Мухаммет Магдеев – Сызып ак нур белән… / Озари душу светом… (страница 9)
Хәзер ул бик борынгы заманнардан алып татар иҗтимагый фикер үсешендә, әдәбиятында катнашкан кешеләрнең биографияләрен төзү өстендә эшли.
И. Рәмиев – үзенең бөтен табигате, эшчәнлеге белән галим-библиограф. Шуңа күрә аны яшь галимнәр «аяклы энциклопедия» дип йөртәләр. Ул, 70 кә җитүенә карамастан, һаман да яшь, җор күңелле юморист. Ул һәр көнне Казан университетының фәнни китапханәсендә китаплар, кулъязмалар өйрәнә.
Көрәштә узган гомер
1919 ел…
Революция дошманнары, Советлар республикасын сытып ташлау өчен, тагын бер омтылыш ясыйлар. Илдә җимереклек, эчке дошманнарның саботажы, кырыс хәрби обстановка. Шундый авыр шартларда большевиклар партиясе илебез хуҗалыгын социалистик төзелеш юлына күчерүдә күпкырлы эш башлаган чор иде бу.
Казан шәһәре. Укытучылар җыелышы бара. Көн тәртибендә бер мәсьәлә: укытучыларның, ягъни революциягә кадәрге интеллигенциянең, совет мәгарифе эшендә катнашу мәсьәләсе. Трибунада – кара чәчле, үткен күзле татар егете. Залда аның ялкынлы сүзләре яңгырый:
– Зыялылар алдында ике генә юл, ике генә күпер бар, – ди ул. – Берсе кара монархия ягына коллыкка, икенчесе исә Советлар ягына – иреккә. Менә шул ике юлның, ике күпернең кайсын да булса берсен сайларга вакыт җитте, сәгать сукты. Зыялыларыбызның, ирек күперен кичеп, Советлар юлы белән алга барачагына ышанам.
Залда утыручы йөзләгән укытучыларны үзенең тирән логикасы, ихтыяр көче белән җәлеп иткән оратор Бөтенроссия мөселманнары мәгариф комиссары урынбасары коммунист Шәһит Әхмәдиев иде.
Шәһит Әхмәдиевнең тормыш юлы кыска, ләкин вакыйгаларга бай булды. Чистай өязендәге авыл мәдрәсәләренең берсендә укырга-язарга өйрәнгән Шәһит 1899 елда, эш эзләп, Оренбургка килә һәм мәдрәсәгә укырга керә. Тормыш дулкыннарына ташланган ятим малай ярлы татар шәкертләре үткән авыр юлны үтә: кышын мәдрәсәнең коточкыч шартларында ачлы-туклы яши, тамагын ялгар өчен бай шәкертләргә хезмәт итә, җәен төрле урыннарда ялланып эшли. Якты дөньяга, белемгә омтылыш Шәһитне шул вакытның мәшһүр мәдрәсәләреннән булган «Галия» гә алып килә.
1905–1907 еллар революциясе татар мәдрәсәләрен дә хәрәкәткә китерә, шәкерт дөньясы ислях дип, рус телен, дөньяви фәннәрне өйрәтүне таләп итеп баш күтәрә. «Галия» мәдрәсәсенә шул чорда Г. Ибраһимов та укырга керә. Шәкертләрнең революция йогынтысына бирелүләренә каршы патша хөкүмәте, татар милли буржуазиясе кискен чаралар үткәрә. «Эш шуңа җитте ки, – дип язды Г. Ибраһимов бу вакыйгалар турында, – яңадан барсам, мине һәм минем берничә иптәшемне мәдрәсәгә кабул кылмаячаклары ачык сурәттә мәгълүм иде». Шундый шәкертләрнең берсе Шәһит Әхмәдиев була.
1910 елда Ш. Әхмәдиев Казанга килә һәм университетка укырга керү өчен әзерләнә башлый. Шул елларда ул газета-журналларда әдәбият, сәнгать мәсьәләләре буенча мәкаләләр белән чыга, беренче хикәяләрен бастыра. Аның беренче әсәрләре аерым китап булып та басыла. Әхмәдиев үзенең тәнкыйть мәкаләләрендә әдәбиятта халыкчанлык принципларын, реалистик сәнгатьне яклап чыга.
1917 елның мартында Ш. Әхмәдиев коммунистлар партиясенә керә. Шул елның апрелендә аның редакторлыгында приказчиклар һәм контора хезмәткәрләре органы «Аваз» газетасы чыга башлый. Дөрес, газета большевистик газета була алмый әле. Шулай да партия оешмасы «Аваз» газетасын үз идеяләрен пропагандалау өчен файдалана. Газета үз тирәсенә татар язучыларын һәм шагыйрьләрен тартырга омтылыш ясый.
1918 елның башыннан Ш. Әхмәдиев – Казан губернасы мөселманнарының мәгариф комиссары. Ул татар буржуаз милләтчеләренә, корылтайчыларына каршы көрәшнең үзәгендә тора, контрреволюцион «Болак арты республикасы» на каршы көрәшә. Әхмәдиев, журналист буларак, сыйнфый көрәш елларында да кулыннан каләмен ташламый. «Мәгариф» журналының беренче номерында аның «Совет хөкүмәтендә мәгариф» дигән мәкаләсе басыла, 1919 елда аның Казанда февраль һәм Октябрь революцияләре вакыйгаларын тасвирлаган «Мулланур иптәш белән» дигән истәлеге басылып чыга. Ул бөек Ленин тәгълиматын, пролетар интернационализм принципларын ялкынланып пропагандалый.
Ш. Әхмәдиев совет мәгариф эшен оештыру буенча Урта Азия халыклары арасында да зур хезмәт күрсәтә. 1919–1921 елларда ул, башлыча, Үзәк Комитет линиясе буенча Көнчыгыш халыклары арасында эшли, «Кызыл Шәрекъ» газетасын чыгара, Төркестан республикасының мәгариф халык комиссары итеп билгеләнә. Соңрак Татарстан мәгариф халык комиссары була. Ул совет мәгариф системасын ныгыту, совет мәктәпләрен кадрлар белән тәэмин итүдә күпкырлы эш башкара.
Ш. Әхмәдиевнең революционер, язучы, публицист булып формалашуында Г. Ибраһимовның йогынтысы көчле иде. Алар яшьлек елларыннан алып һәрвакыт дуслык мөнәсәбәтендә булдылар. Г. Ибраһимовның Ялтадан Әхмәдиевкә язган хатында мәдрәсә стеналары эчендә башланган бу дуслыкның ничек итеп аларны изге юлга – революция юлына алып чыгуы ачык тасвирлана.
Ш. Әхмәдиев 1930 елда Казанда үлә. Аның үлүен ишеткәч, Ялтадан биргән телеграммасында Г. Ибраһимов: «Әхмәдиев пролетар революциянең хезмәткәре һәм бөек Ленин партиясе сафларында турылыклы көрәшче иде», – дип язды.
Фәнгә багышланган гомер
Татар теле һәм әдәбиятының формалашуы процессында Галимҗан Шәрәф үзенчәлекле урын алып тора. Татарстан Республикасын төзегәндә, фән-культура тармакларының кайсына гына килеп кагылсаң да, анда Г. Шәрәфнең зур хезмәте бар.
Галимҗан Шәрәф шактый катлаулы тормыш һәм хезмәт юлы үткән. Ул 1896 елда Тәтеш кантоны Аксу авылында туа. Башта авылда, соңыннан Казанда мәдрәсә белеме ала. Казан реаль училищесын тәмамлый. Яшьтән үк әдәбият, тел, тарих кебек фәннәр белән кызыксынуына карамастан, ул Петроград Аралашу Юллары инженерлары институтына керергә мәҗбүр була: зур сәүдәгәрләрдән Әхмәт Хәсәнов «реальныйны бетергән бер татар егетенә», бары тик шул институтка керсә генә, стипендия вәгъдә итә. Ләкин бу институтта укыган чорында Г. Шәрәф тел, әдәбият, тюркология фәннәре белән кызыксына һәм Петроград институтына ирекле тыңлаучы сыйфатында лекцияләргә йөри. Анда ул күренекле арабистлар, ориенталистлар Бартольд, Крачковский, Самойлович кебек галимнәрнең лекцияләрен тыңлый. «Юл инженеры» на профессор Самойлович игътибар итә һәм аны публичный китапханәнең бетмәс-төкәнмәс хәзинәләре эченә юнәлдерә. Г. Шәрәф, шулай итеп, тюркологияне өйрәнә башлый.
Бөек Октябрь революциясеннән соң Г. Шәрәф күптөрле политик-агарту оешмаларында эшли. Ул Казан университетының тарих-филология факультетына укырга керә. Анда аңа Н. Ашмарин, Н. Ф. Катанов кебек галимнәр җитәкчелек итәләр. Университетта ул рус, гарәп, төрек, немец телләрен өйрәнә. Егерменче еллар башында Г. Шәрәф гаҗәп күптөрле эш алып бара. 1918–1919 елларда ул Үзәк мөселман Хәрби коллегиясендә, 1920, 1923 елларда Академик Үзәктә, Эчке эшләр халык комиссариатында эшли. Шул ук вакытта хезмәт мәктәпләрендә тел, әдәбият, тюркология буенча дәресләр бирә. Ул – Казан университеты каршындагы тарих, этнография, археология җәмгыятенең члены. Татарстан Республикасын төзегән вакытта, аның этнографик чикләрен билгеләүдә Г. Шәрәф төзегән карта-проект нигез итеп алына. 1923–1924 елларда аңа Татарстан волостьларының административ чикләрен билгеләү эше тапшырыла. 1925–1926 елларда ул Г. Ибраһимов белән берлектә Бакудагы I тюркология съездын әзерләү өстендә эшли, ул съездга делегат итеп сайлана. Академик Үзәктә бу чорда Г. Шәрәф катнашмаган бер утырыш та булмый. Ул ТҮБК каршында административ мәсьәләләр буенча консультант һәм татар телен гамәлгә ашыру (РТЯ) буенча гыйльми секретарь да була. Г. Шәрәф, Бөтенроссия авыл хуҗалыгы күргәзмәсен әзерләгәндә, этнография, администрация, статистика мәсьәләләре буенча консультант сыйфатында катнаша. Ул Татарстан АССРның экономик географиясен төзи.
Г. Шәрәф бик яшьтән әдәбият, әдәби мирас белән кызыксына. 1915 елда ул «Тукаев сүзләре» дигән китап бастыра, революциядән соң беренче мәртәбә Тукай әсәрләрен П. Радимов белән берлектә рус телендә чыгара («Узюльган умид»). Болардан тыш, ул әдәби тәнкыйть өлкәсендә дә катнаша, татар әдәбиятындагы формалистик мавыгуларны тәнкыйть итә. Аның лингвистика өлкәсендәге хезмәтләренә СССР Фәннәр академиясе член-корреспонденты В. А. Богородицкий югары бәя бирә һәм, үзе пенсиягә чыкканда, үз урынына куярга лаеклы кеше бары тик Г. Шәрәф кенә дип «Главпрофобр» га мөрәҗәгать итә. Шулай итеп, Г. Шәрәф 1935 елның ахырында Казан Көнчыгыш педагогия институтының эксперименталь фонетика кабинеты мөдире итеп билгеләнә. Татар телен озак еллар өйрәнү нәтиҗәсе буларак, аның «Сонорная длительность татарских гласных» дигән хезмәте дөньяга чыга. Бу хезмәткә Советлар Союзының барлык лингвистлары югары бәя бирәләр. Аның турында уңай рецензия Франция лингвистларының фәнни бюллетенендә дә языла. Бу хезмәт үзенең әһәмиятен бүгенге көндә дә югалтмаган.
Г. Шәрәф керәшеннәр өчен «Якты юл» исемендә әлифба төзүдә катнаша, шул ук вакытта зур күләмле русча-татарча сүзлек әзерләүгә керешә.
Ләкин шәхес культы чорындагы урынсыз гаепләүләр аркасында талантлы галим фән дөньясыннан аерыла – 1937 елның 23 маенда ул кулга алына.
1947–1949 елларда ул Татарстанның район-авылларында укытучы булып эшли. Ул 1950 елның гыйнварында үлде.
Партиянең ХХ съездыннан соң галимнең намуслы исеме кайтарылды. Безнең бүгенге көнге фән-культура өлкәсендәге казанышларыбызда, һичшиксез, Г. Шәрәфнең дә өлеше – намуслы хезмәте бар.