Мухаммет Магдеев – Әсәрләр. 9 томда / Собрание сочинений. Том 9 (страница 18)
Икенче көнне кич белән шул ук зиннәтле театр барагында «Аң» труппасы тарафыннан театр уйнала. Уеннан соң труппа файдасына акча җыю оештырыла.
Күргәнебезчә, әсирләр арасында сәхнә әсәрләре дә куелган. Алай гына да түгел, лагерьда биюгә өйрәтү түгәрәге дә эшләгән. Мәсәлән, газета бу түгәрәк җитәкчесенең «һәр атнага ике төрле танцы өйрәтәм» дип тә, ике ай буена бары бер «Краковяк»ны гына өйрәтүен тәнкыйть итеп яза. Вюнсдорфтагы татар әсирләренең барысы да бальный танецка өйрәнеп кайта.
Апрель аенда Вюнсдорфтагы татар әсирләре, якын-тирәдәге бөтен якташларын чакырып, Сабантуй бәйрәме ясыйлар. Сабантуйга берничә атна алдан әзерлек башлана. Моны карарга килгән җирле халык «бу кадәр юклык, кайгы, хәсрәт эчендә яшәгән кешеләрдә бу дәрәҗәдә хөсне табигать (матур холык), низам (тәртип) һәм һәрнәрсәдә артыгы белән рәт күрү»гә гаҗәпкә кала. Бөтен Европаны канга батыру өчен планнар төзегән, озак еллар кан һәм тимер сәясәте алып барган Гогенцоллерннарның пайтәхете Берлин янында татар крестьянының горур рәвештә хезмәт бәйрәмен уздыруы – чыннан да, тарихта сирәк очравы ихтимал булган хәл. Сабантуйны ачып җибәргән дога да бөтенләй реаль теләкләргә кайтып кала: Сабантуй алдыннан «бөтен нәбатәт53 вә хәйванаткә яңа тормыш, яңа җан биргән бу яз башының бәндәләргә дә ашлыкка муллык, канга сафлык, җиһанга тынычлык бирүен» теләп дога кылына. Әлбәттә, әсир солдатның туган иленә кайтуы җиһанның тынычлыгына бәйле иде. «Ашлыкка-муллык» дигән теләк әйткәндә дә немец алпавытының иген басулары турында сүз бармый: монда әсир үз иле – Идел, Мишә, Сакмар, Җаек буйларындагы муллык турында хыяллана. Әнә шуңа күрә әсирләр Сабантуй программасын бөтенләй үзенчәлекле итеп төзиләр. Алар татарча киенеп, мәйдан уртасына сабан, тырмалар белән чыгалар (шәхси архивларда бу процессны төшергән фотолар очрый). Әсирләр җир сөрү, тырмалау процессларын күрсәткәч, йомырка катыштырып орлык чәчәләр. Җир өстендәге йомыркаларны балалар җыеп алалар. Бактың исә сугыш крестьяннар өчен бөтенләй ят нәрсә икән. Крестьян тормышының бөтен мәгънәсе әнә шундый тыныч хезмәттә, туклык, муллык өчен көрәштә икән. Крестьян әнә шулай бөтендөнья сугышын кабызып җибәргән Гогенцоллерннарның борын төбендә – Берлин янында иген үстерүгә, тыныч хезмәткә гимн җырлаган.
Шуның өстенә бәйрәм вакытында «әсирләр тарафыннан ялланган алман солдатлары музыкалар уйнап» торалар. Сабантуй программасына көрәш, йөгереш, баганага менү, аркан тартышу кебек уеннар кертелә, җиңүчеләргә бүләкләр бирелә. (Бу бәйрәмне Америкадан килгән фотохәбәрче «Чикаго трибюн» газетасы өчен рәсемгә төшерә. Димәк, татар Сабан туе турындагы материалларны әлеге газетаның 1920 елгы төпләменнән эзләргә кирәк.) Сабантуйга килгән рус әсирләре ватандашларын чын күңелдән бәйрәм белән тәбриклиләр, рәхмәт әйтәләр. «Алманиядә булган 32 лагерьдан чакырылган татары, урысы аралаш әсирләрнең… туйга килеп җитүләре вә Вюнсдорфтагы иптәшләрен куана-куана, рәхмәт әйтә-әйтә бәйрәм белән котлаулары»на газета сокланып яза. Ләкин чакырылган бик күп рус һәм татар әсирләре Сабантуйга килә алмыйлар. Берлиндагы революцион чуалышлар аркасында Сабантуй көнне транспорт зарарлана. Өстәвенә «Берлиндагы яңа үзгәрешләр сәбәпле лагерьда электрик лампалары янмаганлыктан, хәзерләнгән театрлар уйналмый» кала.
Безнең өчен газетаның яңа хөкүмәткә – большевикларга мөнәсәбәтен ачыклау да бик әһәмиятле. Сүз дә юк, газета гомумтөрекчелек рухы белән сугарылган мәкаләләргә урынны шактый иркен бирә. Газетада татар милләтенең язмышы турында сүз барганда, татар милләте бербөтен итеп алына. Сыйнфый көрәш идеяләреннән газета ерак тора. Шулай да, төрле Көнбатыш газеталарыннан алган хәбәрләргә таянып, газета империалистик сугышка, Антанта дәүләтләренең политикасына анализ ясарга тырыша һәм менә нәкъ шул мәсьәләдә ул большевикларның тышкы сәясәтенә теләктәшлек белдерә. «Россия хәле» дигән мәкаләдә, мәсәлән, газета болай дип яза: «…Бу хәл шул көенчә күпме дәвам итәр? Англия, Франция, Америка хөкүмәтләре тагын да бик күп корал, товар, акча биреп, теге якны большевикларга каршы сугыштырырлармы? Анысы да бер дә мәгълүм түгел. Бер үк бу өч хөкүмәтнең өчесендә дә күпчелек эшче халык Россиянең эчке эшенә Англия, Франция, Америка хөкүмәтләренең катнашуларын теләмиләр… Без мөселманнар… әүвәлге Россиядәге төрле милләтләр үзләре теләгәнчә аерым хөкүмәт вә яхуд автономияле бер милләт булып яшәргә ирекле булсалар икән һәм дә бик сусап көткән солыхыбыз тиздән ясалып, без дә илләребезгә кайтып китсәк икән дип телибез».
Газетадагы мәкаләләрнең күбесе бер мәсьәләгә нигезләнгән: әсирләр кайчан Ватаннарына кайта алырлар? Басылган материалларда әнә шул өмет һәрвакытта да диярлек большевикларга бәйле рәвештә чагылдырыла. «Большевиклар белән Англия арасында әсирләрне алмаштыру хакында ике атнадан бирле сөйләшү бара. Бер үк нәтиҗәсе әлегә мәгълүм түгел. Бу хакта телеграммалар бик саранлык итәләр вә бик аз хәбәр китерәләр», – дип яза газета үзенең 2 нче санында. Копенгагенда барган бу сөйләшүләргә газета зур игътибар бирә. Большевикларның сөйләшүләрне оештыруда инициативаларына бәя биреп, газета болай дип яза: «Большевиклар бу хәрәкәтләре белән үзләренең кирәк дәхелдә,54 кирәк хариҗда55 солыхка якынлашырга теләгәнлекләрен, бигрәк тә Америка вә Әнгелтерә белән икътисади мөнәсәбәткә керешергә уйлаганлыкларын күрсәтәләр…» Икенче бер урында газета: «Италиянең һәр тарафында ихтиляль56 дәвам итә. Эшче халык урыс большевикларына дуслык изһар57 итәләр», – дип хәбәр итә. Әсирләрне Ватаннарына кайтару мәсьәләсендә Ленин, Литвиновларның кайгырту күрсәткәне турында да мәгълүматлар бар. Ватанга кайту – әсирләрнең төп максаты, төп идеалы. Ләкин алар халыклар төрмәсе булган Россиягә түгел, ә азатлык яулап алган илгә кайту турында хыялланалар. Шуңа күрә газетаның өмете – Русиядә халыклар язмышына тугрылыклы булып калган бердәнбер партиягә – большевиклар партиясенә. Газета әсирләрне кайтару мәсьәләсен хәл итү Ленин тарафыннан Литвиновка тапшырылганлыгына зур игътибар бирә. «Ленин, – дип яза газета,– Литвиновны әүвәлдә Лондонга сәфир58 итеп тәгаен иткән булса да, инглиз хөкүмәте аны тасдыйк59 итәсе урынга, тотып ябып куйган иде… Инглиз эшчеләренең башлыгы булган О’Греди белән сөйләшер өчен большевикларның үзләренең иң либераль кешеләрен җибәрүләрендә, әлбәттә, бер хикмәт бардыр».
Шулай итеп, «Татар иле» газетасы, сыйнфый көрәш идеологиясеннән читтә торуына карамастан, совет строена, большевиклар партиясенә симпатия белдерми кала алмый. Бу факт исә әсирләрнең сәламәт рух белән Ватаннарына кайтуына һәм совет властен яклап көрәшкә кушылуларына китерә.
Хәзер әсирләр өчен Берлинда чыгарылган китаплар турында берничә сүз. Безгә мәгълүм булган китаплар методологик яктан барысы да Төркиягә ориентация идеясе белән сугарылганнар.
«Алмания – Шәрык» китабы шундыйлардан. Моның исеме үк Германия-Төркиянең империалистик союзына ишарә ясый. Ул китап сугышчыларда оптимистик рух тәрбияләүне максат итеп куйган, күрәсең: андагы рәсемнәрдә сугыш инвалидлары – кулсыз, аяксызларның ничек итеп йорт, хуҗалык эшләренә яраклашуы турында сөйләнә. Китап шулай ук Төркиянең хуҗалыгы, табигате турында мәгълүмат бирә һәм Германия-Төркия дуслыгына багышланган башка материаллар белән таныштыра.
Әсирләр өчен чыгарылган «Әсирләр китабы»ның эчтәлеге шактый кызыклы. Китап, пантюркизмнан тыш, пангерманизм идеяләре белән дә сугарылган. Мондагы материаллардан күренгәнчә, патша хөкүмәтенең дошманнары менә кемнәр булган: революцион буржуазия, революцион эшче-крестьяннар, Русиядә яшәүче мөселманнар, Төркия һәм Германия. Хәзер патша бәреп төшерелде, димәк, гомуми дошман бетерелде. Төп бурыч нәрсәдән гыйбарәт соң? Татарлар мәсьәләсен хәл итү. Китап авторлары Русиядә башланган көрәшнең сыйнфый көрәш икәнлеген бөтенләй телгә алмыйлар. Алар уенча, бу үзгәрешләр, бу көрәш бары тик милләтләрнең великорус шовинизмыннан котылуы өчен генә бара. Шуңа күрә китапка М. Гафуриның Г. Тукай һәм Ф. Әмирхан тарафыннан тәнкыйть ителгән шигырьләре урнаштырылган. Берсе «Иске җырга кушып» дип атала. Анда шагыйрь «матур тау башында тирмә корып җәйләгән ханнар» заманын сагына, татар-башкортларның «асыл затлары»н юксына һ. б., һ. б. Китапка Зыя Күк Алып, Мөхәммәд Әмин шигырьләре, Намикъ Кямал мәкаләсе, Г. Тукайның «Ләззәт вә тәм нәрсәдә?», «Теләнче» шигырьләре кертелгән. Кыскасы, ул сәяси-әдәби хрестоматия формасын алган.
Халыкара хәлләргә, сәяси мәсьәләләргә бәя биргәндә, китап үз каршылыклары эчендә үзе бутала. Анда бирелгән материаллар Русиядәге көрәшнең сыйнфыйлыгына күз йомып, аны бары тик милли азатлык көрәшенә генә кайтарып калдыралар. Китап Германия, Төркия дәүләтләренең мөселманнарга карата теләктәш булуын исбатларга тырыша. Шул ук вакытта «Россиядә 1917 елгы ихтиляль агымнарының барышы хакында» дигән бер мәкалә болай тәмамлана: «Хәзер инде Россиядә халык хөрриятеннән башка хөррият булмаячагы ачык мәгълүм булды. Яшәсен гаярь урыслар! Яшәсен аларның йөзләрчә ел изелгәннән, хурланганнан соң алган хөрриятләре!» Шул ук вакытта, пантюркистларга хас булганча, китапка империалистик сугышның характерын дини сугышлар турындагы миф белән күмеп калдырырга омтылыш көчле.
Бу китапны чыгарган нәшрият алдагы елда татарча календарь бастырырга да әзерлек алып барган. Китапның эчендә ябыштырылган реклама кәгазе шул турыда сөйли. Анда берничә телдә болай дип язылган: «Киләчәк ел өчен яңа календарь нәшер итәргә уйланадыр, бу календарь китап кибетләрендә сатылачактыр».