18+
реклама
18+
Бургер менюБургер меню

Рәдиф Гаташ – Гөлтуран / Гультуран (на татарском языке) (страница 29)

18
…Кайт, Ләйлә… Тик җырымда бул, җанымда, — Хыял газабыннан соң җиңеллек бир. Шагыйрең җаны Хакка бер ирешер!

«Күнегә алмам сәер бу Җиһанга…»

Күнегә алмам сәер бу Җиһанга: Йә, ни генә үзгәрмәс бүген анда?! Ай тотыла… планеталар парады, Нишләр мескен иске бу Җир корабы? Кешедә мәңгелек гөнаһ! – сизелә: Көн саен сугыш, һәлакәт, зилзилә… Ачулымы Кояш? Нуры агулы… Якынаямы – шул дөнья ахыры? …Ни уйларга, кадерлем, белмәгәнгә, Әйттем: – Болар – мин Сине көнләгәнгә. Ярамыйдыр нахак сүз пакь җаныңа? Җәзадыр шул хаксыз елатканыма?! Йә җавап бу, Яр, Син горур булганга? …Бик еш, сизми дә, җанымны кыйганга? Гаҗәпмени булса?! Чиксез Җиһан ла!

III. Газәлләр диваныннан

Безне нык үзгәрткән дөнья, Башка син уеңда да… Кабатлыйм: димәк, язмыш шул… Әбәлки, язмыш түгел?! Беләм: мәңге күңелемдә Көләч сурәтеңяшәр… Соңлап килсәдәярату, Ул – бәхет, ялгыш түгел…

«Кайда ул ил? Илтә нинди юл? – Туран…»

Кайда ул ил? Илтә нинди юл? – Туран… Баглымы шул илгә исмең, Гөлтуран? Төрки ватан, Ана йорт – изге җирнең Эзен күммәгән бит вакыт – ком, буран? Тарих итеп бактым синең Күзләргә, — Мәңгенең рух язуын кем укыган? Чүлләр илен, гөлсәхра, җил хәтерен Уятсын диптер, Хак сине бар кылган?! Синең аша җанкавемнәр эндәшә: Төркиләр! Сибелгән чәчәк-гөл сыман… Чин-дивардан Әдрәнгәчә уйнаклый Бабайлар даны, тузаны – үз томан! Айнымас Иран шөһрәтле Туранның Горур ярлар калдырган илһамыннан. Төрки гөлләр исен онытмас Гаташ: Милли дөнья исмеңдә үк: Гөл… Туран!

Каләмгә газәл

Сүзем сиңа, гаүвасым, әй, җитез каләм, Тагын сине кара «диңгезе» нә салам. Сулыш ал да озын итеп, чум төпкәрәк; Анда бер-бер кыйтга, бәлки, – күндер сәлам. Савыт тирән, иркенләп йөз, озаклап йөр, Нәрсә тапсаң, ләкин уртак булыр, фәлән… Гәүһәр эзлә түзем белән, әнкәй сүзе: «Энә белән кое казу авыр, балам…» Мин җибәрдем бу дөньяга, кыен юлга, Мин җаваплы, һәлак булсаң шунда, каләм!

Мәҗнүн-ХХ

Моны язды фәкать сезнең фәкыйрегез, Сезгә мөкиббән ки күптән әсирегез. Сезгә тик бер якты булсын юлыгызда Фәкыйрь җанын факел иткән шагыйрегез. Өрегез дә сүндерегез ул факелны: Билгесезлектән тик мине коткарыгыз. Янсын әйдә җир өстендә балкып бары Һичкем буе җитмәс бәхет утларыгыз.