18+
реклама
18+
Бургер менюБургер меню

Рәдиф Гаташ – Гөлтуран / Гультуран (на татарском языке) (страница 24)

18
Алдында гөлләр, җан өргән кем тыны? Кулында саз – алтынмы аның кылы? — Сихри көеннән тын калган табигать; Кайда дәшәсең, яр, шул моң аркылы? Кичке кояш алсулый сахра-кырны, Чиксезлек бу – юк башы һәм ахыры… – Дөнья, яшәү, сөю – бөек, илаһи! — Дисеңме, яр, миңа сурәт аркылы? Мәңгелеккә юл суздыңмы, яр кулы?!

«Шәрабым соң сиңа агумы булды?..»

Шәрабым соң сиңа агумы булды? Утырганмы балым — Ачымы булды? Тетрәнеп, мин гөлчәчәккә кагылдым — Бәхетемнең, аһ! шулмы ахыры булды? Сусын тапмас, ут капкан хәлгә тардым. Ялкынланып үз гөлем – дөрләп яндым… Тигезсезләр! – нишләдек: бер үбү бу… Яшь йолдызга бәрелеп җан, көлгә калдым!

«Нинди сер соң бу юлларда? Уйланам…»

Һәм өзелеп төште яшел, Өлгермәгән зәйтүн-җимеш. Инде насыйп булмас аңа Пешү агачында килеш… Нинди сер соң бу юлларда? Уйланам… Ни кагыла күңел-кылга? Моңланам. Җирдә юкса аз мәллә үкенечләр — Өндә дә һәм төштә дә шундый хисләр! Сөюең белән хушлашу яшь көе… Яшьлек белән саубуллашу, яшь коеп… Чынга ашмый сүнә җанда хыяллар, Чәчәк аталмый, өметләр сулалар. Әверелсә гомерең гамь үзәгенә, Фаҗигаләр күчә җыр йөрәгенә! Иҗат бәхете, дип тә сөйлиләр, имеш. Ә бит бәгырьдән өзелә һәр җимеш!

«Ни әйтим мин?..»

Ни әйтим мин? Беләм: Җирдә үз юлың… Әзер, димен, Сиңа җылы сүз, кулым… Таяныч ул! — Юл башланмый хуплаусыз. «Бәхетле бул!» Дип кабатлыйм туктаусыз. Биеклеккә Ашканыңны күрсәмче! — Бер көн күккә Сәер кошым күчкәнче… Әйт, кая дип Рух канатың җилкенә?! Моратка бит Ирешү – Хак иркендә… Тугры һаман Сиңа догам – Каләм, сүз… Шулай калам — Ихлас җанга таян, Кыз!

«Кызлар, быел һәммәгез ут чәчлеме?..»

Кызлар, быел һәммәгез ут чәчлеме? Сары көнбагыш сез – Кояш чәчтеме Йөз-чәһрәгез тирәли ул төсләрне? Яшьлек алтынымы назлый күзләрне? Ничәгезне мин, тик Аңа охшатып, Күбәләктәй, якын бардым, җан атып. — Ничә күлмәк иясен (аллы-гөлле!)