…Моны әйтә күптән мәгълүм фәкыйрегез —
Сезне күргәч «теле ачылган» шагыйрегез!
1913 елның җәе. Зәйтүнә Тукай каберендә
Халкың уяна… Сиңа соң
ул каян иңгән йокы?!
Шагыйрь, тор, кабрең янында
кем әнә Коръән укый?!
Исемен мактаган китабы —
чын Кәлямулла кулда;
Күз салмый аңа – яттан ла
ялкынлы сүрә укый!
«Васыят» еңне дәфенеңдә
яңгыратты муллалар.
Ул, кушып күк аятьләрен,
кыз хисен бергә – укый!
…Яд итәр гомере буена:
диварда рәсмең торыр!
Хаҗ юлын багышлар сиңа —
бел, Мәккәләрдә укый!
…Киләчәк әле күрәчәк:
табыныр чын кәгъбә – син,
Бу шуннан хәбәр – күр:
әнкәң яшедәй саф җан укый!
«Мәхәббәт сакчысы» киткән:
бу – Мәңгелекнең йорты,
Тузан күк гөнаһы юктыр —
керсез пакь иман! – укый!
Җирдә әллә Гайсәнеме
юган хатыннар өне?!
Татар кызы ул – кабреңә
фәрештәң килгән! – укый!
Инде, Тукай, нәкъ мамык күк
җиңелдер кабрең ташы?! —
Баш очыңда… әнә ярың —
Зәйтүнәң – Коръән укый!
Зәйтүнә Мәүлүдова-Рәсүлевага газәл-хат
Зәйтүнә ханым! Сезгә бу,
сезгә, Зәйтүнә ханым.
Гасыр ахырыннан хат барсын —
тагын мәдхия яздым.
Тукайга сез биргән илһам
чаткысы төште безгә —
Кабындым, сезне яд итеп,
ихластан уйный сазым!
Гүзәллеккә табынмаган кайчан, йә,
кайсы шагыйрь?
Сезне данларга телемдә энҗе-сүз
әллә аз? дим…
Байрон, Пушкиннар яр сөйсә —
шул хакта күпме роман!
Сезнең хакта да, ахрысы,
бер матур әсәр лазем?!
Сөенерме рухыгыз тик —
борчыйсыз димәссез бит?
Мин горур: татарча хисем,
Тукайча газәл яздым!
Халкым күңелендә бергә сез —
Тукай һәм аның яры…
Моннан да зур милли тәхет
бармы, Зәйтүнә ханым?!
Бабичка бер вариация-газәл
Тетрәп калды мәгълүмегез – хис колы:
Мандолинда… җанда уйный – Кыз кулы!
Нурланды бүлмәм, яп-якты өстәлем —
Моңарчы тарау яткан кәгазь тулы.