18+
реклама
18+
Бургер менюБургер меню

Рәдиф Гаташ – Гөлтуран / Гультуран (на татарском языке) (страница 26)

18
Фаҗигале Бөек юлны узганда!

«Кабат-кабат сорыйм йөрәк хәлеңне…»

Тик бер сүз… аһ, авыр кагылды: Йөрәк кара шәлен ябынды. Кабат-кабат сорыйм йөрәк хәлеңне: – Син алдыңмы аннан кара шәлеңне?! Һаман уйлыйм: яшь бер хискә ник матәм? Ул килешми сиңа – чынын мин әйтәм… Ал ул шәлне – кара төстән ерак йөр… Синдә керсез, йолдыз затлы йөрәк, бел… Биеккә ул ашсын тиңсез нур булып, Сөя белмәгәннәр калсын хур булып… Бөек горурлыгын Кызның – балкыштан Таныганнар көнләшсен ак язмыштан! Кош юлына күтәр якты хисеңне: Мин гел шуннан эзләргә әзер сине! …Һәм күрсәң сәҗдәгә егылган мәлемне, Алдыма ташла шул кара шәлеңне!

Сәяхәттән экспромтлар

Нинди булыр язмыш алда? Сорыйк дулкыннардан. – Мине борчымый бу, – дисең. Җилләр әйтә: – Ял-га-а-н! Җанда Үткәннәрдән безнең Күпме гамь-моң калган. «Миндә юк…» – дигән сүзеңне Яңгыр юсын: – Ял-га-а-н! Хис Иделдәй ташкан бүген, Ә иртәгә? Аннан? – Миңа барыбер, – дисәң, Күк Күкрәр озак: – Ял-га-а-н! …Иделдән Чулманга кердек, Көн ачылмый һаман. Уйлыйсыңмы: йөзәбез, дип, бүген Без Чулман өстендә? Йөрәкләр ул шулай Мәңгелектә — Тыныч кына аккан бер халәттән Ярсуга күченә. Күр: сөйләшә сәях ике йолдыз Чиксезлек эчендә. Безнең йөрәкләр ул балкый бүген Төнге Җир өстендә — Мәңгелек эчендә…

«Ник җаныңа үталмый җан – аңладым…»

Озак янып көйдем, әмма түздем, Сөйдем! – хәзер миндә шундый җан: Сыйган гүя аңа Илаһ үзе, — Кар түбәле мәгърур тау сыйган! Ник җаныңа үталмый җан – аңладым: Текә тавың – менеп җитә алмадым… Салкын биеклек – кыялар илаһы; Ни аңа наз, йөрәк эндәше, аһы?! Элек янартау булып, ут аткан да Катып калган – шомлы ташлар ул тауда… Кар аклыгы кисә гашыйклар күзен: Биеклектә юк хәтта кошлар эзе. Шулай икән, ник хыял анда оча? — Сөю эзләпме боз тауны уй коча?! Зәңгәр кыялар – язмышым, аңладым: Җитә алмамдыр… һәм китә дә алмамын!