Разиль Валеев – Вәгъдә – иман / Обещание – дело чести (на татарском языке) (страница 13)
Урыс милләте үзе дә бүген бетү, югалу тарафына юл тота. Ныклап уйласаң, бу авантюра, бу провокация татарга, башкортка, чувашка, марига гына түгел, ә бәлки иң беренче чиратта урысның үзенә үк каршы эшләнгәндер дә әле? Шушы милләт исемен йөрткән дәүләтне, федерацияне таркату өчен эшләнгәндер? Юк, татарга гына каршы кылынган гамәл түгел бу, татар монда икенче чиратта… Шуңа күрә урыс иптәшләр, «бу безгә кагылмый» дип, тыныч кына утырмасыннар иде.
Вкладыш яисә өстәмә бит турында сөйләп торасым да килми, аның «филькина грамота», «кәҗә билеты» икәнлеге һәммәбезгә дә ачык. Җитмәсә, хәтта шушы «вкладыш» дип аталган законсыз кәгазь кисәге бары тик Татарстанда яшәгән татарларга гына биреләчәк, имеш, ә читтә – Оренбургта һәм Чиләбедә, Әстерханда һәм Пермьдә, башка җирләрдә яшәгән татарлар бу «кәҗә билеты» ннан да мәхрүм калачаклар.
Моннан биш ел элек, I Бөтендөнья татар конгрессы алдыннан, оештыру комитеты, кайсы илдә күпме татар яшәвен ачыклау өчен, төрле тарафларга хатлар юллаган иде. Франциядән җавап килде: «Бездә милләт исәбе юк», – дигәннәр. Англиядән, Алманиядән, тагын бик күп илләрдән шундый ук җаваплар алынды. Ул вакыттагы премьер-министр М. Г. Сабиров җитәкчелегендәге оештыру комитеты, күпме тырышса да, кайсы илдә күпме милләттәшебез яшәвен конгресс делегатларына ирештерә алмады, һәм әле бүген дә без дөньяда күпме татар булуын анык кына әйтә алмыйбыз. Ә үзенең исәбен-санын да белмәгән халыкны сансыз халык, димәк, мәгънәсез, сантый халык дип атарга да буладыр. Әйе, Франциядә милли мәсьәлә, бәлки, юктыр да, чөнки анда, нигездә, французлар гына яши, калганнары – килеп-китеп йөрүчеләр. Алманиядә – алманнар, Англиядә – инглизләр, Төркиядә төрекләр генә яшәгәч, анда милләтне документта теркәү, язу, бәлки, хаҗәт тә түгелдер. Ә Россия Федерациясе һәм безнең Татарстаныбыз – күпмилләтле дәүләтләр. Шуңа күрә дә бу проблема бездә бар һәм киләчәктә дә булачак.
Көтмәгәндә-уйламаганда башыбызга ишелеп төшкән бу проблема, бу афәт искиткеч катлаулы, бу – милләт күләмендәге, дәүләт күләмендәге конституцион мәсьәлә. Россиянең яңа паспортында безнең өчен иң мөһиме – дәүләтчелекнең нигез ташы булган гражданлык гарантиясе төшеп калган, анда безгә үзебезне «Татарстан гражданы» дип язарга мөмкинлек калмаган, анда минем туган телемә, дәүләт телебезгә урын табылмаган. Димәк, без яисә бу сәмруг кошлы паспортны кабул итмәскә, яисә, дәүләтчелегебездән һәм тоткан кыйблабыздан ваз кичеп, Конституциябезгә үзгәреш кертергә, Россиянең яңа паспортында каралганча, «Татарстан кешеләре бер генә гражданлыкка – Россия гражданлыгына ия» дип язарга тиеш булабыз. Билгеле, бу залда утырган депутатларның һәм Татарстан мәнфәгатен яклаган ватандашларыбызның берсе дә андый юлга басмаячак дип уйлыйм. Бу хәлдән ничек чыгарга, кемнәрдер тарафыннан уйлап табылган мәкерле «паспорт проблемасы» н ничек чишәргә соң? Бу хакта уйламаган кеше безнең республикада гына түгел, хәтта бөтен Россиянең үзендә дә бик сирәктер бүген. Ләкин әлеге сорауларның һәммәсенә дә җавапны Казан урамнарыннан яисә Мәскәү коридорларыннан түгел, ә үзебезнең Конституциябездән, әле генә 5 яшен тутырган, заманында халыкара экспертларның югары бәясен алган беренче мөстәкыйль Конституциябездән эзләргә кирәк.
Татарстан Конституциясенең 19 нчы маддәсендә «Татарстан Республикасының үз гражданлыгы бар» дип язылган. Гражданлыгы бар икән, димәк, аны дәлилләүче документы – паспорты да булырга тиеш. Аның тышлыгында парламент кабул иткән барс сурәте ясалсын, эчендә һәркемнең милләте күрсәтелсен, текстлар ике дәүләт телендә язылсын.
Бары тик Татарстан паспорты йөрткән кешеләр генә Татарстан гражданы саналсын һәм бары тик шул паспорт ияләре генә Татарстанда сайлау һәм сайлану хокукына ия булсын. Бары тик Татарстан гражданнары гына Татарстандагы байлыкларга дәгъва кыла алсын, бары тик аларга гына Татарстандагы социаль ташламалардан файдалану хокукы бирелсен. Шушы хокукларны парламентта закон белән беркетеп, барлык халыкка җиткергәч, Татарстан паспортының ни дәрәҗәдә югары абруйга ия булачагына минем шигем юк.
Конституциянең шул ук 19 нчы маддәсендә «Татарстан гражданнары Россия гражданлыгына ия» дигән сүзләр дә бар. Димәк, теләгән кеше Россия паспортын да ала ала. Бу бигрәк тә Россиягә эше төшкән, Татарстаннан читкә йөргән кешеләргә кирәк булачак. Әмма ул паспортның тышлыгында Россиядә яшәүче төрле дин тоткан төрле милләт вәкилләренең берсен дә кимсетмәгән, рәнҗетмәгән законлы дәүләт гербы торсын. Эчендә милләт күрсәтелсен, совет паспортындагы кебек, текстлар ике телдә дә язылсын. Ул паспортта милли республикалар өчен аерым бит кертүне мин Конституциягә каршы килүче гамәл дип саныйм. Чөнки Татарстан Конституциясенең шул ук 19 нчы маддәсендә «Һәр кеше гражданлыкны сайларга һәм аны үзгәртергә хокуклы. Гражданлыктан яки гражданлыкны үзгәртү хокукыннан мәхрүм итү тыела» дип, акка кара белән язылган. Әгәр дә минем әби, мәсәлән, бары тик Татарстан гражданы гына булырга теләсә, берьюлы ике гражданлыкны күрсәткән Россия паспорты аны бу хокукыннан мәхрүм итәчәк, димәк, ул паспортның үзенә кирәксез битләрен ертырга тиеш булачак. Бары тик Россия гражданы гына булырга теләгән кешегә дә шулай ук көчләп Татарстан гражданлыгы тагылачак. Бу инде – турыдан-туры Конституцияне бозу, кеше хокукларын инкяр итү дигән сүз.
Бездә «Татарның акылы төштән соң» дигән әйтем бар. Без инде менә биш ел буена Гражданлык турында закон кабул итүне таләп итә тордык, әмма максатыбызга ирешә алмадык. Инде менә төш вакыты, эш вакыты узгач, Россия безне кәкре каенга китереп терәгәч, башны кашырга тотындык. Инде бүген дә ярты-йорты карар кабул итеп, тынычланып аерылышсак, без һәммәбез дә үзебезнең вкладышыбызны тотып калачакбыз. Минем тәкъдимем шул: Татарстан гражданлыгы турындагы Закон кабул иткәнгә кадәр, Татарстан җирендә Россиянең яңа паспортларын бирми торырга. Аз-маз үзгәртелгән Россия паспортына риза булып, Татарстан паспорты эшләүне киләчәккә калдырсак, Татарстанның беркайчан да үз паспорты булмаячагына минем иманым камил. «Калган эшкә кар ява» дип юкка гына әйтмиләр бит бездә. Кулыбыздагы СССР паспортлары әле 2005 елга кадәр гамәлдә булачак, димәк, без паспортсыз тормыйбыз. Татарстан гражданлыгы турындагы Закон проектын киләсе пленар сессиягә әзерләп тапшырырга. Ул Законда Россиядә һәм башка илләрдә яшәүче татарларның Татарстан гражданлыгын алу мөмкинлеген дә күздә тотарга.
Минем бу тәкъдимнәрем тулысынча Татарстан Конституциясенә тәңгәл килә, һәм шуңа күрә закон сагында торучы депутатларыбыз да, Татарстан Конституциясе үтәлешенең гаранты булган Президентыбыз да бу сүзләргә колак салырлар дигән өметтә калам.
1992
Иминлеккә ни җитә!
1995 елның 11–14 гыйнвар көннәрендә Татарстан Республикасының рәсми делегациясе Чечен Республикасында һәм Ингушетиядә булды. Анда бару өчен, безгә Татарстан Президенты һәм хөкүмәте АН-26 махсус йөк самолёты бирде. Үзебез белән медикаментлар, дарулар, балалар өчен туклану әйберләре һәм 4 тонналап ашамлык – барлыгы 60 миллион сумлык кирәк-ярак алып бардык. Шул ук самолётта Кызыл Хач һәм Ярымай вәкиле, язмыш һәм хәрби түрәләрнең кушуы буенча уллары Чечен Республикасына килеп эләккән ике ата-ана да очты. Егетләребезнең берсен дудаевлылар әсирлеккә алганнар, һәм ул айдан артык инде Грозныйда Президент сарае бункерында утыра.
11 гыйнварда Минеральные Воды шәһәре аэропортында безнең делегацияне Ингушетиянең сәламәтлек саклау һәм социаль яклау министры Йосыф Тимерханов, республика шифаханәсенең баш табибы Магомед Арапиев каршы алды. Аннары гуманитар ярдәмне, ике йөк машинасына төяп, Ингушетия башкаласы Назрань шәһәренә илттек һәм сәламәтлек саклау министры җаваплылыгына тапшырдык. Моңарчы башка республикалардан һәм илләрдән гуманитар ярдәм, гадәттә, Моздокка китерелгән булган, һәм ул тиешле кешеләргә, ягъни качакларга, яралыларга, зыян күрүчеләргә еш кына барып та җитмәгән. Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре безгә Чечнядагы һәм Ингушетиядәге яралы кешеләр өчен билгеләнгән медикаментларның Моздокта урланып, югалып бетү фактлары турында сөйләделәр. Ә без алып килгән әйберләр икенче көнне үк инде Кызыл Хач колоннасы белән бергә Чечняга – яралылар һәм зыян күрүчеләр тотыла торган районнарга озатылды.
12 гыйнварда безнең делегацияне Ингушетия вице-президенты, отставкадагы генерал-лейтенант Борис Николаевич Агапов кабул итте. Ул чечен низагы зонасындагы хәл турында сөйләде, кеше хокукларының, беренче чиратта кешенең яшәүгә булган хокукын бозуларның конкрет фактларын китерде, бу мәгънәсез, кешелексез, үтә дә аяусыз сугышны фаҗигале нәтиҗәләргә китерә ала торган «куркыныч ялгышлык» дип атады. «Минем карашымча, безнең дәүләт җитәкчелеге бербөтенлек проблемасын бары тик территория ягыннан аңлый, күрәсең. Ә чынлыкта башка нәрсәнең бөтенлеге – милләтләр бөтенлеге турында кайгыртырга кирәк иде бит», – диде Б. Агапов.
Сугышның чын картинасын без үз күзләребез белән күреп кайттык. Чечен һәм Ингушетия республикалары күгендә тәүлек буе бомбардировщиклар, хәрби самолётлар оча, тыныч авылларны һәм торак пунктларны бомбага тоталар. Грозный ягына таба тәүлек буена танклар, БТРлар һәм башка сугыш техникасы агыла. 48 сәгатьлек килешү игълан ителүгә карамастан, безнең күз алдыбызда Грозныйны һәм аның бистәләрен бомбага тотуны дәвам иттеләр.