Рәдиф Гаташ – Гөлтуран / Гультуран (на татарском языке) (страница 7)
Мондый уй нигә? Бу язмыш
Кешегә нигә, йөрәк?
Әй, җиһан! Сөюгә лаек
Горур яшәргә өйрәт!
Мәңге яшәүгә өйрәт!
Җиденче төн
Син – айның җиденче киче,
Күзләрең – төннең төсе;
Җиденче кич сине уйлыйм,
Бу җырым – җиденчесе.
Син җиде диңгез артында,
Мин – сине сөйгән егет,
Эзлим сиңа илткән юлны,
Җитмеш җәһәннәм чигеп.
Син – җиденче, кече матур,
Мин дә иң кече – йортта.
Сине сөйгәнгә, сихерче
Яндыра мине утта…
Әй, нигә әкият?! Чынлык син,
Күзләрең – төннең төсе;
Ничәнче көн сине уйлыйм!
Бу җырлар синең өчен! —
Сиңа бара җиденчесе!
Күңелдә ничәнчесе?..
Иске сүздән яңа мәгънә
Иске сүздән яңа мәгънә
Таптымы соң җаным? —
Теләкләрнең хуш килгәнен
Каршылыйм, дип:
– Амин!
Яратам шул иске сүзне,
Бик куана җаным,
Мин дә теләк тели калсам,
Әйтсә дустым:
– Амин!
Бүләк итте гомер миңа
Кабатланмас ямен.
Һәрчак сөеп, гашыйкларча
Яшиемче!
– Амин!
Дошман да бар.
Курыкканым:
Кара уен аның
Сизмичә, куймаммы әйтеп
Ялгышып, мин:
– Амин!
Нәрсә әйтим? – гөнаһым күп:
Күп сөйләп, азрак эшлим күк.
Гаебемне таныйм.
Башкалар да танысыннар!
Шуны көтә җаным.
– Амин!
Ләйләләр язса…
– Менә ниндигә әйләнде дөньялар!
…Күптән үзгәрде син күргән гөльялан, —
Аңа ул чак кем сокланып узмаган? —
Синең хакта сөйли ник гөлләр һаман?
Менә ниндигә әйләнде дөньялар!
Син, озын чәчле хыялый бер гашыйк,
Килдең дә бер ул яланга сак басып,
Киттең үзең гүя чынлыктан качып…
Хәзер аңлыйм: киткән алып хыяллар.
Менә ниндигә әйләнде дөньялар!
Мин ул чактагы «очынтык» кыз түгел,
«Биек янган салкын бер йолдыз» түгел.