реклама
Бургер менюБургер меню

Разиль Валеев – Вәгъдә – иман / Обещание – дело чести (на татарском языке) (страница 1)

18

Разиль Валеев

Вәгъдә – иман. Публицистик мәкаләләр, әңгәмәләр, шигъри багышлаулар, мәзәкләр

Валеев Разиль Исмагилович

Публицистические заметки, интервью, поэтические посвящения, юмористические зарисовки

Составитель Муртазин Мансур Газизянович

© Татарстан китап нәшрияты, 2019

© Вәлиев Р. И., 2019

© Мортазин М. Г., төзү, 2019

Иҗат белән сәясәт – минем ике канатым

Мин коеп куйган шагыйрь генә түгел…

Бәләкәй чактан ук шигырьләр язып, аларны башта район газетасында, аннары республика матбугатында, аерым китапларда бастыра-бастыра, әкренләп шигърият дөньясына кереп киткәч, мин үземнең язмышымны гомерлеккә бары тик әдәбият белән генә бәйләрмен дип уйлаган идем. Шул хыялымны тормышка ашыру нияте белән Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга кердем, анда күңелемә урын тапмыйча ике ел изаланганнан соң, Мәскәүгә М. Горький исемендәге Әдәбият институтына китеп бардым. Советлар берлегенең бик күп төбәкләреннән һәм төрле илләрдән җыелган хөр фикерле яшь әдипләр һәм укытучы-профессорлар белән биш ел аралашу, белем эстәү дәверендә минем дөньяга күзләрем ачылган кебек булды. Бу аралашулар иҗатыма гына түгел, ә фикерләү юнәлешемә дә бик нык тәэсир итте, мин илдәге вазгыятькә, татар халкының дөньяда тоткан урынына, аның тарихына һәм бүгенге хәленә башка күз белән карый башладым. Нәкъ менә шул елларда мин елап-сыктап, сыкранып-сукранып кына яшәмәскә, ә милләтнең киләчәген кайгыртып көрәшкә чыгарга кирәклеген әкренләп күңелемә сеңдердем. Нәкъ менә шул елларда мин үземнең фикердәшләрем белән бергәләп Татарстан язучылар корылтаенда татар яшьләре өчен әдәби журнал ачуны таләп итәргә карар кылдым, нәкъ менә шул елларда мин, тугандаш Кырым татарларына нахак гаепләр ташлаган профессор белән бәхәскә кереп, бәлагә тарый яздым, чак кына институттан куылмадым, нәкъ шул елларда минем милләт язмышы өчен гасабиланып язган тәүге шигырьләрем дөнья күрде. Кыскасы, Әдәбият институтында укыганда, минем киләчәк иҗатыма һәм язмышыма ныклы нигез салынды.

Ә инде иҗади һәм сәяси яктан күпмедер тәҗрибә туплап, Казанга кайткач, үземнең берьюлы әдәбият һәм сәясәт дөньясына кереп чумганымны сизми дә калдым.

Мин үз язмышымнан зарланмыйм, аның иҗат күкләремне биегәйткән чалт аяз көннәре дә, канатларымны канаткан ачы җилле, давыллы чаклары да булды. Язмыш мине вакыт-вакыт иркәләде дә, вакыт-вакыт типкәләде дә. Кайчакларда упкын читенә барып җитеп, Әҗәлнең үзе белән дә күзгә-күз карашып торырга туры килде. Язучылар берлегендәге җанымны телгәләгән катмарлы хәлләрдән соң язмыш мине Әфганстан мәхшәрләре эченә дә илтеп ташлады, чечен сугышы ялкынына да алып керде, җиде ай буе Казан һәм Мәскәү хастаханәләрендә аунарга, берничә мәртәбә пычак астына керергә дә мәҗбүр итте. Шул җиде ай эчендә палатада бер үк диагноз белән янәшәмдә яткан унөч хастаның унөче дә берәм-берәм вафат булып, бер минем генә исән калуымны язмыш бүләге димичә, аңа рәхмәт әйтмичә мөмкинме соң инде?!

Мин боларны монда ни өчен язам соң әле? Әлеге хәлләрнең менә бу китапка ни катнашы бар? Катнашы шунда: әгәр үз тормышымда шундый сынаулар узып, сират күперләрен кичмәсәм, мин дөньяда бик күп нәрсәләрне аңламаган, бәлки, тормышта да, сәясәттә дә үз юлымны таба алмыйча, гомер буе бәргәләнеп, адашып йөргән булыр идем. Әлеге сынаулар мине киләчәк елларым, алдагы эшчәнлегем өчен чыныктырды, иң мөһиме, миңа үз кыйбламны табарга ярдәм итте. Нәкъ шул елларда мин милләтебез һәм җәмгыятебезнең дә шулай ук хаста хәлендә булуын бөтен барлыгым белән аңладым, язучы һәм әдип язмышының милләт язмышы белән аерылгысыз булырга тиешлегенә иман ныгыттым.

Билгеле, милләткә хезмәт итүнең, аны дәвалауның төрле юллары, төрле ысуллары бар. Шигырь-җыр, роман-повесть-пьеса язып та, милләтнең рухын ныгыту, аны савыктыру өчен, бик зур һәм файдалы гамәлләр кылып була. Әмма, ни кызганыч, бездә бүген, элекке заманнардагы кебек, ил һәм халык белән руханилар, мәгърифәтчеләр, шагыйрьләр идарә итми, киресенчә, аларның җәмгыятьтә тоткан урыны, әдәби сүзнең тәэсире көннән-көн кими бара. Дөнья бүген икътисадчылар, финансистлар, сәясәтчеләр кулында, шуңа күрә көрәшнең алгы сызыгы шулар тирәсеннән уза. Бөек Тукаебыз бу вазгыятьне үз заманында ук аңлап: «Мин коеп куйган шагыйрь генә түгел, мин сәясәтче дә, дипломат һәм җәмәгать эшлеклесе дә, минем күзем күпне күрә, колагым күпне ишетә», – дип, юкка гына әйтмәгәндер инде…

Әйе, минем фикеремчә, һәрбер әдип, һәрбер әдәбият-сәнгать әһеле сәясәтче, үз халкының мәнфәгатьләре өчен көрәшүче дә булырга тиеш! Бигрәк тә бүгенге көндә, бүгенге шартларда. Ә сәясәтнең үзәгендә һәрвакыт кеше язмышы, халыклар, милләтләр язмышы тора. Кеше тулы канлы тормыш белән яшәсен, милләтләр көннән-көн камилләшә барсын, аларның исеме дә, җисеме дә дөньяга яңгырасын өчен, халыкны мул тормышта яшәтү белән бергә аның рухи дөньясын да баетырга, рухын ныгытырга кирәк. Телсез, динсез, гореф-гадәтсез, милли сәнгатьсез һәм мәгарифсез халык милләт булып яшәүдән туктый, аннары әкренләп бөтенләй онытыла, юкка чыга. Ләкин безнең, татар милләтенең, йә булмаса башка милләтләрнең юкка чыгасы киләме соң? Берзаманны, Бишкәк каласында очрашкач, мин кыргыз белән татарның бөек улы, дөньяга кыргыз язучысы буларак танылган Чыңгыз Айтматов белән милләтләр һәм телләр язмышы турында әңгәмә корган идем. «Чыңгыз ага, Юнеско мәгълүматлары буенча, дөньяда ел саен дистәләгән тел юкка чыга. Татар һәм кыргыз телләренә дә шундый куркыныч янамыймы?» – дигән сорауга ул, бераз уйланып торгач, болай дип җавап биргән иде: «Үз акылында булган бер адәм баласы да якты дөньядан үз теләге белән китәргә җыенмый. Ә милләтләр шундый кешеләрдән тора бит, димәк, бер милләт тә үз теләге белән үлемгә бармас. Татар халкы да, кыргыз халкы да озын гомерле, мәңгелек булыр. Ләкин моның өчен безнең һәммәбезнең дә милләт кайгысын кайгыртып, аңа куәт өстәп яшәвебез кирәк…»

Мәшһүр язучының бу сүзләре күңелемә гомерлеккә уелып калды. Әмма кайберәүләр әле һаман да шагыйрь-язучы кешенең сәяси эшчәнлеккә кереп китүен гайре табигый хәл дип саный. Алар фикеренчә, имештер, чын шагыйрь булу өчен, сукбай тормышы алып барырга кирәк, имештер, бары тик шундый затлар гына чын «шагыйрь-әдип» исемен йөртергә хаклы. Югыйсә дөньяда хәтта патша тәхете яулаган, ханнар һәм солтаннар затыннан булган, гомер буе сәясәт казанында кайнаган шагыйрь һәм әдипләр дә шактый бит. Мәсәлән, урыс дәүләтенең беренче юстиция министры булган якташыбыз Гавриил Державинны чын шагыйрь түгел дип әйтеп буламы соң? Үзебезнең Кол Шәрифләрдән башлап Тукай һәм Дәрдемәндләрне, Галимҗан Ибраһимов белән Муса Җәлилләрне дә бары тик «коеп куйган шагыйрь яисә язучы» гына дип әйтергә кем җөрьәт итәр икән?

Милләтне саклау һәм яклау өчен, бүген иң беренче чиратта аның телен, милли мәктәбен, милли мәгарифен, милли сәнгатен, милли мәдәниятен кайгыртырга кирәк. Моның өчен иң беренче чиратта әдәбият-сәнгать әһелләре көрәшкә чыгарга тиеш. Үзләренең милли рухлы иҗатлары һәм сәяси активлыклары белән! Бүгенге вазгыятьне яхшы якка үзгәртү өчен, газета-журналларда милләт кайгысын кайгырткан үткен телле һәм дәлилле публицистик язмаларның, республика һәм ил күләмендә барган вакыйгаларга үз мөнәсәбәтеңне белдереп, халык мәнфәгатьләрен яклап ясаган чыгышларның тәэсире кайчакта язучының әдәби әсәрләреннән дә тәэсирлерәк була. Әлеге дә баягы Тукайның публицистик язмалары һич кенә дә аның әдәби әсәрләреннән кайтышрак түгел, алар үз заманында газета чыгуга ук кулдан кулга йөреп укылган, искиткеч зур популярлык казанган.

Кемнәр нәрсә генә димәсен, мин үземнең сәясәт дөньясына кереп китүемә үкенмим. Әгәр Татарстан парламентында Туфан Миңнуллин кебек татар язучылары булмаса, туган телебезне, динебезне, милли мәгарифебезне яклап, кемнәр сүз әйтер иде икән? Без Туфан ага белән бер-беребезне аңлап, фикердәшләр булып, бер-беребезгә куәт өстәп, еш кына үз артыбыздан башкаларны да ияртеп, парламентның фикерен кирәкле юнәлешкә борып җибәрә ала идек. Милләтне милләт итеп саклап калу, аңа законлы шартлар тудыру өчен, Дәүләт Советында, һичшиксез, әдәбият-сәнгать әһелләре булырга тиеш. Дөрес, депутатлык эше, күпмедер дәрәҗәдә иҗатка зыян китереп, бик кадерле вакытны ала. Ә гомер бер генә. Әмма ул вакыт та бушка узмый бит, сайлаучыларның аһ-зарларын күңелеңә салып, аларга ярдәм итү өчен, мең төрле мәшәкатьләр аша үтү киләчәктә язучының әсәрләренә дә күчә, аны яңа әсәрләр язарга рухландыра. Кешеләр язмышы белән очрашмасам, халык тормышыннан хәбәрдар булмасам, мин нәрсә турында язар идем соң? Бары тик үз күңелендә генә казынып, үз фатиры яисә ишегалды кысаларыннан чыкмыйча гына иҗат иткән бер генә каләм иясенең дә әле зур әдәби һәм милли мәйданны яулый алганы, халык тарафыннан танылганы юк, бу барыбызга да мәгълүм.

Ныклабрак уйласаң, язучы белән депутатның уртак вазифалары, уртак максатлары шактый күп икәнне аңлый башлыйсың. Депутатның да, әдипнең дә төп бурычы – халык, милләт мәнфәгатьләрен кайгырту. Ә кайгыртуның төп чарасы, төп юлы – халык белән хакимият арасында даими багланыш булдыру, халык ихтыяҗларын хакимияткә җиткерү, аңлату. Моның өчен инде, билгеле, сөйләү һәм язу осталыгы, шуның өстенә бик тә мәгълүматлы булу кирәк. Талантлы язучы, гадәттә, нәкъ шушы сыйфатларга ия дә бит инде. Шуңа күрә мин парламентта әдәбият-сәнгать әһелләре булуны иң кирәкле шартларның берсе дип саныйм.