Рәдиф Гаташ – Гөлтуран / Гультуран (на татарском языке) (страница 6)
Тик уйлама: минем көчем
Җыр, иҗат түгел, бүтән…
Мин – гашыйк. Кешеләргә мин
Кояштай сөю йөртәм…
Мин сиңа карыйм… Син горур
Илаһи көчләр белән.
Ә мин бүтән… Мин янып һәм
Яндырып сөя беләм.
Сөю илтәм сиңа! Шуңа
Мин – талант, көчле талант…
Әй, горур гүзәл!
Шагыйрьне
Шул талант өчен ярат!
Дүртенче төн
Бер йөрәк бу… Күпме яну!
Эзләргә эз ялгана.
…Мин яраттым. Ярат син дә,
Тик уйнама, алдама.
Бу – минем дөрләп януым,
Шуңа җан шәрран яра;
Ышан син дә – күзләр аша
Җаныма сынап кара!
Син миңа гүя диңгезче
Табынган диңгез кебек,
Ял алырга дулкынында:
Карашың – чиксез өмет…
Мин исә – дулкын, җил дусы —
Табигать кошы кебек,
Яшьлегем белән хушлашам,
Диңгезгә, эчкә кереп.
Бер йөрәк бу! Күпме яну:
Эзләр тагын ялгана.
Сиңа бу җыр! Мин яраттым,
Син дә сөй. Сөй – алдама.
Бишенче төн
Арабызда ничәнче төн!
Гүя бер гасыр ара…
Кара чәчләргә кар төште…
Юк, кара төн агара.
Урамда, күр, карлар ява,
Кар күмә җирнең өстен…
Кайда сез, гөлләр, үләннәр? —
Буранлый бишенче төн.
Язга ерак, ерак… Ник мин
Яз көтәм, Кояш көтәм?
Очрашу вәгъдә ит, миңа
Җылы кирәкми бүтән.
Шундый ак, якты төннәрем! —
Төннәр кардан агара.
Ә хисләрем яшь, саф, кайнар, —
Тагын якты бир аларга! —
Сине уйлап яңара!
Алтынчы төн
Сүзләрем яңа түгелдер,
Яңартсын сөйгән йөрәк…
Сүз нәрсә ул? Ирдәй горур
Яшәргә мине өйрәт!
Бардыр ул мәхәббәт өчен
Сүздә утларга кергән,
Һәм бар – чын сөюдән, сүзсез! —
Үлемнең үзен җиңгән!
Һәм беркөн җирдә бәхеттән,
Мәҗнүндәй, өмет кискәч,
Үлем теләгәннәр бардыр,
Шатлык кизләве кипкәч.