реклама
Бургер менюБургер меню

Мухаммет Магдеев – Сызып ак нур белән… / Озари душу светом… (страница 10)

18

Галимҗан Шәрәф[1]

Күренекле лингвист, этнограф, тәнкыйтьче һәм педагог Галимҗан Шәрәф 1896 елның 25 декабрендә Татарстанның Тәтеш кантоны Урта Балтай волосте Аксу авылында крестьян семьясында туган. Башта авыл мәдрәсәсендә, соңыннан Казан мәдрәсәсендә укыган. Казандагы 2 нче реаль училищены бетергән. 1916–1917 елларда ул Петроград Аралашу Юллары инженерлары институтында укый. Шул ук вакытта Петроград мөселманнары комитеты каршында яралы һәм авыру сугышчыларга, сугышта үлгәннәрнең семьяларына ярдәм оешмасында эшли. Ләкин инженерлар институтында укытуның куелышы аны канәгатьләндерми. Ул Петроград университетына ирекле тыңлаучы булып йөри һәм анда профессорлар Бартольд, Гураев, Смирнов, Щерба, Кареев, Платонов, Владимирцев, Жуковский, Крачковский, Самойлович курсларын тыңлый. Профессор Самойлович җитәкчелегендә төрки халыкларның тарихын өйрәнә. Белемгә омтылган яшь егет Петроград китапханәсенең бетмәс-төкәнмәс хәзинәләре эченә чума. Шунда ул татар һәм башка төрки халыкларның тарихы буенча монография әзерли.

1917 елда ул Казанда политик-агарту оешмаларында эшли. 1918–1920 елларда Г. Шәрәф Үзәк мөселман Хәрби коллегиясендә фәнни эшләрдә һәм соңрак статистика-картография бюросында мөдир булып эшли. Этнографияне яхшы белгән Г. Шәрәф 1920–1923 елларда – Татарстан Республикасы Мәгариф Халык Комиссариаты каршында Академик үзәкнең Көнчыгышны өйрәнү бүлеге мөдире, шул ук елларда эчке эшләр халык комиссары янында административ бүленеш мәсьәләләре буенча консультант. 1920–1926 елларда ТҮБК каршында шул ук мәсьәлә буенча консультант, 1922–1924 елларда Татар телен гамәлгә ашыру буенча ТҮБКда гыйльми секретарь. Г. Шәрәф татар республикасының территориаль чикләрен теоретик нигезләү буенча күп эшли. 1920 елда Татарстан Автономияле Республикасын төзегәндә, нигездә, Г. Шәрәф проекты кабул ителә. 1923–1924 елларда ул – Татарстанны административ бүлү буенча Госплан члены. Шул ук елларда ул профессор Победоносцев белән берлектә Татарстан волостьларын эреләндерү буенча эш алып бара.

Галимҗан Шәрәф Казан университетының тарих-филология факультетында укый, ләкин аны бетерми кала. Рус, татар, төрек, гарәп, немец, француз телләрен (үзе тутырган анкетада баштагы икесен генә «яхшы беләм» дип күрсәтә) белгән галим 1919–1920 елларда Казанда хезмәт мәктәбендә, 1921 елда Көнчыгыш академиясендә укыта. 1922 елдан башлап, ул Көнчыгыш педагогия институтында. Шул ук вакытта ул әдәбият мәсьәләләре белән дә кызыксына, Г. Тукай әсәрләренең русча басмасына сүз башы яза. 1927 елда Көнчыгыш педагогия институты галимнәре, Г. Шәрәфнең бөтен фәнни хезмәтләрен тикшереп, аңа фәнни рецензияләр, отзывлар язалар. КПИның милли лингвистика бүлеге мөдире Г. Абдрахманов Г. Шәрәфнең хезмәтләренә югары бәя бирә. Аның рецензиясенең ахырына, «Бу бәяләмә белән тулысынча килешәм» дип, күренекле галим Җ. Вәлиди кул куя. 1930 елда СССР Фәннәр академиясенең член-корреспонденты профессор В. А. Богородицкий Г. Шәрәфнең лингвистика өлкәсендәге тикшеренүләренә югары бәя бирә. Г. Шәрәфнең «Сонорная длительность татарских гласных» исемендәге хезмәте чит илләрдә дә таныла. Күренекле лингвист А. Мейллет аның бу хезмәтенә, югары бәя биреп, рецензия яза. (Bulletin de la Soc. de Lingu de Paris. – № 91. – 1930, 233). Татарстан Республикасының 6 еллыгы уңае белән Татарстан Үзәк Башкарма Комитеты председателе Шәймәрдәнов, Татарстан Халык Комиссарлары Советы председателе Габидуллин Галимҗан Шәрәфне котлыйлар. Котлау кәгазендә мондый сүзләр бар: «…Считаем справедливым отметить Вашу работу как работника, проявившего за долгие годы выдающуюся трудоспособность, проникновение сущностью и духом советской власти, глубокую и органическую преданность делу возрождения угнетённых национальностей и постоянную готовность отдать свои знания и свои силы на благо трудящихся, на укрепление взаимного доверия между рабочими и крестьянами татарской и русской национальностей. Мы приветствуем Вас как представителя лучших трудовых сил нашей молодой республики и правительственного аппарата Татарской Советской социалистической Республики, в частности, и за Ваши труды выражаем искреннюю благодарность». Профессор Богородицкий, үзенең фәнни эшчәнлегенә 50 ел тулгач, ялга чыгарга җыена һәм ВПИның директорына үзе урынына, һичшиксез, Г. Шәрәфне калдырып, аңа профессор исеме бирү кирәклеген яза.

1935 елның 17 декабрендә Г. Шәрәфне, профессор Богородицкий урынына калдырып, Эксперименталь фонетика кабинеты мөдире итеп билгеләргә дигән приказ була.

Яңа шартларда иҗат эшен киң җәелдергән Г. Шәрәфкә бу урында озак эшләргә туры килми. Шәхес культы обстановкасында ул гаепсезгә кулга алына. 1937 елның 23 маенда КПИ директорының «доцент Г. Шәрәфне һәм ассистент М. Сафинны…, НКВД тарафыннан кулга алыну уңае белән, институтның фәнни хезмәткәрләр исемлегеннән чыгарырга» дигән приказы була[2].

1947–1949 елларда Г. Шәрәф Татарстанның Апас районында укытучы булып эшли. Ул 1950 елда Казанда үлә.

Г. Шәрәфнең тарих, этнография, лингвистика, әдәбият һ. б. тармаклар буенча күп кенә хезмәтләре бар. Ул Казандагы татарчылык һәм Археология җәмгыятьләренең члены булып эшләгән.

(Язылу вакыты күрсәтелмәгән.)

Галимҗан Нигъмәти турында кайбер яңа материаллар[3]

Татарстан китап нәшрияты 1958 елда күренекле әдәбият белгече Галимҗан Нигъмәтинең «Сайланма әсәрләр» ен чыгарган иде. Бу җыентыкта аның бары тик татар әдипләре иҗатын тикшерүгә багышланган тәнкыйть мәкаләләре, монографик хезмәтләре генә тупланып бирелде. Соңгы елларда әдәбият галимнәребезнең һәм тәнкыйтьчеләребезнең аерым мәкаләләрендә дә Г. Нигъмәтинең әдәбият фәне өлкәсендәге хезмәтләренә шактый тулы, төпле бәя бирелде. Ләкин, кызганычка каршы, Галимҗан Нигъмәтинең тормыш юлы һәм иҗтимагый эшчәнлеге турында без бик аз беләбез; «Сайланма әсәрләр» дә аның тормыш юлы турында нибары бер бит материал бирелгән. Галимҗан Нигъмәтинең иҗтимагый эшчәнлеген ныклап өйрәнү аның әдәбият фәне өлкәсендәге хезмәтләрен яхшырак аңлау өчен дә ярдәм итәр иде. Чөнки Г. Нигъмәтинең әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче булып формалашу юлы шактый үзенчәлекле һәм гыйбрәтле.

Уфада «Галия» мәдрәсәсендә укыганда ук, Г. Нигъмәти Г. Ибраһимов, М. Гафури, Ш. Бабич, Ф. Сәйфи-Казанлы кебек күренекле әдипләр белән очрашып яши һәм, шул вакытлардан башлап, әдәби иҗат эше белән кызыксына. Башкорт шагыйре Сәйфи Кудаш белән бергәләп алар «Парлак»[4] исемле кулъязма әдәби журнал чыгаралар. Яшь шәкерт Нигъмәти үзенең беренче өйрәнчек шигырьләрен шул журналда чыгара. Октябрь революциясе җырчысы Шамун Фидаи да (Касыйм Шакирҗанов) «Галия» дә Г. Нигъмәти белән бер чорда укыган. Нигъмәтигә бүләк иткән рәсеме артына ул болай дип язган: «Галимҗан иптәш! Менә бу рәсем сиңа бөек инкыйлабның көчле дулкыннары арасында гөрләшеп яшәгән, тормыштан риза булмаган, ләкин киләчәккә өмет баглаган Касыйм Шакирҗанның мәңгелек истәлеге.

«Галия» дә сыйныфташлар».

Октябрь революциясен Нигъмәти һичбер икеләнүсез кабул итә һәм революциянең беренче елларыннан ук җиң сызганып яңа тормыш төзү эшенә катнаша. Башта берникадәр вакыт Г. Нигъмәти Көнчыгыш фронтта 5 нче армия каршында чыга торган «Кызыл яу» газетасында эшли. «Кызыл яу» 5 нче армиядә татар телендә чыга торган бердәнбер газета була. Газетаның 1919 ел, 3 март санында шундый бер хәбәр басылган: «Кызыл яу» идарәсеннән безнең шушы хатыбызга урын бирүен үтенәбез, – диләр аны язучылар. – Революциянең барышында һәм, гомумән, тарихи үзгәрешләрдә, бигрәк тә хәзер – Җир йөзендәге көнкүреш бөтенләй икенче бер юлга салынып, яңа дөнья төзелеп яткан бер дәвердә – бер партиянең дөньяга чыгуы, икенче бер партиянең бетүе яисә ике партиянең берләшүе тарихи вакыйгаларның теләве белән килеп чыккан эшләрдер.

…Иҗтимагый революция юлында сәяси пакьлек белән эшләү намына без, түбәндә кул куючылар, сул эсерлар партиясенең татар-башкортлар оешмасыннан чыгып, коммунистлар (большевиклар) партиясенә керергә карар бирдек».

Хатка кул куючылар арасында Г. Нигъмәтинең дә имзасы бар.

«Кызыл яу» газетасында эшләгәндә, Нигъмәти, политбүлек кушуы буенча, Колчак гаскәрләренә ташлау өчен листовкалар да язып бастыра. Соңыннан аларны аэропланнардан дошман тылына ташлыйлар. Аларны әлегә таба алмадык. Бер Г. Нигъмәтинең эшчәнлеген бәяләү өчен генә түгел, шул еллардагы революцион көрәшне өйрәнү өчен дә алар чиксез кыйммәтле документлар була алырлар иде. Бер дә юкка гына ПУР (Политическое управление Революционного военного совета Республики. – Г. Х.) Көнчыгыш фронтның политбүлегенә «Дошман тылына аэроплан белән сезнең частьлар тарафыннан никадәр әдәбият ташланганын һәм бу эшнең даими яки очраклы рәвештәме икәнлеген ашыгыч хәбәр итегез»[5] дип, телеграммалар җибәрмәгәндер?!

Бу листовкаларның Колчак армиясен таркатуда нинди зур роль уйнаганлыгын тагын бер документ раслый. Көнчыгыш фронтның политбүлек начальнигы Үзәк Комитетка җибәргән хатында: «Дошман ягыннан качып чыккан солдатлар аэроплан белән таратылган «Коралларыгызны ташлагыз, бирелегез!» дигән листовкаларның бик кирәк икәнен раслыйлар»[6], – дип яза. «5 нче армия татар-башкорт кызыл яулары арасындагы эшләребез»[7] дигән мәкаләсендә Х. Гайсин шул ук фикерне куәтли: «Болардан башка, тагын Колчак тарафыннан көчләп мобилизовать ителгән татар, башкорт егетләрен безнең якка чыгарга өндәп, шуралар хакимиятенең нинди хакимият икәнлеген аңлатып, аны аклар тарафыннан ыргытылган пычраклардан уеп, эшче вә крестьяннарның гына файдасын күзәтә торган бер хакимият икәнлеген төшендерергә тырышып, «Өндәү» исемендә үзләренә махсус газета чыгарып, төрле хитабнамәләр язып, фронт аша аэропланнан ыргыттырды».