү һаман үз сүзен кистереп әйтми. Кем әйтмешли, Мәскәү бисмилласын әйтми торып, безнең догабыз, теләкләребез чынга ашмый. Ә депутатлар корпусының бердәмлегенә килгәндә дә, минем икеле уйларым байтак. СССР халык депутатлары арасында Казан каласыннан сайлаган 6 кешенең берсе дә үзебезнең милләттән булмады. Монысында да шул ук хәл кабатлануы мөмкин. Аннары райком секретаре, генераль директор «милләтеннән» булган кандидатларның да артык ишәеп китүе күңелгә шома сала.