Тик матурлык күрәм аның эчендә:
Карасы бардыр – табынам тик акка!
Мин шулкадәр уйлыймын синең хакта —
Килерсең күк син дә минем халәткә…
Шул халәт өчен мин үләргә риза, – тик
Мәңге яшәргә телим синең хакка!
Йә, үзең соң ни әйтерсең бу хакта?!
«Кайт тагын да шигыремә май кичендә!..»
Кайт тагын да шигыремә май кичендә!
Вагыйф[4] ны яттан сөйләвең исемдә,
«Күпләрне оныттым бугай» дисең дә
Яшисең син төрки моңнар өчен дә…
Кайт яңа шигыремә май кичендә!
Сагынып сине, лаләләр күз ача,
Казанда нәркисләр хәлеңне сораша.
Яшел яз! Йөрәкләр серләшә очрашса
(Карт күңел гөле дә үрелә Кояшка?),
Кайт: сине сагынган гөлләр күз ача…
Булса да уеңда диңгез, фонтаннар…
Ак шомыртлар – илдә, түгел анарлар.
Саф татарча яңгырап, аһәңсазлар,
Гашыйк җырын сиңа җиткерсен алар, —
Ә Казанда сагыну хисен – фонтаннар.
Килде чәчәк ату вакты кешегә! —
Суытса да кинәт, күңел төшермә,
Кырау төшермә тик бәхет хисеңә!
Җилгә әйт, кагылса ут-чәчеңә,
Исен китерсен сагынган кешеңә!
Кайт Казанга – шигыремә! – май кичендә,
Вагыйфка гашыйк итәрсең мине дә,
Йөрик шигъри лаләләр, моң эчендә,
Тугры булып төрки дөнья хисенә
Казанымда – гаҗәеп май кичендә!
«Гүя айнып китте җырым…»
Гүя айнып китте җырым:
Кем әле илһамчысы?
Багышланды кемгә – җанда
Яшемнең соң тамчысы?
Тәкәббер салкын ярнымы ул
Аңлар дип җан ышанган?
Сәгыйть Рәми «Җәмилә»се…
Шәүләсенә охшаган
Гүзәл тән…
Шуңамы, озак
Табынганмын, бакканмын?
Күккә ашып, илһам көтеп,
Гакылымнанмы шашканмын?
Тәңрем, ярамыйдыр ул – кызга,
Илаһ санап, баш ию?
Потка табыну – бер гөнаһ,
Бөек языктыр Сөю!
Шул юлга багышланган җан, —
Рух түгел, хис ялчысы
Түгелме мин? Бәлки, рәшә —
Алдап тарткан яктысы?
Гүя айнып уйлыйм: болай
Яшәвем, бәлки, оят?
Хыял – тик чынлыктан шәүлә,
Сөю дә алдану мәллә?!
Соң кабат, Дөнья, уят!
Синең бүләгең – Ләйлә сурәтенә
Ләйлә сурәтен бар кылды яр кулы! —
Шуның белән фәкыйрь җанны хан кылды:
Рәсемдә тиңе юк гүзәл… Ходаем!
Ни әйтәсең, яр, син Ләйлә аркылы?