«…Ә нинди көч хуҗа минем җаныма?..»
Сөен: хәзер син бар – хуҗа рухыма,
Һәр гөнаһтан өстен язмышым шуңа.
…Ә нинди көч хуҗа минем җаныма?
Һәр ике дөньяда булыр ядымда?
Ничә дистә денсез-имансыз еллар
Мең гасырлык пакь диннән аердылар!
Әмма илаһ иттек без туган телне,
Газиз кавем, җандагы ватан-илне…
Шулай бугай үзебезне сакладык.
Җанны бөтенләй гөнаһка атмадык!
Фәрештәдәй ак калдым дип әйталмыйм,
Саклады тик пакь күңеле әнкәмнең…
Һәм яр итте илһам милләт баласын,
Хәзер дә, рух, шуңа тугры каласың!
…Ярның бар үз рух хуҗасы, дөньясы…
Тик үзгәрмәс – аңа Гаташ догасы!
Кайт, Ләйлә!
(Цикл)
«Гүя лалә йөзендә тап-миңеңне…»
Гүя лалә йөзендә тап-миңеңне
«Сөю мөһере» итеп Ходай бирдеме? —
Ташкын чәчләр япкан ап-ак муеныңны —
Хаува тәне дә шундый пакь идеме?!
Лаләгә тиң йөзеңдә йолдыз-миңне
Күреп, күккә ашкан – шашкан тик минме?
Күпме яшь Адәм чын сурәт-Сүз эзләп,
Кичте дөньядан – тапмаган өченме?!
Яшь лалә-яр сере – табышмак тап-миң!
Уза гомерем… мин дә бер җавап тапмыйм…
Эзләүләрдә элгәрләрдән уздырдым:
Миңъяр дип, ник алмыйм тәхәллүс-ат мин?
Шуңа, бәлки, моң бар миңле йөзеңдә!
Якты моң катыш чал Гаташ сүзе дә:
Лалә йөзең, миңең, күзләрең үптем;
Гөл исле җырлар калсайде эземдә!
«Тигезсез без! Үз-үземнән оялам…»
Тигезсез без! Үз-үземнән оялам:
Җырда да мин, ахры, тиңең булалмам! —
Сиңа ошармы ул? Нидер җитми күк,
Сизәм, сурәтләр ачылып бетми күк.
Төзәтерсең күреп бер көн хатасын:
Бүген мактаганнан ялгыш табарсың!
…Аксакалга бу шөбһә-шик ятмы соң,
Яшь гүзәлдә күрсә үз илһамчысын?
Ул – шагыйрә һәм, шиксез, өстен булса?
Гаҗәпмени каршылыклы хис туса?
…Ләйлә шигырь язганмы? Чүлләр дәшми,
Ул Мәҗнүне газәлләрендә яши.
Булган бездә, кем, яр-шагыйрәләр дә:
Төркиләрдә тиңсез Надирәләр дә!
Шулар янында дип синең урының,
Алдан күрүе бу, бәлки, җырымның?! —
Киләчәгең белгәнгә ул оялган…
Бөек бул, яме?!
Мин инде булалмам…
«Куркытмыймы алда имтиханың, Яр?..»
Куркытмыймы алда имтиханың, Яр?
(Очрашуны көттерү ихтималың бар!)
Тапшырырсың: мин ышанам акылыңа,
Сөйләрсең төрки дәүләтләр хакында.
Яд итәрсең олуг зат – хәкимнәрне,
Якларсың мәхәббәт колы – ирләрне.
Кыйммәтле дип алтыннан, сөю хисен
Олыларсың, – гүя пәйгамбәр исмен.
Мисал итеп халкыбыз сүз сәнгатен,