18+
реклама
18+
Бургер менюБургер меню

Рәдиф Гаташ – Гөлтуран / Гультуран (на татарском языке) (страница 22)

18

«Ниндидер төпсез коеда калганмы…»

Ниндидер төпсез коеда калганмы Яшьлек ядкярең – бәһасез балдагың? Төштең, эзләп, нинди уй чоңгылына, Алып чыгыйм сине, кереп анда мин? Табылырмы җуйган балдагың кабат? Йөзеңә көләч яз нуры кайтырмы? Яшерен сереңә – күңелеңә тимичә, Яратырга телимен син матурны. Оныттырыйм – дәва булыйм яраңа, Гашыйк җыры биеккә дәшсен сине. Әйт, ничегрәк коткарыйм уй-упкыннан, Кайтарыйм синең шат, гамьсез хисеңне? Ниндидер тирән коеда калган күк Әллә күңелең синең, әллә балдагың — Табармынмы? Бүген мин ул упкында Аздан гына үзем торып калмадым. Яшьлегем яктысын күрдем анда мин!

«Яшь яр, миңа нигә ишегең бикле?..»

Яшь яр, миңа нигә ишегең бикле? Ачылмасмы – көтсәм дә таңга тикле? Әллә бәхетемнең киче дә җиттеме? Күңел көнем әллә үтеп тә китте? Яшьлекнеңме ишеге җанга бикле? Ялынырга, бәлки? Кайчанга тикле? …Хисләр язы, ул син идең түгелме? — Җәем үтеп, әллә көзләр дә җитте? Яшәүгә дә ишек бер булыр бикле: Сиздермичә куярлар авыр бикне. Бәхет хисең җуйсаң, гомер дә үтәр, Бәхет – нәкъ синең сөю… ник тиз бетте? Ишегең, дөнья, китсәк без, гел бикле: Ачылмас ул мәхшәр көненә тикле. Җанына кертми елатсын бүген яр, — Яшәү – бәхет! Үкенеч: гомер чикле. Әйтче син, яр! Ни фал: ишегең бикле?!

«Гаебем синең алда зур: чал чәчем…»

Гаебем синең алда зур: чал чәчем — Сөеп шактый яшәдем җирдә, яшим… «Мәхәббәт җәмал[3] сорамый» дигәннәр, Сорамыйдыр шулай ук йөрәк яшен?! Сагышлымын ләкин: җанның бар моңы — Табигый, бик татлы ул – яшь яр моңы! Гаебем синең алда шул: олыгаю… Кайсы урманга озатыйм «аю» ны? Көләдер күк миннән Җир, күрәдер күк: – Тиңме сиңа яшь йолдыз? – диядер күк… Яшәргә ашкынган, сөяргә ашыккан Гомер инде «ялгыш» ын сизәдер күк… Гаебем шул: яшь матурны күргәнмен, Чал башны игәнмен аңа – сөйгәнмен… Бәс, иелә, хәтта тезләнә алгач, Каткан карт агач та түгел икәнмен! Әллә җанны юкка кыйныйм микән мин?!

«Ник шулкадәр уйлыйм мин синең хакта?..»

Ник шулкадәр уйлыйм мин синең хакта? Уйларымнан исереп, елыйм хәтта! Җаннан таша моңнар, җырлар агыла, Иң бәхетле Җирдә миндер шул чакта! Мин шулкадәр еш уйлыйм синең хакта! Ходайдан, дим, син бүләктер хәятка. Мондый бәхеткә ни өчен лаек мин? — Гашыйкларга вәзир дә түгел хәтта… Мин шулкадәр саф уйлыйм синең хакта! — Шул сафлыкны дөньяда тоям хәтта.