Разиль Валеев – Вәгъдә – иман / Обещание – дело чести (на татарском языке) (страница 12)
Соңгы 20 елда республикабызда эшләнгән игелекле эшләрне, тарихка кереп калырлык вакыйгаларны санап чыгу өчен генә дә, 5 минут вакыт кына түгел, 5 көн дә җитмәс. Эшләнгән эшләр күп, әмма эшләнәселәре тагын да күбрәк. Чөнки шулай булмаса, җәмгыятьнең алга китеше, прогресс-тәрәккыяте дә була алмас иде. Соңгы елларда без спорт өлкәсендәге казанышларыбыз, уңышларыбыз белән бөтен Россияне, хәтта дөньяны шаккатырдык. Спорттагы җиңүләребез аша Татарстанны көннән-көн күбрәк таный башладылар. Монысы бик әйбәт! Әмма спорт ул әле безнең бер канатыбыз гына. Әгәр дә без ике канатлы кош кебек тагын да югарырак, тагын да биегрәк күтәрелергә телибез икән, мәдәниятебезгә, фәнебезгә, мәгарифебезгә тагын да зуррак игътибар биреп, республикабызны, халкыбызны ул яктан да дөнья күзенә күрсәтергә тиешбез. Монысы инде тагын да катлаулырак һәм масштаблырак эш. Әмма шунысы билгеле: мәдәниятебезне, фәнебезне, мәгарифебезне дөнья стандартлары дәрәҗәсенә күтәрми торып, без беркайчан да алга киткән халыклар һәм илләр дәрәҗәсенә күтәрелә алмаячакбыз.
Ә безнең бүгенге көндә мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә, бигрәк тә милли мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә эшлисе эшләребез хәттин ашкан. Чаллыдагы һәм Түбән Камадагы театрларыбызны заманга лаеклы биналарга күчерәсебез, ниһаять, Милли китапханә өчен яңа бина төзисебез, балалар бакчаларында урнашкан милли мәктәпләргә тиешле шартлар тудырасыбыз, аз комплектлы мәктәпләр мәсьәләсен хәл итәсебез һәм тагын шундый йөзләгән мәсьәләләргә җиң сызганып тотынасыбыз бар. Безне бүген авылларыбызның язмышы да, шәһәребездәге тарихи һәйкәлләрне, рухи мирасыбызны саклау проблемалары, татар китабының, милли матбугатның хәле дә, республикабыздан читтә яшәүче милләттәшләребезнең хәл-әхвәлләре дә борчый.
Әйе, эшләнәсе эшләребез, кыласы гамәлләребез гаять күп. Әмма болар берсе дә кулдан килми торган эшләр түгел. Илдар Шәүкәт улы Халиков – Чаллы казанында кайнап чыныккан, сынау узган җитәкче, республикабызда билгеле шәхес. Гадәттә, кияү сайлаганда, иң беренче чиратта аның нәсел-нәсәбенә дә игътибар итәләр. Илдар Шәүкәт улының укытучылар нәселеннән булуы да безнең күңелгә хуш килә. Димәк, ул инде үзенең булачак вазифасы белән генә түгел, ә бөтен язмышы, тәрбиясе, кан тамырлары белән мәгариф һәм мәдәният дөньясына тоташкан, береккән дип тулы ышаныч белән әйтергә була.
Безнең Комитет депутатлары Илдар Шәүкәт улы кандидатурасын бертавыштан яклыйлар һәм киләчәктә, хөкүмәтебез белән кулга-кул тотынып, тату-дус һәм эшлекле хезмәттәшлек итәрбез дип ышанып калалар.
2010
«Бер горурлык хисе яна миндә»
Без бүген бөтен халык тарафыннан сайланган Президентыбызга хәер-фатиха бирәбез. Бездә бүген бәйрәм!
Ә тик торганда, бер сәбәпсезгә илдә бәйрәм ясап булмый. Гөрләтеп бәйрәм итәр өчен, эшләгән эшләрең дә хәйран булырга тиеш!
Мин үзем бу сайлауларда Рөстәм Нургали улы Миңнеханов өчен 94 процент түгел, хәтта 100 процент тавыш бирсәләр дә шаккатмаган булыр идем. Чөнки аның халкыбызга, республикабызга кылган игелекле гамәлләре, Татарстанның илкүләм дәрәҗәдә нинди үрләр яулавы барыбызның да күз алдында.
Халыкара масштабта олы мәртәбәләргә ирешкән Беренче Президентыбыз Минтимер ага Шәймиевнең эшен дәвам итәргә алыну өчен куш йөрәк һәм зур тәвәккәллек кирәк иде. Рөстәм Миңнеханов нәкъ менә шундый сыйфатларга ия булып чыкты һәм, берничә ел эчендә республика дилбегәсен кулга алып, остазының ышанычын тулысынча аклады.
Ул, республика икътисадын үстерү белән бергә, халыкның тормыш хәлен яхшыртуны, социаль мәсьәләләрне хәл итүне беренче планга куйды. Мәгариф өлкәсендәге «Киләчәк», «Бәләкәч» программаларын тормышка ашырып, соңгы елларда республикабызда йөзләгән балалар бакчалары, мәктәпләр салынды, искеләре ремонтланды, укытучыларның, тәрбиячеләрнең хезмәт хакы күтәрелде. Ә соңгы елларда күпләп җиткерелгән клублар, мәдәният йортлары, китапханәләр авылларыбызның киләчәгенә өмет уятты, яңадан торгызылган тарихи ядкярләребез Казанга һәм республикабызга ямь өстәде, дөнья халыкларының игътибарын үзенә җәлеп итте. Нәкъ менә шушы игелекле гамәлләргә җавап итеп, халкыбыз Президент өчен бердәм тавыш бирде, шулай итеп, аңа үзенең хөрмәтен күрсәтте һәм рәхмәтен белдерде. Рәхмәт әйтү белән бергә, сайлаучылар, билгеле, алда торган бурычлар, хәл ителәсе мәсьәләләр турында да уйлады. Милли мәгарифтәге четерекле вазгыять, уку йортларында милли кадрлар әзерләү мәсьәләсе, туган телебез язмышы, авылларны эшле һәм юллы итү кебек проблемаларны хәл кылу өчен, республика башында булдыклы һәм көчле шәхес торырга тиешлеген яхшы аңлап тавыш бирде алар.
Бездә бүген, Аллага шөкер, милләтара татулык, динара аңлашу хөкем сөрә. Шушы бәһасез байлыгыбызны саклау һәм үстерү өчен, республикада яшәүче күпмилләтле халыкның мәнфәгатьләрен һәрдаим кайгырту, җәмгыятьнең рухи нигезен ныгытучы әдәбият-сәнгать, мәдәният, фән, мәгариф һәм дин әһелләренә игътибарны тагын да арттыру кирәк.
13 сентябрьдәге президент сайлауны Россиянең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татарлар да игътибар белән күзәтте. Чөнки алар да Рөстәм Миңнехановны үз Президентлары дип саныйлар. Милләтебезне туплауда, саклауда һәм үстерүдә аңа зур өметләр баглыйлар.
Әйе, унбиш еллык тәнәфестән соң бөтен Татарстан халкы катнашында без үзебезнең Президентыбызны сайладык. Әгәр Конституция буенча иң югары вәкаләткә ия булган халык үзенең Президентын сайлаган икән, ул киләчәктә дә Президент булып калырга һәм Президент булып эшләргә тиеш! «Как корабль назовёшь, так он и поплывёт» дип юкка гына әйтми бит урыс халык мәкале.
Минтимер ага Шәймиев Рөстәм Миңнехановны «хәрәкәт кешесе» дип атаган иде. Ә кыйбласы туры булган кешенең хәрәкәтендә һәрчак бәрәкәт була. Шуңа күрә без бүген: «Татарстаныбыз бәрәкәтле хәрәкәттә», – дип горурланып әйтә алабыз.
Республикабыз ирешкән казанышларга сөенеп, мәшһүр шагыйребез Сибгат ага Хәким болай дип язган иде:
Киләчәктә дә шулай халкыбыз, республикабыз һәм Президентыбыз белән горурланып яшәргә язсын! Яңа уңышлар, яңа җиңүләр телибез Сезгә, Рөстәм Нургали улы Миңнеханов!
2015
Ватандашсыз дәүләт булмый
Калган эшкә кар ява
Кем ничектер, мин үземне иң беренче чиратта кеше дип саныйм, аннары татар милләтенең бер вәкиле, аннары Татарстан Җөмһүрияте гражданы дип исәплим. Менә мин шушы өч кит – кеше, милләт һәм гражданлык китлары өстендә басып торам. Минем хатыным бармы-юкмы, мин солдатка яраклымы-юкмы – анысы икенче мәсьәлә, шулай ук кайда пропискада торуым, нинди фатирда яшәвем дә ул кадәр үк мөһим түгел. Иң мөһиме, – инде әйткәнемчә, кеше булу, милләтеңә тугры булу, аның лаеклы гражданы булу. Әмма ләкин ике башлы козгын сурәте төшкән паспортта безнең кайда яшәвебезне, каныбызның ничәнче группа булуын, солдатка яраклымы-юкмы икәнлегебезне, хатын белән тору-тормавыбызны язачаклар, ә кайсы милләт баласы булуыбызны теркәмәячәкләр. Димәк, мине Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән хокукымнан – татар милләте вәкиле булудан, шул хакта рәсми төстә теркәлүдән мәхрүм итәчәкләр. Бүгенге көндә милләтләр өчен, халыклар өчен моннан да зуррак җинаятьнең булуы мөмкин түгел. Үткән кече сессиядә мин инде бу хакта шактый иркенләп, тәфсилләп сөйләдем, ул сүзләрне хәзер кабатлап торасым килми. Әмма мине һаман шул бер сорау борчый: «Кемгә кирәк булды икән бу мәсьәләне кузгату?» Безнең татарда «кычытмаган җирне кашу» дигән әйтем бар. Яңа паспорт мәсьәләсе дә шуңа охшаган. Хәзерге паспортларыбызда барысы да үз урынында, барысы да күрсәтелгән иде. Һәм менә тоттылар да, «авырткан башка тимер тарак» дигәндәй, шушы проблеманы тартып чыгардылар. Безнең Конституциябездә акка кара белән язылган: «Татарстан кешеләре ике гражданлыкка ия» диелгән. Әгәр дә Конституциябездә теркәлгән ике гражданлык ике суверен дәүләтнең суверен паспортларында чагылмый, аларда икетеллелек инкяр ителә икән, без халкыбызның бөтен ышаныч-өметен аяк астына салып таптыйбыз, үткән чакырылыштагы Югары Совет кабул иткән Төп Законыбызны сызып ташлыйбыз, Дәүләт суверенлыгы турындагы Декларациябездән, референдум нәтиҗәләреннән баш тартабыз дигән сүз.
1990 елның 30 августында әлеге Декларацияне кабул иткәндә, Президентыбыз, ул вакыттагы Югары Совет Президиумы рәисе М. Ш. Шәймиев болай дип әйткән иде: «Дәүләтчелегебезне торгызуның ике олы максаты бар. Аның беренчесе – халыкның тормыш шартларын яхшырту, аны мул тормышта яшәтү, икенчесе – милләтебезгә рухи яңарыш тәэмин итү».
Әгәр инде, безгә биреләчәк паспортларда милләт инкяр ителгәч, милләт булмагач, билгеле, милли мәсьәлә дә, милли яңарыш, рухи яңарыш та булмаячак. Милләт булмагач, аның «дәүләт теле» дип игълан ителгән теле дә, милли мәдәнияте дә, милли мәгарифе дә әкренләп сүнеп-югалып бетәчәк.
Соңгы арада милләтсез һәм туган телсез паспорт турындагы шомлы уйлар көнен дә, төнен дә баштан чыкмый. Әгәр дә без шушы паспортны алабыз икән, әгәр дә без моның белән ризалашабыз икән, без үз-үзебез белән, үзебезнең намусыбыз, вөҗданыбыз белән гомерлек бәхәскә керәчәкбез. Әгәр без, депутатлар, моңа юл куйсак, үзебезгә һәм милләтебезгә хыянәт иткән кешеләр булачакбыз. Чөнки без монда, парламент әгъзалары булу белән бергә, һәммәбез дә кайсыдыр бер милләтнең вәкилләре дә бит әле.