Разиль Валеев – Вәгъдә – иман / Обещание – дело чести (на татарском языке) (страница 14)
Ингушетия Президенты сараенда очрашканнан соң, без вокзалда һәм тимер юл вагоннарында ничек кирәк алай урнашкан качаклар лагеренда булдык. Чечен качаклары безгә сугыш башланганнан бирле бер ай дәвамында үзләре кичергән дәһшәтле хәлләрне сөйләделәр. Аларның күп кенә туганнары, танышлары һәм якыннары бомбага тотудан һәм артиллериядән атудан һәлак булганнар, ә могҗиза белән генә исән калганнары Грозныйдан һәм башка торак пунктлардан китү ягын караганнар.
Аларның юньле-башлы кием-салымнары да, ашамлыклары да, медикаментлары да юк. 200 мең халкы булган Ингушетия Республикасы үзендә тагын Төньяк Осетиянең Пригородный районыннан куылган 78 мең ингушны һәм рәсми төстә теркәлгән 50 меңнән артык чечен качагын сыендырган. Шифаханәләр авырулар һәм яралылар белән тулы, дарулар җитми, хәтта гади генә бәйләү материалы һәм шприцлар да юк. Куркыныч эпидемия башланып китүе дә ихтимал.
Гуманитар ярдәмне тапшырудан һәм чечен кризисы тирәсендәге хәлне ачыклаудан тыш, республика җитәкчелеге безнең алга Татарстаннан чакырылган һәм хәзерге вакытта чечен җирендә хезмәт итүче хәрби хезмәткәрләр турында мәгълүмат җыю бурычын да йөкләде. Казанда чакта ук инде без Президент, Югары Совет Рәисе һәм Премьер-министр адресына, башка дәүләт органнарына һәм җәмәгать оешмаларына килгән барлык хатларны һәм мөрәҗәгатьләрне өйрәндек. Татарстаннан чакырылган хәрби хезмәткәрләрнең гаскәри частьлары номерларын һәм кайда урнашуларын ачыкладык. Назраньга килеп җитүгә, хәрби хезмәткәрләрнең бу исемлеген без вице-президент Б. Н. Агаповка, Халык җыены (парламент) рәисенең беренче урынбасары М. А. Гулиевка, Ингушетия Республикасы һәм Россия Федерациясе җитәкчелеге вәкилләренә, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына, Ингушетия сәламәтлек саклау министрына, атаклы хокук саклаучы С. А. Ковалёв группасына тапшырдык. Россия Дәүләт Думасы депутатлары А. А. Осовцов, М. М. Молоствов, В. В. Борщов, Ю. А. Рыбаков әсирлектә һәм госпитальләрдә ятучы якташларыбыз турында мәгълүматлар җыюда безгә зур ярдәм күрсәттеләр. Аларның ярдәме белән без хәзерге вакытта Грозный подвалларында һәм бомбадан качу урыннарында ятучы әсир солдатлар һәм офицерлар исемлеген ала алдык. Аннары «Мемориал» җәмгыяте активистлары аша әсир хәрби хезмәткәрләр турында башка мәгълүматларны да ачыкладык. 94 хәрби әсир исемлегендә 13 татар фамилиясе бар. Татарстаннан чакырылган ике хәрби хезмәткәр турында тулы мәгълүмат алдык. Мәсәлән, Чаллы шәһәреннән рядовой А. А. Осовицкий һәм Теләче районыннан рядовой Р. З. Якупов хәзерге вакытта дудаевлылар кулында әсирлектә тотыла. Без бункерда Рәдиф Якуповны күреп сөйләшкән кешеләр белән дә очраштык. Рәдифнең әтисе безнең яныбызда иде, ул да бу кешеләр белән сөйләшә алды.
Ингушетия вице-президенты Б. Н. Агаповның рәсми мөрәҗәгать итүенә карамастан, безне Моздокка җибәрмәделәр. Фронт сызыгында булган чакта, 12 гыйнварда Россия армиясе офицерлары безнең белән элемтәгә керергә ашыкмадылар, сорауларга җавап бирүдән тайчындылар. Мин хәрби техниканың һәм хәрби хезмәткәрләр төркеменең Грозныйга таба хәрәкәт итүен видеотасмага төшерә башлагач, әгәр бу эшне дәвам итсәгез, бернинди кисәтүсез ут ачачакбыз, дип кисәттеләр. Без солдатларның ни өчен әти-әниләренә хат язмаулары турында да кызыксындык. Командирлар моңа кыска гына: «Язасылары килми», – дип җавап бирделәр. Ә соңыннан, солдатлар белән аерым әңгәмә вакытында, командирларның хат язуны тыюлары ачыкланды.
13 гыйнварда без, ниһаять, Ингушетиянең Гадәттән тыш хәлләр буенча министрлыгы җитәкчелеге һәм Россия министрлыгы вәкиле белән очраштык. Озак үгетләүләребездән соң һәм ата-аналарның ачы күз яшьләрен күреп, безне Грозныйга Гадәттән тыш хәлләр буенча министрлык хезмәткәре озата барырга булды. Кайчандыр ул Җ. Дудаев аппаратында хезмәт иткән, шунлыктан боевикларның кайда урнашуын һәм безнең хәрби хезмәткәрләр ята торган подвалларны яхшы белә. Җирле кеше буларак, ул мине һәм Татарстан хөкүмәте вәкиле М. Җиһаншинны Россия солдатлары саклый торган төп юлдан түгел, ә үзе белгән авыл юллары буйлап алып барды. Урыс-Мартан торак пунктыннан ерак та түгел Дудаев ополченецлары чолганышына килеп эләктек. Башта безнең белән бик тупас кыландылар, әмма, сөйләшә торгач, дудаевлылар шактый ачык йөзле һәм аралашучан булып чыктылар. Гуманитар миссия белән Татарстаннан килүебезне белгәч, алар тиз арада куркыныч ополченецлардан шәфкатьле хуҗаларга әверелделәр. Миңа видеокамерага төшерергә дә рөхсәт иттеләр. Әсирлеккә эләккән Татарстан хәрбиләрен беренче мөмкинлек булуга ук, безнең вәкил кулына тапшырырга вәгъдә бирделәр.
Ингушетия җитәкчелеге һәм гади кешеләр белән – чеченнар һәм ингушлар, урыслар һәм әрмәннәр, кабардиннар һәм балкарлар белән очрашулар вакытында без Татарстан турында бик күп мактау сүзләре ишеттек. Алар хәзерге шартларда үз мөстәкыйльлегебезне ныгыту буенча республика җитәкчелеге үткәрә торган сәясәтне дөрес дип саныйлар.
Шаһитларның сөйләвенчә, тыныч халык арасыннан инде 20 меңгә якын кеше һәм Россиянең берничә мең солдаты һәлак булган. Грозный ут эчендә, шәһәрнең үзәге нигезенә кадәр тар-мар ителгән. Әмма ул һаман да бирешми.
Митингларда һәм урамнарда халык федераль җитәкчелеккә, бигрәк тә Егоров, Грачёв, Ельцин һәм Степашинга ләгънәт укый, халыкның бер өлеше Дудаевны да тәнкыйтьли.
Чеченнар һәм урыслар, солдатлар һәм тыныч халык әлеге канлы суешны башлап җибәргән кешеләрне тагын һәм тагын бер тапкыр акылга чакыруны, күп газаплар күргән бу җирдә тынычлык урнаштыруда ярдәм итүне сорадылар. Татарстан Республикасының, аның җитәкчеләренең абруен белгән һәм ихтирам иткән хәлдә, алар безнең аша сезгә, парламентарийларга, халык депутатларына һәм җөмһүриятебезнең барлык кешеләренә мөрәҗәгать иттеләр.
Инде соңлап булса да, бүген кан коелуны туктатырга мөмкин әле. Моның өчен республикаларга, халыкларга берләшергә, бу дәһшәтле рәхимсез көчкә киртә куярга кирәк. Югары Совет Президиумы, Президентыбыз, Югары Совет Рәисе, җәмәгать оешмалары инде күп тапкырлар сугыш хәрәкәтләрен туктату һәм сөйләшүләр өстәле янына утыру таләбе белән мөрәҗәгать иттеләр. Әмма, кызганыч, безнең тавышны ишетмәделәр. Димәк, үз улларыбызның гомерен саклап калу хакына, киләчәгебез хакына без бүген тагын да катырак кычкырырга һәм бөтен көчкә чаң сугарга тиешбез.
1995
«Юк шул безләрдә берләшмәк…»
(Иртән уянгач беренче уем)
1906 елда, татар халкы рухи яңарыш кичергән бер чорда, Габдулла Тукай, ачынып, мондый сүзләр язган: «Юк шул безләрдә берләшмәк; Юк бергә-бергә гөрләшмәк, Бер җан, бер тән булып, һәр нечкә серне бергә серләшмәк…» Татарның иң зур кимчелеген, иң олы фаҗигасен 20 яшьлек бөек Тукай берничә сүз белән искиткеч төгәл әйтеп биргән.
Әйе, милләтне милләт итәр өчен, иң әүвәл шушы олы бергәлек – уртак рух һәм уртак иман, уртак тел һәм уртак мәдәният, уртак хыял, уртак максат кирәк. Ә хәзерге көндә безнең максатыбыз да, иманыбыз да, рухи кыйблабыз да бер, ул да булса бәйсез, мөстәкыйль суверен дәүләт – Татарстан Җөмһүрияте төзү. Чөнки дәүләтсез халык беркайчан да дөнья мәйданында бил алышырлык көчле-гайрәтле олы халык була алмый, дәүләтсез милләтнең күңеле ятим баланыкы сыман китек, рухы сүрән, киләчәге томанлы була. Татар халкын, татар милләтен саклап калу, аны дөньяга чыгару өчен, бүген безгә иң элек Татарстаныбызга куәт бирергә, аны лаеклы рәвештә ил-көнгә күрсәтергә кирәк.
Милләт ул, кызганычка каршы, үз милләте өчен җан атып йөргән кешеләрдән генә тормый. Бүген генә түгел, бу гомер бакый шулай булган. Үзебез нинди булсак, милләтебез, халкыбыз шундый. Милләтне туры юлга чыгару өчен, иң әүвәл үзеңә туры юлга басарга, милләткә иман иңдерү өчен, иң элек үзеңә иманлы булырга кирәк.
«Иман» сүзе минем өчен колач җитмәслек киң мәгънәгә ия. «Дин, әхлак, тәрбия, намус» кебек изге төшенчәләр белән беррәттән «милли идея» дигән тәгъбирнең дә күңел түребездә булырга тиешлегенә иманым камил. Соңгы арада Россия үзенең милли идеясе нидән гыйбарәт булырга тиешлеге хакында баш вата. Тарихчылар, галимнәр, дәүләт җитәкчеләре, берсеннән-берсе уздырып, концепцияләр язалар, бәхәсләшәләр. Әмма шунысы ачык: дөньяда бер милләт тә үзенә милли идея уйлап тапмый, чөнки милли идея ул – милләтнең җаны, бәгыре, кыйбласы, тоткан юлы, максаты, иманы. Милли идея милләт белән бергә формалаша, дөресрәге, милли идея милләтне милләт итеп яшәтеп килә, маяк булып, аны һәрчак алга дәшеп тора.
Гап-гади мәктәп укучысыннан: «Россиянең милли идеясе нидән гыйбарәт?» – дип сорасаң, ул, һич икеләнмичә: «Мәңге бүленмәс» империяне саклаудан», – дип әйтер иде. Чөнки мәктәп дәреслекләрендә бу идея турыдан-туры шәрехләнә, бүгенге көндәлек матбугат та көне-төне шул турыда язып һәм тәкрарлап тора.
«Татарның милли идеясе нидән гыйбарәт?» – дип тә артык баш ватып торасы юк. Безнең милли идеябез, – һичшиксез, татарның дәүләтчелеген торгызу, дәүләтчелеген ныгыту. Бәлки, кайберәүләр: «Иң беренче чиратта туган телне гамәлгә кертү, гореф-гадәтләрне кайтару, милли мәгариф системасын булдыру һ. б. кирәк», – дип әйтерләр. Дөрес, болар һәммәсе дә кирәк. Әмма дәүләтчелекне булдырмый, чын мәгънәсендә милли дәүләт төземи торып, боларның берсен дә кирәкле дәрәҗәдә, дәүләт дәрәҗәсендә тормышка ашырып булмаячак.
Мин инде шактый илләрдә булдым, АКШ кебек милли төсмере булмаган, нигездә, тук һәм бай тормышны идеал иткән дәүләтләрне дә, Төркия, Польша, Англия, Испания, Израиль сыман милли дәүләтләрне дә күрергә туры килде. Мул тормышның рәхәтлекләрен, халыкка уңайлыкларын таныган хәлдә, мин милли дәүләтләрнең дөнья мәдәниятенә, сәнгатенә, әдәбиятына, фәненә, гомумән, планетабыз цивилизациясе – тәрәккыятенә милләтсез дәүләтләргә караганда күбрәк өлеш керткәнен аңладым.