Җанланды зәгыйфь сурәт – ут алынды! —
Җәбраилнеңме канаты кагылды?
Ачыкланды гомер алда: максатка
Гүя кинәттән туры юл табылды!
Җырлады җан, уй-фикерләрем ташты,
Рәсүлемә вәхи килгәндәй булды!
Арынды гөнаһ уеннан яшь хисем, —
Гүя җаннан әнкәм догасы узды!
…Миңлебай, әллә Әхмәтме? Абзыйлар?
«Алиһәм!» дим киндер күлмәкле кызны…
«Аңладым, ниһаять! Сез күз бугансыз…»
Аңладым, ниһаять! Сез күз бугансыз,
Кара китаптан дәрес укыгансыз!
Югыйсә акыл җуйдырган сихерне —
Шундый сүзләрне каян Сез алгансыз?!
Аһ ул җырлар! Чын булмагач наз, уты —
Икейөзлелектән Сез көч тапкансыз!
Фәрештә канаты белән сыйпагач,
Күз дә йоммый, чын иблискә саткансыз!
Эссе хис кочагында йоклатып,
Тантана итеп, упкынга аткансыз!
Ни максат белән дип, юләр, баш ватам:
Тагын бер җанны гөнаһка тарткансыз!
Каян дисәм чын мәхәббәткә нәфрәт,
Ярата белгән өчен үч алгансыз!
Шул көе әле үзегез җырда Сез,
Янәсе, сөттән – ак, судан пакь калгансыз!
Ничек акланырга белми ихлас Хис,
Ник көчле ул шулай Чыннан – ялган сүз?
…Ә ник үзем башны алып качалмыйм?!
Ник кирәк мин – җибәрмисез һаман сез?!
Синең газәл
– Болытлар, юлыгыз кая,
Казангамы, әйтегез?
Туган якларыма җиткәч,
сагынганым әйтегез!
Болытлар, кадерлем нишли,
күрерсез, бәлки, аны?
Һәр хәбәрен көтеп алам, —
табынганым әйтегез!
Ул рухымны күтәрәчәк,
чын сөюнең сакчысы!
Мин генәме, дуслары күп
монда аның, әйтегез!
…Тик һаман да шундый калсын,
заман дип үзгәрмәсен:
Ак хыялларда балкытсын
ихлас җанын, әйтегез!
Шау-шулы металл музыка,
«рок» лардан Моңны яклап,
«Биек тауга менәмсең» дип,
еш җырласын, әйтегез!
Дөньясы шундый: күп бүген
хиссезләр, эшкуарлар…
Биектә калсын – юлыннан
тайпылмасын, әйтегез!
…Болытлар, аны, дусымны,
тиз көндә күрерсезме?
Уралда матур ядкяре
сакланасын әйтегез!
«Дидең: Ышанам ки, тагын…»
Дидең: «Ышанам ки, тагын
синең йөрәк буш түгел.
Гаҗәпмени? Буш икән ул синдә —
димәк, хуш түгел!