реклама
Бургер менюБургер меню

Мухаммет Магдеев – Сызып ак нур белән… / Озари душу светом… (страница 12)

18

Милли кадрлар үстергәнсең дип гаепләргә тырышсалар да, миннән укыганнар чын совет кадрлары булып эшлиләр. Бу хәл миңа һәм миндә укучыларга яла ягарга теләүчеләрнең үз пычраклыкларын ача торган факт түгелме? Мөмкин булса, миңа бераз кәгазь һәм каләм җибәрерсез әле, ягъни лагерьга… 1940 ел, 20 февраль».

1958 елда чыккан «Сайланма әсәрләр» дә Г. Нигъмәти 1941 елда үлгән, диелә. Ләкин соңгы мәгълүматларга караганда бу дата дөрес түгел. Нигъмәтинең соңгы еллардагы тормышын өйрәнеп, без шуларны ачыклый алдык: Сталинград янында каты сугышлар барган вакытта, 1942 елның көзендә, 2326 номерлы хәрби госпитальгә бик нык авыру хәлендә бер хәрби кешене кертеп салалар. Госпиталь Дон буендагы Клец Почтовский авылы тирәсенә урнашкан була. Палатадагы санитарка бу авыруның берничә көн буена үзенә игътибар иткәнен сизә. Берничә көннән соң авыру санитарканы чакыртып ала да:

– Сез Казаннан түгелме? – дип сорый. Бу кеше профессор Галимҗан Нигъмәти була (санитарка – ВПИ ректоры, соңыннан ТАССР Мәгариф халык комиссары Галә Ходаяровның кызы Хәнифә Ходаярова. Ул хәзер РСФСР Статистика идарәсенең Татарстан бүлегендә экономист булып эшли).

«Озак сөйләшеп утырырга туры килмәде, – ди X. Ходаярова, – Галимҗан абый бик нык авыру иде. Ун көнләп ятканнан соң, без аны тылдагы госпитальгә эвакуацияләдек. Соңгы хәленә караганда, берничә көн генә яшәрлек иде». Шулай итеп, Нигъмәтинең соңгы язмышы ниндидер юллар белән Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына килеп тоташа. Болардан чыгып, без инде Галимҗан Нигъмәти 1942 елның көзендә Сталинград янында совет гаскәрләре фашистларга каршы җимергеч һөҗүмне җәелдергән көннәрдә фронтта үлгән дигән нәтиҗәгә килә алабыз. Кызганычка каршы, хәрби архивлардан эзләнүләр Нигъмәтинең соңгы көннәре турында берни дә бирмәделәр әле.

Солтан Рахманколыйның иҗат эшчәнлеге[18]

Әдәбият тарихына кагылган хезмәтләрдә, мемуар әдәбиятта әледән-әле Солтан Рахманколый дигән әдипнең исеме күренгәләп китә. Күренгәләп китә, ләкин шуннан да ары түгел. Ул истәлекләрдән, хезмәтләрдән аңлашылганча, Солтан Рахманколый язучы да, җырчы да, публицист та, тәрҗемәче дә, педагог та булган икән. Мәсьәләнең тагын бер ягына игътибар итик: аны, гадәттә, йә Тукай, йә Ф. Әмирхан турында язганда искә алалар. Мондый хәл үзе генә дә инде, бу әдипнең иҗат эшчәнлеген өйрәнеп, аны укучылар күз алдына бастыру кирәклегенә ишарә ясый. Солтан Рахманколый турындагы мәгълүматлар татар әдәбиятында гаять күп, ләкин алар бик таркау. Революциягә кадәрге матбугатта без аның турындагы мәгълүматларны «Аң», «Кармак» журналларында, «Заман календаре» нда, «Сүз», «Йолдыз» газеталарында очрата алабыз.

С. Рахманколыйның хикәяләре «Идел буе әдәбияты» сериясендә басылып чыккан иде. Революциядән соңгы тәнкыйтьтә «Идел буе әдәбияты» на кергән әсәрләр уңай бәя алмадылар. Әдәбиятчы М. Гали 1939 елда С. Рахманколыйның сүзлекләре турында да шактый гаделсез фикер белән матбугатта күренде. «С. Рахманколый төзегән сүзлекләр, – дип язган иде М. Гали, – госманлы-төрек тәэсиренә бирелеп ул вакыттагы югары катлау буржуа интеллигенциясе өчен генә кулланырга яраклы итеп чыгарылдылар»[19].

Дөрес, соңгы елларда С. Рахманколыйның тормышы һәм иҗат эшчәнлеге икенчерәк ноктадан карала башлады. Филология фәннәре докторы М. Гайнуллин һәм доцент Җ. Вәзиева 1954 елда, мәсәлән, С. Рахманколыйны демократик әдәбият вәкилләреннән берсе дип билгеләделәр һәм аның иҗатында гуманизм сыйфатлары барлыгын әйттеләр[20]. Шул ук вакытта алар С. Рахманколыйның тәрҗемәчелек эшенә дә уңай бәя бирделәр[21]. Җ. Фәйзинең «Мәрьям Рахманкулова» дигән хезмәтендә дә Солтан турында шул характердагы мәгълүматлар бар. С. Рахманколыйның әтисе – татар мәгърифәтчесе Габделмәннан Рахманкуловның иҗат эшчәнлеге филология фәннәре докторы Хатип Госман хезмәтендә уңай яктан искә алына[22].

1961 елда, Ф. Әмирханның тууына 75 ел тулу уңае белән, матбугатта С. Рахманколый иҗатына кагылышлы тагын бер материал күренеп үтте[23]. Ф. Әмирхан турында язылган бу материал белән танышкач, бер нәрсә ачыклана: Солтан Рахманколый шул заманның алдынгы карашлы кешеләре – большевик Сергей Николаевич Гассар язучы Фатих Әмирхан белән берлектә татар эшчеләре, шәкертләре арасында листовкалар таратуда катнашкан, кыскасы, самодержавиегә каршы көрәш алып баручыларның берсе булган. Тарих фәннәре докторы Р. И. Нәфыйговның 1964 елда чыккан хезмәтендә С. Рахманколый язмалары белән цензураның кызыксынуы һәм бер мәкаләсенең цензура киртәләре аша үтә алмыйча, дөнья күрми калуы әйтелә.

Югарыда санап [24]үтелгәннәр үзләре генә дә Солтан Рахманколый эшчәнлеге аерым бер тикшеренүгә лаек дигән нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә. Ләкин шулай да ни өчен моңа кадәр Солтан Рахманколый әдәбият тарихының үги баласы булып килгән? Билгеле, моның күп кенә сәбәпләре бар. Бездә XX йөз башы әдәбиятын киң планда өйрәнү эше әле соңгы елларда гына башланды. С. Рахманколый язышкан газеталар, журналларны актаруга, өйрәнүгә әлерәк кенә тотындык. Русча-татарча сүзлекләр төзү тарихы бөтенләй өйрәнелмәгән диярлек. Татар педагогикасы, дәреслекләр басу тарихы турында тикшеренүләребез аз. Татар телендәге публицистика тарихы турында да матбугатта материал бик аз. Менә шул өлкәләрнең кайсына гына күз салсак та, без, һичшиксез, Солтан Рахманколый эшчәнлеге белән очрашыр идек.

Солтанның әтисе Габделмәннан Рахманколыйның биографиясе бөтенләй диярлек билгеле түгел. Ачык булганы шул: бу кеше 1860 еллар тирәсендә туган, Казан артында Мәңгәр авылында яшәгән. Кышкарда мәдрәсә белеме алган. Бу мәдрәсә шәкертләре арасында дөньяви белемгә, әдәбиятка омтылыш көчле булганлыгы билгеле. «Таһир-Зөһрә»нең авторы Әхмәт Уразаев-Кормаши, И. А. Крылов әсәрләренең тәрҗемәчесе Таип Яхиннар нәкъ шул елларда Кышкарда укыганнар. Таип Яхин кебек үк, Габделмәннан Рахманколый да, мәдрәсә белеменә генә канәгать булмыйча, Казанга чыгып китә. Учительская школаны тәмамлагач, аны Саба ягындагы Олы Шыңар авылына мөгаллим итеп җибәрәләр. Анда Габделмәннан 14 ел буена балалар укыта.

1888 елда Габделмәннан мөгаллимнең беренче улы дөньяга килә. Аңа Әхмәтсолтан дип исем кушалар. Әхмәтсолтан үсә төшкәч, Габделмәннан Рахманколый, улын русча укыту максаты белән, Казанга күчеп килә.

1905–1907 еллар революциясе Рахманкуловлар гаиләсен бөтенләе белән үз дулкыннары эченә ала. Габделмәннан Рахманкуловның гаиләсе бу вакытта инде шактый ишәйгән була. Олы уллары Солтан һәм Нәҗип Казанның 1 нче реаль училищесында укыйлар. Каюм, Галимҗан хәзрәт мәдрәсәсендә укып, соңыннан өйрәнчек печатник булып типографиягә эшкә керә. Алар артыннан Мәхмүт, Мәрьям үсеп киләләр…

Революцион хәрәкәткә бу гаиләдән иң беренче кеше булып Габделмәннан Рахманколый үзе катнаша. Революция көннәрендә Кәримовлар матбагасында эшләүчеләр дә үзләренең хезмәт хакларын арттыру, эш сәгатен кыскарту кебек таләпләр куялар. Кәримовлар матбагасында конторщик булып эшләүче Г. Рахманколый хуҗалар каршында эшчеләрнең интересын яклаучы авторитетлы фигурага әйләнә. Бу көннәрдә Рахманколыйлар квартирасы яшьләрнең штабы сыман булып китә. Солтан шул чорда сабакташы М. Вахитов, С. Н. Гассар, Ф. Әмирхан белән дуслаша, ниндидер яшерен җыелышларга йөри. Мәрьям Рахманкулованың сөйләвенә караганда, аларның квартирасындагы бер шкафның тартмасында ниндидер яшерен кәгазьләр сакланган, ул тартманың ачкычы М. Вахитов кулында булган.

1906 елның көзендә Казан уку йортларында студентларның революцион хәрәкәте көчәя. Политик яктан ышанычсыз табылган студентларны уку йортларыннан чыгаралар. Мәсәлән, эчке тәртипләргә каршы килгән өчен Скворцов дигән егет 1906 елның 7 сентябрендә 1 нче реаль училищесыннан чыгарыла. Студент Скворцовны кулга алу хәбәрен ишетүгә, анда 7 сентябрь көнне чуалышлар була, дәресләр өзелә.

1 нче реаль училищесының директоры бу турыда 12 сентябрьдә Казан укыту округының попечителенә хәбәр итә һәм, «элеккеге чараларның җитәрлек булмавын» искә алып, кайбер укучыларны училищедан куарга карар биргәнлеген әйтә[25]. Училищедан чыгарылганнар арасында VI В классы укучысы Солтан Рахманкулов та бар.

18 яшьлек егет, шулай итеп, урамга куыла. Архив документларына караганда, Солтан, үзен яңадан училищега алуларын сорап, гариза биргән. Бу гариза буенча 1906 елның 22 декабрендә, училищедан куылган кайбер укучылар белән беррәттән, Солтаннан да имтихан алганнар. Ләкин моңа кадәр яхшы гына укып килгән Солтан ни өчендер бу имтиханда «өч фәннән начар билге ала һәм кабат кабул ителми»[26].

1907 елның 7 маенда Габделмәннан Рахманколыйдан Казан укыту округы попечителенә гариза килеп керә. Бу гаризада «крестьян Рахманкулов үзенең улыннан реаль училищеның җиде классы өчен имтихан алуларын» сорый[27]. Моннан күренгәнчә, Солтан училище программасы буенча мөстәкыйль әзерләнгән булып чыга. Ләкин училищега ул инде кабат керә алмый. Илдә реакция башлана.

«Бәянелхак» нәширләре Сәйдәшевләрнең гомере, Тукай әйткәнчә, «судлашып та, чәйнәшеп» узган. «Бәянелхак» ның битләре ызгыш-талаш, гайбәт белән тулы. Ләкин шулай да булган: реакцион газета хуҗалары мещанлык талашлары белән кәгазь тутырганда, демократик яшьләр җай белән генә ул газеталарда үзләренең алдынгы карашларын уздырып торганнар. Шундыйларның берсе – политик ышанычсызлыгы өчен училищедан куылган Солтан.

Бу газета битләрендә Солтан Дәүләт думасын тәнкыйть итә, патша властеның гаделсез законнарына – армиядәге таяк дисциплинасына, хәрби кыр судларының аяусыз законнарына, патша цензурасына каршы протест белдерә. Реакцион газеталарның карагруһчыл шовинистик мәкаләләренә каршы ут ача, «социализм» дигән бөек исемгә соклана, эшчеләр интересын яклый. Менә берничә мисал. Реакцион карагруһчыл газета «Казанский телеграф» шул елларда бик күп санда антисемитик мәкаләләр бастыра. Солтан Рахманколый реакцион газетаның шул ямьсез эшчәнлегенә һөҗүм ясый: «Казанский телеграф» ның, – ди ул, – «Бөтендөнья яһүди дошманнары, берләшегез!» дигән лозунгы замананың китешенә муафыйк улмау гына түгел, бу кеби гомуми тәрәккый заманасында фәкать бер вәхшәт кенәдер»[28].