Мухаммет Магдеев – Сызып ак нур белән… / Озари душу светом… (страница 14)
Шул көннән Солтан белән Тукай арасында кабергәчә беркетелгән дуслык башлана. Озын кичләр буе тынмаган әңгәмәләрдә Солтан белән Тукай Европа, рус әдәбияты турында сүз алып баралар. Беркөнне ул Тукайга мәшһүр драматург Шекспирның «Тимон Афинский» дигән әсәрен бирә. Тукай аны ике-өч кат укый. Бу әсәрне ул «Үз гомерендә иң көчле тәэсир иткән фаҗига» дип атый. «Менә ичмасам Тимон Афинский кебек галиҗәнап булсаң иде!» – дип сөйли Солтанга[38].
Озак һәм каты авырудан соң 1908 елда Габделмәннан Рахманколый үлә. Гаилә тәрбиясе тулысы белән Солтан өстенә кала. Бу вакытта инде С. Рахманколый «Йолдыз» газетасында эшләшеп йөри. Тукай, Г. Камал кебек танылган язучылар белән тыгыз элемтәдә була. К. Бәкер, Ш. Мөхәммәдьяров кебек алдынгы фикерле журналистлар белән бергә эшли. Билгеле, «Йолдыз» редакциясенең составы мондый асыл егетләрдән генә тормый. Газетаның башында либераль карашлы Әхмәтһади Максуди тора. Газетаның эшчәнлегенә аның туганы, Дума депутаты, Франциядә университет тәмамлап кайткан Садри Максуди, «дин» дип, «милләт» дип, мәхәллә, мәчетләр турында гына газетаның һәр санында сүз куерткан мелла Мөнир Һади, Яңа Бистә мәхәлләсеннән мелла Садыйк Иманколый, мелла Кәшшаф Тәрҗеманиләр зур йогынты ясыйлар.
Солтан газета редакциясенең либералларча салкын исәбенә, мәсләгенә риза булмый: хуҗалар белән сүзгә килә. Ул, энергиясен кая куярга белмичә, әле бер нәрсә, әле икенче нәрсә язып карый. «Йолдыз» ның бер санында ул «Төрек әдибияты», икенче санында эсперантоның файдасы, өченче санында Алтын Урда хәрабәләре турында яза. Ләкин күпме генә чәчелмәсен, һәркайда ул үз идеалларына турылыклы булып кала. Ә аның идеалы – гуманизм, милләтләр дуслыгы, кешеләрнең социаль тигезлеге. Кара реакциянең, котырынып, вак милләтләрне үзара сугышка этәргән чорында ул матбугатта: «Фәлән милләт благородный, ак сөякле вә фәлән милләт «пәст» дигән кебек нәзырлар төптән кубарылып үзгәртелергә тиешләр»[39], – дип язды. Әнә шуңа күрә аның «протестчы калебе» азатлык, гуманизм җырчысы Тукай белән көннән-көн якыная бара. Тукай исә аны халык арасына – демократик рухтагы шәкертләр, журналистлар, приказчиклар, студентлар арасына алып керә.
Баштарак аерым фатирларда фикердәшләр мәҗлесләре оештыралар. Мәсәлән, М. Галинең 1943 елда чыккан бер мәкаләсендә китап бастыручы Хөсәен Әбүзәрев квартирасында уздырылган кичә телгә алына. Анда Ф. Әмирхан, Г. Тукай, танылган скрипач Гали Зәйпин, С. Рәмиев, С. Рахманколый һәм башкалар катнашалар. Зәйпиннең скрипкасына кушылып, үзенең куәтле тавышы белән башта Сәгыйть Рәмиев җырлый, аннан Солтанны җырлаталар. Күпчелек борынгы көйләр җырлана. Солтан мандолинада татар көйләрен уйный. Бу кичәдә Тукай да «Тәфтиләү» һәм «Сүнде дәрт» көйләрен җырлый[40]. Соңрак С. Рахманколый: «Тукай гомумән музыкага гаять хисле булдыкыннан, мин җырлаган вакытта, минем музыка хаталарымны табып күзәтә торган иде»[41], – дип искә алды. Шагыйрьнең соравы буенча аның «Эштән чыгарылган татар кызына» һәм «Милли моңнар» дигән әсәрләрен беренче мәртәбә Солтан җырлый. «Мин, – дип искә алды С. Рахманколый үзенең Тукайга багышланган мәкаләсендә, – шагыйрьнең бу шигырьләрен җырлап, хәтта бәгъзе вакыт елаштыргалый да торган булып калдым»[42]. Әйтергә кирәк, Солтанның җырчы буларак татар яшьләре арасында шөһрәте бишенче еллардан ук килә. Революция көннәрендәге тар күләмле мәҗлесләрдә, мәсәлән, үзенең якын дусты Аитовлар квартирасында, Әмирханнар, Гассарлар белән яшерен җыелышларга Солтанның гармун белән йөргәнлеге билгеле[43].
С. Рахманколыйның концерт эшчәнлеге үз вакытында матбугатта югары бәя ала. «Солтан әфәнде Рахманколый илә Фәүзи әфәнденең «Зиләйлүк», «Ашказар», «Җәмиләбикә» һәм «Гөлчәчәк» көйләрен тәганни итүләре, – дип яза «Йолдыз» газетасы, – тыңлаучыларның һушларына китте вә шул сәбәптән анларны тәкрар чакырып чыгардылар. Хакыйкатьтә Солтан әфәнденең хили гүзәл тавышка малик икәнлеге мәгълүм булды. Тырышып тавышын ислях кыйлган тәкъдирдә аның яхшы ук базында булуы өмид ителә»[44]. Соңрак төрле шәһәрләрдә чыккан татар газеталарында Солтанның музыка һәм җыр остасы булуы турында күп фикер әйтелде. «Вакыт» газетасында К. Бәкер аны «оста музыкант»[45] дип бәяләде. «Кармак» журналы да аны «иң оста музыкант, тәгъриф итеп булмаслык дәрәҗәдә яхшы бер җырчы»[46] дип атады. Шундый бер хәл була: яшьләр кичәсендә программа буенча Солтан җырларга тиеш икән. Конферансье, тамашачылар алдына чыгып, Солтан әфәнденең авырып китүен әйтә һәм залдан гафу үтенә. Ләкин кая ул! Халык: «Чыксын, Солтан әфәнде чыксын!» – дип шау куба, конферансьега алдагы номерны әйтергә мөмкинлек бирми. Кул чабулар, тавыш бөтен залны дерелдәтә. Зал шактый вакыт шулай тавышлангач, сәхнә уртасына аксыл йөзле, хәлсез Солтан чыгып баса. Конферансье аңа урындык китереп бирә. Солтан, халыкка карап, хәлсез генә елмая, урындыкка тотына… һәм үзенең йомшак бәрхет тавышы белән залга моң сибә:
Зал тын алмый тыңлый… Җыр тәмамлана. Солтан, урындык терәгенә таянып, башын ия, йөрәген тота, һаман да хәлсез елмая. Зал тагын ду килә. «Афәрин! Браво, Солтан әфәнде! Рәхмәт!» дигән сүзләр яңгырый.
Андый кичәләргә Солтан үзе белән бергә кечкенә сеңлесе Мәрьямне дә алып баргалый. Кичәләрнең берсендә: «10 яшьлек бер бала (Мәрьям Рахманкулова) үзенең гүзәл нәгъмәләре илә мәҗлескә хазир булган кешеләрне хәйранга калдырды, бөтен зал аны алкышладылар, тәбрик иттеләр һәм клуб идарәсенең үзе тарафыннан бирелгән һәдия илә бәрабәр мәҗлескә хазир булган бәгъзе бер кешеләр тарафыннан да мәзкүр балага һәдияләр бирелде»[47], – дип яза газета. РСФСРның халык артисткасы Мәрьям ханым Рахманкулованың иҗат уңышлары әнә каян башланган!
1913 ел. Мәзлум мужикларның кайнар йөрәкле җырчысы Тукай үлә. Солтан Рахманколый рухи юлбашчысыз кала. 1913 елның апреленнән башлап Солтан тирән күңел төшенкелегенә бирелә, йомыла. Коточкыч җан газабы башлана. Өйдә ишекле-түрле йөреп, аның шигырьләрен яттан укый. Ләкин күңел һаман да эзләнә, борчыла. Аяклар үзеннән-үзе Яңа Бистәгә өстериләр. Татар зираты. Солтан монда бик еш килә. Үзе белән сеңлесе Мәрьямне дә алып йөри. Тукай үлә, ләкин Солтан аннан аерыла алмый. Шулай юллар аны һәрвакыт Тукай янына алып баралар…
«Йолдыз» газетасы 1911 елда берничә тапкыр шундый реклама бирә: Русча белергә теләүчеләргә зур сөенеч! Яңа гына басылып чыкты: бу көнгә кадәр татар матбугатында һич мисалы күрелмәгән, һәркем өчен бер нөсхәсе иң кирәкле вә иң файдалы китап «Русча-татарча мөкәммәл лөгать». Мөрәттипләре: С. Рахманколый вә Г. Кәрам. «Русча-татарча мөкәммәл лөгать» китабы ватандашларымыз руслар илә мөгамәләдә булган зат өчен рус теленең ачкычы хөкемендә булганга иң кирәкле, хосусан: мөгаллим вә мөгаллимәләр, русча укучы әфәнделәр вә ханымнар, имамлар, рус теленнән тәрҗемә итүчеләр, ниһаять, сәүдә әһелләре өчен иң беренче ярдәм вә һәрвакыт янда булдырырга лязем бер әсәрдер»[48]. Татар газеталары, журналлары бу сүзлекнең чыгуына зур игътибар бирәләр. Теләсә кайда бу хезмәткә реклама, рецензияләр басыла. Шунысы характерлы: либераль буржуаз газеталарда бу китапның әһәмияте рус халкы белән татар халкы арасындагы мөнәсәбәтне ныгытуда дип бәяләнә. «Рус лисанының утыз биш мең кадәр сүзе» кергән бу китап «бик кирәкле вә бик файдалы», – дип яза рецензентлардан берәү[49].
С. Рахманколый бу сүзлекне бик авыр шартларда төзи. Тар гына квартираның өстәле тулы картотека, идән тулы белешмәлекләр, энциклопедия… Язган бер табак кәгазьне күтәреп, «Әхмәтгәрәй Хәсәни вә шөрякәсе» нә китәсең, аннан тамак туйдырырлык аванс аласың. Дөрес, Әхмәтгәрәй Хәсәни – алдынгы карашлы кеше. Солтанның якын дусты була. Шуңа күрә сүзлекне дөньяга чыгару өчен ул хәл кадәре ярдәм күрсәтә.
Рецензентлар һәм реклама бирүчеләр чыннан да ялгышмыйлар. «Русча-татарча мөкәммәл лөгать» китабы 1911 елдан алып дистәләрчә еллар буенча татарларга рус телен үзләштерүдә өстәл китабы булып хезмәт итте. Октябрь революциясеннән соң да, 1920 елда, бу китап яңадан чыгарыла. «Лөгатьнең беренче мөрәттибе булган иптәшемез Солтан Рахманколый вафат итү сәбәпле, бу тәбгысында аның ярдәменнән мәхрүм калдык», – дип яздылар сүзлекне чыгаручылар анда. Әйе, бу китап халыкка файдалы хезмәт күрсәтте, аның һәр юлында, һәр сүзендә Солтанның соңгы энергиясе, йөрәк җылысы бар иде.
«Мөкәммәл лөгать» китап базарында тиз таралып бетә. Ә Солтан инде икенче хезмәтен яза. «Мәгариф» ширкәтендә ул 1912 елда 3000 сүзле «Учебник-самоучитель разговорного языка для русских» дигән китабын чыгара. «Бу өйрәткеч-дәреслек, – ди ул китапка сүз башында, – татар теле белән кызыксынучыларга татар теленең грамматик нигезләрен һәм практик сөйләшү мәгълүматларын бирүне күздә тота». Рахманколыйның бу китабы да эссе чүлгә төшкән яңгыр тамчысы кебек була – ул да тиз сатылып бетә. Русча өйрәнергә теләүче яшьләр шәфкатьсез: матбугат аркылы алар Солтан әфәнденең «кесә лөгате» чыгаруын сорыйлар, өмет итәләр, көтәләр. Ниһаять, 1915 елда «ике йөз сиксән биткә гүзәл рәвештә басылган вә ун мең чамасы сүзләр» белән «Русча-татарча кесә лөгате» дә дөньяга чыга.
Әгәр бездә кем дә булса берәү сүзлекләр төзү тарихын язса, шиксез, Солтан Рахманколый эшчәнлеген ул кеше беренче дәрәҗәгә куяр иде. Милләтебезгә рус телен өйрәтүдә аның хезмәте бәя биреп бетергесез! Монысын ул тарих язылганчы ук әйтеп куярга була.