18+
реклама
18+
Бургер менюБургер меню

Рәдиф Гаташ – Гөлтуран / Гультуран (на татарском языке) (страница 10)

18
Дим, кермәс идем кабат! — Гел ерак йөрер идем мин, Утларга читтән карап… Юк шул, утлар Алиһәсе Әсире итеп тота… Котылу бармы соң алда? — Анда да язмыш – утта… Егерменче йөз язмышы Дип әллә юанаммы?! Ничә мең ут алда тагы? Мин – гашыйк Адәм җаны!

«Мәхәббәт шагыйрен таный белегез!..»

Мәхәббәт шагыйрен таный белегез! Әй, кешеләр, аңа тик сүз бирегез! …Янды фирка, байраклар бу гасырда, Гашыйклар әләме исән – күрегез! Ут янучы җаннар бар – сез күрегез; Үзе булып калган алар – белегез! Дуслары ашты «асманга» – постларга! — Гашыйкларга тик хискә юл бирегез! Мәхәббәттә янганнарны күрегез, Сусаса җаннары, шәраб бирегез: Җан сусавын басар җыр, хис шәрабы… Айнымасак без хистән – кичерегез! Бар гаебең ихласлык булган, шагыйрь! Аңлаган җирдә сине кайсы әмир?! …Кыз урлаган ирне дә аклаган мир, — Без дә шул заттан, хакимнәр – белегез! Мәхәббәт шагыйрен аңлый белегез! — Сәер җаннарны танып, баш иегез. Президентлар! Илләр көтә – күрегез: Мәхәббәт әләмен безнең элегез! Гашыйклар һаман хак юлда – күрегез, Ахыргача «Хәерле юл» диегез! Сезнең гөнаһны күтәрер җаннары — Мәңгелек өчен тик ярлык бирегез! Гашыйк Гаташ гасыр ахрыннан дәшә: Мәхәббәт шагыйрен яклый белегез!

Сәер бер уй

Кавышмаса җаның сөйгән җанына, Әверелмәсә тәнгә (!) яр кочагында, Бу була, ахры, оялчан хискә «көч»! — Йә, ачуданмы, үзеннән «ала үч»: Хәтта нәфсе дә тартмаган берәүгә Дәрте җиңә – иреген җуя бәндә, «Яр» итә ул каргалган бәгъзеләрне… Андыйлар соң ник үзгә – «назлы» әле? Мәхәббәтнең яшерен исеме – «җимагъ» мы? Җанга – җан, тәнгә тән кушылу тик «оҗмах» мы? …Йолдызым, син күктән баккан чагыңда, Яндырсаң да мыскыл-әр учагыңда, — Гөнаһлы Җиргә, бел, ярың табына: Йөзен сөртә ул гөлләр тузанына…

«Бу – сиңа кылган дога, бу…»

Бу – сиңа кылган дога, бу — Чын күңелдән догам: Язмышыңа якты иңсен — Сакласын ут-судан Мәрхәмәтле Ходам! – Раббым, иркә яз гөлеңә Үзгәрмәс пакьлек бир, Дөнья керен тидермәслек Илаһи сафлык бир! Ялварам: тел ачкычы бир Сөю – имтиханда…