Син хурлаганча, минме бер «таш күңел»? —
Тәкәббер яшьлегемнән оялам…
Менә ниндигә әйләнде дөньялар!
Җирдә бар да Мәҗнүндәй гашыйклармы?
Ә сөйгәнен аңламаганнар азмы?
Их, дим, нигә Ләйләләр каләм алмый? —
Алар чын булганны язып чыксалар!
Менә ниндигә әйләнде дөньялар!
Соңлап, бәлки, бу хисләрем уянган?..
Әйе, үзгәрде син сөйгән гөльялан;
Анда, белдем, синдәй гашыйк булмаган.
Исән гөлләрем исеменнән мин язам:
Менә ниндигә әйләнде дөньялар!
Шәрекъчә бер шигырь
Гөнаһлы теләк-уемны
Син бүген, дөнья, кичер.
Мин, бәлки, беркөн сорармын:
– Әй, сакый[2], шәраб китер!
Китер чын әрем ачысын,
Тормыш җамында китер.
Китер мәхәббәт агуын —
Минем җаныма күчер.
Әй, сакый, китер дан сүзен,
Мәдхия утын китер.
Китер әбелхәят суын —
Бер генә йотым китер.
Китер, әй, теләкләремнең
Соңгысын, чиген китер:
Ахырдан һушны китәрер
Бер садә шигырь китер!
Әй, сакый! Барсын кире ал.
(Кешеңне, дөнья, кичер!)
Яшәртсә яшәртер икән
Бу шигырь… Тагын китер!..
Борынгы касә
Саксыз тию ярамыймы чын-чыннан?
Бәллүр касә!
Таныйм ласа чыңыннан!
Затлы бәллүр!
Зеңли, җырлый ул әнә,
Путасында утлы күзме? – Сүз яна…
«Шәраб эчмәгез сез миннән, гашыйклар:
Җанда сезнең ачы-татлы сагыш бар,
Сезнең өчен дәва – бәллүр чыңлавы,
Сусаганны кайтарачак чынлап ул!
Түгелмен мин Җәмшид, Хәйям касәсе,
Төбемдә, бел, Мәҗнүн-Кайс күз яше, —
Анда Ләйлә, Шириннәрнең моң, уты,
Әбелхәят түгел, мәхәббәт суты…
Бәллүр тулы, түгәрсез, кагылмагыз, —
Сүзсез моңымны ерактан тыңлагыз!
Булырсыз хуш, исереп шул чыңымнан:
Ихлас йөрәкләргә мирас җырымнан…»
«Йә, ничек? Тагын бер калкынып сүнүме?!..»
Йә, ничек? Тагын бер калкынып сүнүме?!
Шулмы бу? Актык талпыну – үземе?
Халкым, инде җиңүгә бит бу адым! —
Юкса ятлар язган хөкем – үлемме?
Ә нинди көч юлны бүген киртәли?
Шатлансак, кисәтә җанны: иртә, ди;
Нинди фәлсәфә кулланыр сәясәт,
Гаеп ителсә милләткә мәхәббәт?!
Ярсып ага тыелган ташкын-сулар,
Инде даулый үз юлын милли җырлар;
Вакытын көткән халкымда күпме көч! —