Үзең терәк бул – ул ялгыш
Атлау ихтималда.
Җирдә сине яклау өчен,
Күккә ашсын догам…
Шул догачыңны онытсаң,
Ак өметләрен хурласаң,
Кичерерме Ходам?!
…Бүген күңел – күккә илче,
Ышан: ихлас догам!
«Ир күңеле – таш, йомшармаса…»
Ир күңеле – таш, йомшармаса,
ул таштан су-яшь чыкмас! —
Тик хәмер йомшарта аны —
сәрхуш күңеле яшь тотмас…
Әмма хәмер түктергән яшь —
нидән тәмсез, болганчык?!
Таштан агып чыккан чишмә
якты сулы, саф, ачык…
Зурайгач болгата ямьсез
уймы күңел чишмәсен? —
Сабый чакта хыяллар саф,
пакь шуңамы күз яшең?
…Исерек уй, хыялдан үзең
еракта йөрт, йа Раббы! —
Юкса гөлләр касәсеннән
нәрсә эчтек – шәрабмы?
Коштай гүя дәва иттек
яшь йөрәккә таң чыгын —
Касә-касә гөл яшен без
эчтек ул чак талчыгып…
…Балачакка кайттыкмы соң? —
күңел саф, пакь чишмәле…
Яшьләрендә хәмер түгел,
кыңгырау чәчәк тәме!
Синең хат
Син әйт: кайчан кайтыр юлга чыгасың?
Арыдым көтеп, күңелне шом баса…
Колак салам гөрләвекләр таушына:
Синнән хәбәр булып яңгырый, ичмасам!
Син соң кайчан кайтыр юлга чыгасың?
Куркам: үзгәрсәң, элекке булмасаң?
Яз турында бик яраткан җырым бар, —
Шул җыр да никтер ишетелми, ичмасам!
Син, дим, кайчан кайтыр юлга чыгасың?
Табигать тотрыксыз: юлыңны су басса?
НЛОлар төшә, күбәйде күрәзә… —
Киләчәкне әйтсә икән, ичмасам!
Син әйт: кайчан кайтыр юлга чыгасың?
«Ахырзаман» да гаҗәпме «сил ташса»?
Кыйтгалар акса, аерылса халыклар?
Аңлашырга тел-ымнары калмаса?
Бәлки, акылга килербез, ичмаса…
Тәүбә! димен, афәтләр юк, булмасын!
Бу каргануым да үземнән узмасын…
Син әйт: кайчан кайтыр юлга чыгасың?!
Шәкерт бабамның яшел дәфтәрендә сакланган җыру
Кәгазем беттеме минем язарга?
Каләмемме тырный… әллә карам юк?
Синнән хәбәрләр көтәм мин, ерак Яр,
Шуңа барсы төшә кулдан – чарам юк…
Хыялымда – таудан төшеп киләсең
Су алырга чиләкләрең белән син…
Чишмә янында сусаган мин ул, Яр,
Бер догадай исемең миңа, беләсең…
Табылды кәгазь дә – ниләр язарга?