Мухаммет Магдеев – Әсәрләр. 9 томда / Собрание сочинений. Том 9 (страница 20)
Мәсьәләнең җитди икәнлеге тагын шуннан да күренә: Ленин шул ук көнне «Украина крестьяннарына мөрәҗәгать» яза һәм матбугатка бирә (икесе дә 2 август көнне язылып, 6 август көнне игълан ителәләр). Уң як Украина уңышны ул елда мул алган. Идел буе крестьяннары алардан ярдәм көтә һәм бу ярдәм тиз кирәк, ди Ленин. Ул Украинаның икмәкле өязләреннән икмәк илтүче выборщиклар җибәрергә тәкъдим итә, бу выборщиклар фәкыйрьлекнең, ачлыкның, мохтаҗлыкның рәвешен үз күзләре белән күрсеннәр һәм кайткач якташларына ярдәмнең ни дәрәҗәдә ашыгыч кирәклеген сөйләсеннәр, ди Ленин (Бишенче тулы басма, 44 т., 75–77 б.). Ярдәмнең ашыгыч кирәклегенең нигезе шунда: август ае – чәчү вакыты. Ленин шуны күздә тота һәм басым ясый: ярдәм мул, ашыгыч кирәк…
19 октябрь көнне Ленин ачларга ярдәм күрсәтү мәсьәләсе буенча РКП(б) ҮКның политбюро әгъзалары белән сөйләшә. Конкрет алганда, сүз АРА белән килешү проекты һәм «Россиягә азык-төлек посылкаларын оештыру» турында бара. Ленин политбюро әгъзаларына бу проектны кабул итүнең кирәклеген әйтә. Проектның язмасында «Риза. 19. X. Ленин» дип имза куелган. Ленин азык-төлекне илгә керткән һәм складларда саклаган өчен түләү алмаска, шул ук вакытта бу операциянең барысын да контрольдә тоту максатында АРА да политбюро тарафыннан раслап бер контролёр билгеләү кирәклеген әйтеп тәкъдим кертә (Шунда ук, 179, 682 б.).
Шулай Идел буе ачларына Америка ярдәме килеп җитә. Авылларда АРАның ашханәләре ачыла. Авыл җыеннарында бу ашханәне кайда ачу, пешерүче итеп, мөдир, рәис итеп кемне билгеләү, ашханәгә кайсы гаиләдән ничә баланы язу мәсьәләләре карала. Безнең гаилә архивында кызыклы гына бер документ сакланган, мин аны кая, кемгә тапшырырга да белмим. Саклануы һич тә очраклы түгел, мәшһүр «Америка ашханәсе»н 1921 елда безнең өйдә ачканнар, авылның старостасы Әсхадулла Вәлигуллин – җыен тарафыннан моның җаваплы рәисе, минем әти ашханә мөдире итеп билгеләнгән. Сакланган документның исеме болай: «Отчёт по столовой № 24, деревня Малый Муй Ново-Чурилинской волости». (Безнең авыл Кечкенә Му елгасы буена урнашканлыктан, рәсми кәгазьләрдә «Малый Муй» дип йөртелә иде, утызынчы еллар ахырында бу исем нигәдер төшеп калды.) Бу «хисап»ны аңлар өчен махсус кулинар белеме кирәк, шуңа күрә мин үземнең көчем җиткән мәгълүматларны гына язам. Хисап 1922 елның июнь ае өчен төзелеп, «керем» һәм «чыгым»нарның күләме күрсәтелгән. Безнең авылда ашханәгә барлыгы 90 бала язылган. Әти, ашханә мөдире буларак, атын җигеп, Яңа Чуриле волосте складыннан АРАның азык-төлеген ташыган. Ашханәнең эшчәнлеген, паёкның балаларга гадел бирелүен күзәтүче волость вәкиле көненә ике-өч тапкыр килеп ашханәне тикшергән, күзәтү астында тоткан. Менә нинди әйбәт гадәт яшәгән ул заманда! Ведомостьтагы азык-төлек исемлегендә түбәндәгеләр бар: ипи, какао, шикәр, сөт, он, дөге, май (жир), кузаклылар (бобы). Болар, нигездә, консервлар һәм пакетлар белән килгән. 1921–1922 елгы Америка консервларының калай банкалары безнең очырма карнизында тулып ята, һәм мин аны бөтен авыл малайларына өләшә идем, ә калай банка ул елларда авылда юк, ул бик кадерле. «Бобы» дигәне фасоль (ногыт) консервысы булган. «Сөт» дигәне – хәзер без дефицит дип атаган «сгущённое молоко» булган. Ведомостьта «меню» белән танышырга була. Аш төрләре күп түгел: токмачлы аш, дөге пудингы төп ризык булган, әмма инде ипи, шикәр, какао, баллы сөт һәр көннең рационында бар.
Ватан сугышы алды елларында, авылга кабат ачлык килгәч, без малайларның кулында теге калай банкаларны күргәч, өлкәннәр авыр сулап куялар иде:
– Һай, шул әмрикә ашханәсендәге тәмле ризыклар…
Безнең авылда 1921–1922 елгы ачлыкта бер генә кеше дә ачтан үлмәгән. Бернинди шпионаж булмагандыр, АКШның кешеләргә карата гуманистик бер акты – игелеге булгандыр ул АРА эшчәнлеге.
Американың ярдәмен бу сугыш елларында да күрдек. 1944–1945 елларда безгә, Арча педучилищесы студентларына, АКШтан тартмалы йомырка порошогы килеп җитте. Парафин белән тышланган ул тартманың кәгазендә мәһабәт АКШ флагы һәм күктә очып йөрүче куәтле каракошмы, бөркетме, кондормы сурәте бар иде. Без, наданнар, безгә каракош, бөркет йомыркасының порошогын ашаталар икән дип ышанып яши идек, әмма ул порошоктан пешерелгән тәбә, коймакның хуш исе, тәме әле дә борын төбендә, тамакта, телдә… Тартмага инглиз телендә «Powdered eggs» дип язылган, без аны «Эггес» дип кенә йөртә идек. Ачларга ярдәм иткән кешеләргә мәңгелек рәхмәт!
1945 елның апрелендә бирелгән шул паёкны мин исән-сау өйгә алып кайтып әнигә биргән һәм, коймагын ашагач, тартмасын «тарих өчен» дип караңгы бүлмәгә, чоланга чыгарып куйган идем. Матур тартманы еллар кызганмаган, аның төсе беткән, яңгыр үтеп (эченә) аны изгән, тузан кунган, үрмәкүч, чебен халкы аны изгән – ул елларның истәлеге булып 1945 елда үзем ясаган соңгы пар чабата гына калган, аны шәһәргә алып килеп диварга эләргә өйдәгеләр әлегә рөхсәт итмиләр. Америка ризыгы хәзер күңелдә генә яши…
IV
Ачлык – коточкыч хәл. Мин моны күрдем һәм, әгәр ул кабат килә калса, мин моңа гаҗәпләнмәм. Ләкин мин моны күргәндә малай гына идем, хәзер куркам; үзең ач булу бер хәл, ә гаилә әгъзалары синең күзеңә карап, «әти бүген нәрсә алып кайтты икән?» дип көтеп торсалар, бу инде – фаҗига. Бу фаҗигане минем әти белән әни утыз өченче-утыз җиденче елларда кичерделәр. Миңа еш кына китап укучылар хат язалар, очрашулар вакытында сорау бирәләр: сез шулкадәр күкләргә күтәреп, мактап язасыз үз авылыгыз кешеләрен, алар барысы да шулай ук юньлемени?
Юк, алай фәрештә түгел барысы да, ләкин үзәк өзелеп ачыккан вакытта миңа бер телем ипи биргән картлар, карчыклар бар иде авылда. Аларны мин «Торналар төшкән җирдә», «Бәхилләшү» повестьларында җылы сүз белән искә алырга тырыштым. Әлбәттә, барысын да телгә алып бетерә алмадым. Ачтан хәлсезләнеп, шешенеп үләргә әзерләнгәндә, күрше Зәйнәб түтинең мул итеп бер телем ипи өстенә каймак ягып биргәнен әле язмадым; ачтан хәлсезләнеп, язгы җилгә дерелдәп үлем хәлендә йөргәндә (1938 елның май ае), яшьтәшем Гарифулла, әнисе әйтүе буенча, мине өйләренә чакырып, мич алдына утыртып, өч тәлинкә түбәләмә кайнар коймак ашатканын әле язмадым. Әнисе Миңсылу апаның минем хәлне күреп, «аша, олан, аша» дип коймак майлаганын, үзенең «бу бала кисәк ашап үлмәгәе» дип куркынгалап алганын гомеремдә дә онытасым юк. Ачка җилфердәп йөргән көннәремдә әни мине Тылаңгыр авылына алып барды, ул авыл тук яши иде. Тылаңгырның Кәли хатыны ул көнне мич тутырып күмәч пешергән иде, хуҗа хатын миңа өч-дүрт бәләкәй күмәч сындыргалап бирде, кайнар күмәчне мин чәйнәп бетермичә үк йоттым, әни дә, хуҗа хатын да миңа карап утырдылар.
Мең рәхмәт сезгә, ачлык көннәрендә миңа ризык биргән апалар, җиңгиләр, сез инде бу дөньядан киткән, ләкин чәче агарган берәү сезне гомере буе искә ала, рәхмәт укый…
Ачлыкның нәрсә икәнен мин беләм.
V
Ачлык дәһшәте егерменче елларда бөтен әдәбиятка, публицистикага килеп кереп, төп тема булып китә. Бу чор әдәбиятына характеристика биреп Ф. Бурнаш болай яза: «20–22 еллар арасында татар әдәбияты тарихына «Ачлык зарлары» дип аталуы мөмкин булган һәм көчле романтик, символик күренешләр белән бизәлгән бер сәхифәнең ачылганын күрәбез»61.
«Ачлык белән көрәшү – хәзерге зур вазифабыз, – дип яза Г. Нигъмәти «Эшче» газетасында. – Һәркем алган паёгының уннан берен ачларга бирсен яки ун кеше бергәләп кимендә бер баланы тәрбиягә алсын. Үзе генә ярдәм итү белән тукталмый, башкаларны да шуңа тәшвикъ62 итсен. Без уннан бер өлеш азыгыбызны бирү белән ачыкмабыз, яртысын бирсәк тә, әле яртылаш тук яшәрбез, ә шуның урынына һәрберебез берничә кешенең хәятен коткарган булырбыз… Чәчү кампаниясендә без нинди юл белән ярдәм итү мөмкин, шуны тотып эшләргә, бер минут та кичекми эшкә тотынырга тиешбез. Революциянең җиңүе, Волганың терелүенә (сүз Идел буе халыкларының исән калуы турында бара. – М. М.), аның терелүе дә безнең һәркаюсыбызның ныклап ярдәмгә килүебезгә багланган»63.
1921 елның 30 сентябрендә «Татарстан» газетасы нәшрияты каршында бер сан «Ачлар» исемле газета чыгарыла. Монда ачлыкны җиңү юлында эшләнгән эшләрдән хисап бирелә, ачлыкның сәбәпләре, аны бетерү юллары турында фикер йөртелә. Газетаны чыгаручылар – Г. Ибраһимов, Ф. Бурнаш, С. Атнагулов, К. Әмири, С. Җәләл һ. б.
«Татарстан хәбәрләре» газетасы ачлык дәһшәте турында информация белән тулган. Әдәби әсәрләр, аларга рецензияләргә урын юк. Газетаның баш редакторы Ф. Бурнаш, бүгенге көннең төп бурычы – ачлык белән көрәшү, дип яза. Әдәби әсәр авторларына ул «сәяси-иҗтимагый мәсьәләләрнең гаять күплеге әдәби нәрсәләрне газетада бастыруга мөсагадә64 итми» дип җавап бирә65.
Ачлык фонында Тукайның «Көзге җилләр» аһәңе әдәбиятка үтеп керә. Ф. Бурнаш ачлыкның иң дәһшәтле көннәрендә «Тынлык авазы» дигән ялкынлы шигырен яза.
Ачлык фаҗигасе 1922 елның язында югары ноктасына җитә. Бөтен газеталар бу фаҗигане бердәм рәвештә «дәһшәтле дошман» дип атыйлар. Апрель аенда «Татарстан хәбәрләре» Тукайның «Көзге җилләр» шигырен тулысы белән баса. Ф. Бурнаш бу шигырьгә «Гыйлавә»68 бирә: