Мухаммет Магдеев – Әсәрләр. 6 томда / Собрание сочинений. Том 6 (страница 8)
Инде әйткәли дә башладылар, чөнки бу урамда йөз квартиралы безнең йорт барлыкка килгәч, моны эзләүчеләр, сораучылар да күбәеп китте. Хәер, шәһәр дигән котсыз оешма гел сорау җөмләдән генә төзелгән бит ул. Авылның нәрсә? Авыл ул – боерык фигыльләр китабы.
– Тор, тизрәк тор, көтү куарсың! – дип уята ана үзенең баласын.
– Мин кич белән завхоз Фәләхине алып керәм, ашың-чәең кичке җидегә әзер булсын, – ди вәкарьле ир хатынына.
– Шунда бер уңайдан комбикорма да сала кайтыгыз! – ди хатыны иренә.
Менә бу – авыл. Ә шәһәр? Билләһи, гел сорау җөмләдән генә тора ул.
– 5 нче трамвай йөри микән?
– Сездә артык автобус талоны булмасмы?
– Әйтә алмассың микән: 6 нчы больницага кайсы тукталышта төшәргә?
– Соңгы кеше кем? Бер кулга күпме бирәләр?
Фу, идрит-кудрит. Менә монысы – шәһәр.
Шулай, Топчийга да Галиев урамын күрсәтә башладылар. Мин дә инде язучылар арасында йөргәлим. Матбугат йортында еш булам, күршемне очраткалыйм. Сәгать көндезге өчтә гонорар бирә башлыйлар, Топчий, русча әйткәндә, – «тут как тут», кабалана. Гел ишетелеп тора: «Нурей! Дай двадцать копеек!» (Н. Арсланга эндәшә.) «Анвар! Привет! Дай двадцать копеек!» (Ә. Давыдовка.) Гел шулай.
Кичке алтыларда мин өйгә кайтам. Тукталышта теге гәүдә юк. Ул миннән алдарак кайткан икән. Каян беләмме? Чөнки без кайта торган сукмакка йә тары ярмасы, йә шикәр комы, йә печенье чәчелеп барган. Әһә, Топчий кайткан, шуның эзе бу! Йортның барлык кешесе моны шулай таный, ә чыпчык, күгәрчен халкы рәхәтләнә.
Ләкин шагыйрьнең бик мәшәкатьле эше бар: әгәр профессор хатыны үзенең кызы, кияве, оныклары янына киткән булса, – ә алар Обсерватория урманында яшиләр, – ул вакытта ишекне үзеңә ачып керәсе була. Исерек кеше өчен дөньяда иң кыен эш нәрсә? Трамвайга утырумы? Юк, трамвай ишеге, гадәттә, исерекне үзе суырып ала. Талон тиштерүме? Юк, исерекнең талон белән уртак бер эше дә юк. Исерек кеше өчен иң авыры, – ишек ачкычын кертеп, йозакны ачу. Нинди матур шигырьләр яза алган, көн саен өенә ризык ташый торган Топчий әнә шул бик вак бер эшне башкара алмый иза чигә. Һәм әгәр төнгә калса, ишек янына ятып, макароннар, ярма-конфетлар арасында иртәнгә кадәр рәхәтләнеп йоклый иде.
Ара-тирә безнең подъездга әллә ниткән утыз-кырык яшьлек ирләр җыела, ишек саен кыңгырауга басып, Топчий торган бүлмәне эзлиләр, барысы да ярым исерек, һәм барысы да безгә киңәш бирә:
– Сезнең подъездда бик талантлы шагыйрь яши. Сез аны саклагыз, – диләр.
Саклыйбыз инде, саклыйбыз, ишеген ача алмый торганда ярдәм итим дисәң, ачкычын бирми, кулы белән этә. Ә без кичләрен, төннәрен, чүп түгәргә чыкканда, подъездда таралып йоклап яткан метр да сиксәнле ирнең җәелгән-сузылган аякларына, кулларына басмаска тырышабыз. Кая ул сакламаган бу бәхетсез исерекне…
Аларның карт йөнтәс бер этләре бар, шагыйрь төшкә кадәр шуны урамда йөртә. Моны профессордан калган эт дип йөртәләр, шуңа күрә аңа игътибар аеруча зур. Ул этнең нәселен дә, төсен дә, яшен дә әйтүе кыен. Тасвирлый китсәң, менә болай: бик тә йөнтәс, йоннары укмашып каткан, куе чия төсендә, күзләре начар күрә, тәбәнәк, юан, борыны тыгылган, аякларын авыр өстери. Баскычтан төшкәндә үк, бөтен йомышларын үтәп бетерә, урамга чыкканны көтеп тора алмый. Подъезд җыештыручы Гөлчирә шул этнең тәртипсезлегенә чыдый алмыйча гына пенсиягә китте, югыйсә эшлисе иде әле. Эт белән шагыйрь шулай озак йөриләр, берәүгә дә комачау итмиләр, тик алар кайтып кергәндә генә, подъездда тавыш ишетелә.
– Ех! Һих! – ди эт, йөткерә, төчкерә башлый.
Шагыйрь аның артыннан этә, чөнки тегесе арт санын күтәрә алмый, өстерәлә.
– Пыс! Пыс-сыс! Уһ! Һыс-сыс…
Бу – карт эт тавышы. Шагыйрь дәшми. Хәлсез этне этә-төртә, ул да авыр сулый, ләкин зарланмый. Күрәсең, шагыйрь җаны сизгәндер инде аның: шушы этне карап йөртмәгән булса, шагыйрьнең гәүдәсе, медицина институты студентларының практик дәресендә туракланып, ахырдан алар үзләре генә белә торган топкадамы, кисәк-кисәк булып, аерым ятасы икән. Әйе, бу афәттән аның мәетен шул эт коткарды…
II
Мин белгәннәре әлегә шулар. Инде кеше сөйләгәннәрне язам. Алар, бәлки, үзләре дә истәлекләрендә боларны язарлар әле, ләкин бит һәр кеше үзенчә искә төшерә, үзенчә яза.
Менә болай. Монысын Шәүкәт Галиев сөйли (Шәүкәт ул елларда нәшриятта редактор булып эшли иде): «Топчий минем янга гел кереп йөри иде, – ди ул. – Без аңа эш тә биргәләдек, адәм баласы бит, аның да җирдә яшәргә хакы бар. Керә, егерме тиен сорый, бирәм, нигә егермене генә, илле тиен дә бирәм. Ә беркөнне бу әҗәткә сорый: өч сум, ди, гонорар алгач түлим, ди. Түләмәсә түләмәс, дидем дә өч сум бирдем. Ни гаҗәп, әйткән көнендә кертеп бирде бу. Мин дә шатландым: менә бит бер гөнаһсыз кеше турында начар уйлаганмын. Көннәрдән бер көнне биш сум сорый бу, шулай ук әҗәткә, ди, кайтарып бирү көнен әйтә. Анысында да көнендә-сәгатендә түләде. Мин сөенеп йөрим, коридорда егерме тиен соравын ташлады бу. Шулай гел миннән алып тора, кайтарып бирә, тик бер аерма белән: сораган саен, «ставка»ны күтәрә. Шулай, җиңел кул белән генә мин моңа, үзе сораганча, илле сум бирдем. Әмма… Шуннан соң ул инде минем янга кермәде».
Вахит Монасыйпов сөйли (ул елларда «Чаян»да эшли иде): «Төштән соң бүлмәмә Топчий килеп керде. Күрәм: уң кулын пальтосының сул як кесәсенә тыккан, бер дә чыгармый.
– Синдә стакан бармы? – ди.
– Бар, – мин әйтәм, – Вахит булсын да, стакансыз утырсын инде. – Ә нәрсә?
Шагыйрь шунда җиде йөз алтмыш граммлы бер кара шешә – бомба тартып чыгарды, шап итеп өстәлгә куйды. Әмма тегенең бөкесе бармак буе булыр. (Бездәге исрафчыллык! Бер шешәгә шуның кадәр әрәм итәргә ярыймы соң инде!) Эзләндек – андый бөкене ача торган борау миндә юк. Без бит сугып ачып өйрәнгән, боргычлап түгел. Шунда Топчий түзеп тора алмады: имән бармагы белән бөтен көченә бөкене эчкә баса башлады. Азапланды, азапланды, һәм менә бервакыт – шап! Вәт шунда мин өнсез калдым инде. Карасам, бөке аска төшеп киткән дә, үзе белән бергә Топчийның бармагын да суырып, шешә бөкеләнеп калган. Алай итте шагыйрь, болай итте, эчәр минуты килеп китереп кыскан булгандыр инде, «э-э-ай!» дип кычкырып, бармактагы шешәсен муен төбеннән генә тәрәзә астындагы батареяга бәрде һәм бик нык ялгышты: шешә челпәрәмә килде, идән пыяла ватыгы белән тулды, паркетка портвейн җәелде, кыскасы, мал әрәм булды. Ләкин монысы бәла түгел икән әле. Бөтен бәла шунда ки, шешәнең калын пыялалы муены бармакны бик әйбәтләп кенә тотып калган икән – без телсез басып тордык. Икебезнең дә чалбар балаклары, ботинкалар гел портвейннан гына. Шагыйрь, бөтен дөньяга чиксез нәфрәтен белдереп, сыңар күзен карчыгадай елтыратып алды да, ямьсез сүгенеп, «э-э-ай!» дип, тагын бер кычкырды һәм пыяла кидертелгән бармагын җан ачысы белән шул ук батареяга бәрде. Шуның белән бетте дип уйлыйсызмы? Юк шул. Шешә муены, ватылып, шагыйрьнең бармагын сөягенә кадәр ярды. Шау кан китте. Мин югалып калдым. Шагыйрь, яман сүгенеп, канлы бармаклы кулын нәкъ кергәндәгечә итеп пальтосының сул яктагы ян кесәсенә тыкты да чыгып китте».
Вахит дөрес сөйлидер, чөнки беркөнне безнең трамвай тукталышыннан алып подъездыбызга кадәр кан тамчылы сукмак сузылган иде.
Туфан Миңнуллин сөйли, үзе шаһит булганмы, әллә аңа да сөйләгәннәрме – хәзер инде хәтерләмим.
Шулай Матбугат йортының (Бауман урамы, 19) Язучылар союзы урнашкан икенче катындагы вестибюльдә тәмәке тартып торалар икән. Элек шулай иде: килешү, тәмәке тарту, гонорар алгач, хым-хым килеп үзара сөйләшеп, мәгънәле рәвештә компания төзү һ. б. эшләр өчен очрашу урыны – Тукай бюсты янында. Арада Әнәс абзый Камал да бар икән. Минем хәтеремдә ул чиста күңелле, беркатлы, уртача талантлы бер кеше булып калган. Бер-ике тапкыр сөйләшергә туры килде, минем сөйләшү инде ул мәгълүмат җыю формасында гына була ала өлкәннәр белән. Әнәс ага Матбугат йортына еш килми, бик сирәк күренә, ләкин инде күренә икән белеп тор: «капитально» җылынып килгән була. Сак бул: бу кеше хәзер бөтен нәрсәне юкка чыгара, теләсә кемне «халтурщик» дип сүгеп ташлый, нәгърә ора, «гомерический» көлү белән көлеп, сине бөтенләй тузан бөртегенә әйләндерә, шәхесеңне сыта, җимерә. Көлгән вакытта, аның бер күз алмасы күпмедер мизгелгә бөтенләй юкка чыгып тора, аның зур башы киң җилкәсенә утырып гөлдери, җитмәсә ул бераз бөкрерәк, кыска гәүдәле иде. Шулай аны тыңлап торалар икән, ашыгып кына, сыек гәүдәсен алгарак сөрлектереп, Топчий килеп керә. Карый: барысы да яшьләр, акча сорарлык кеше – бер Әнәс кенә. Шагыйрь мәсьәләне тиз тота:
– Анас! Дай двадцать копеек!
Күрәсең, элек алгалап торган, шуңа ышанып сораган. Әмма Әнәс аганың шлеясы койрык астына кергән чагы булган, ул, әлеге бер күзен яшереп, гөлдерәп көлгән һәм ямьсез тавыш белән әйтеп куйган:
– Бессовестный! В моём республике без прописки живёшь, да ещё деньги просишь…
Топчий читкәрәк китеп баскан. Әмма шунда торган егетләрдән берсе – уртакул язучы – Әнәс аганың грамматик хатасын тотып алган (ну, бездә грамотный егетләр бар да инде) һәм бөгелә-сыгыла, сигарет төтененә тончыга-тончыга көлә башлаган. Әнәс ага да үзенең хатасын сизеп алган – шәһәрдә үскән малай бит – яшь кешенең үзеннән көлүен гафу итә алмаган һәм тегене төз бастырган:
– Чево смеёшься, проститутка третьей категории?
Монда инде ул ялгышмаган, үзенең элеккеге демонлыгына, җиңүчелегенә ирешкән, компания таралган.