18+
реклама
18+
Бургер менюБургер меню

Рәдиф Гаташ – Гөлтуран / Гультуран (на татарском языке) (страница 13)

18
Нидер үрти эштә, өйдә һаман да… Ямь табалмыйм бу язда Казанда да. Китәр идем еракларга… ә кая? Шул каршы көч көтсә мине анда да: Качып булмаса аңардан кайда да?! Каләмем, дим, инде син дә сынма, йә, Түз инде тагын беразга, тыңла, йә… Бел: кыен бәхетен юллап язганда, Гүя соңгы өметенә таяна, — Шушы каләмгә ялвара кыз бала… Карышма, бишенче каләм, ташлама!

Сасна Пүчинкәсе авылы зиратында

Әкрен, әй, җил, тын да тыңла: Монда – Тукай әнкәсе… Чишмә җырлый… Гүя ул да Шул әнкәнең тәңкәсе, — Йә моңлы чулпы тавышы. …Кызларның судан кайтышы. (Тыңла, Шагыйрь әнкәсе!) Һәр татар кызы баш исен Бөек Ана кабренә; Шаулый каеннар… Ул инде Күчкән халык бәгъренә. Монда бары кабер ташы Сөйли: «Тукай әнкәсе…» Ә чишмәләр тынмый-җырлый: «Сасна кызлары, исән бит Мәмдүдәнең тәңкәсе, чулпылары? Мирас итте Якты моңын, ак күңелен Сезгә – Шагыйрь әнкәсе… Сездә – чулпы, тәңкәсе…»

1912 ел

Зәйтүнәнең Тукайга багышлаган догасы

– Мин Сезгә шундый теләкләр телимен: Язарга теләгән барлык шигырь юлларыгыз Үзләреннән-үзләре язылсыннар — Яңгырасын җиһанга җырларыгыз… Тик изгелектән яралсын ул җырлар, Пакьлектән: иманыгыз – уйларыгыз… Иң караңгы вакытыгызда да ташламасын Туганнан алып Сезне саклап килгән моңнарыгыз! Мин Сезгә ихлас теләкләр телимен: Сүрәдәй яңгыраса иде шигырь юлларыгыз, — Изге дин белән сугарыгыз! Кыскартсын юлны иң ерак хыялга, Йолдызларга җитеп хис кылларыгыз, Күкләргә тоташып «уй куллары» гыз, Шуннан нур белән кайтсын, дим, җырларыгыз! Тоташсыннар алар төп яшәеш җебенә — Уйларыгыз Чишә алсын чиксез мәңгелекнең серен… Догада кала татарның бер кызы — Шагыйремә шундый биеклек телимен! – Амин! – димен… Зәйтүнәдер – чын мөселман атым минем…

Борынгы бәет

Хәятта ачылып капка, Багъка – матурлыкка баксам, Хыял күлләренә батсам, — Дәрткә дәрман шул булырмы?