Мухаммет Магдеев – Әсәрләр. 6 томда / Собрание сочинений. Том 6 (страница 7)
Аннан гомернең төрле мизгелләрендә без инде алай очрашмадык, ул – президиумда, мин түбәндә була идем, ул инде мине танымый да иде, һәм нәрсәгә кирәк ул?
Ә теге төнне Гомәр ага таңга кадәр таблеткалар кабып, йокламыйча йөрде. Зур түрә аның өендә чәй мәҗлесендә булганнан соң үлеп калса, ахырдан сүзе булса, ни әйтерсең?
Һәм без иртүк тордык. Иртүк Булат Миңнуллович та чылтыратты. Нишләргә? Гомәр ага әйтте, мин «Казан»га барыйм әле, хәлен белим, аннан сөйләшербез, диде. Булат Миңнулловичның интонациясендә бер нәрсә сизелә иде: Гомәр ага, син, барып, обстановканы бел, в случае чего, мин гроб эшләтү, махсус вагон алып, Мәскәүгә озату, Мәскәүгә хәбәр итү мәсьәләләрен үз өстемә алам…
Иптәш Бәширов иртәнге сигездә өеннән чыгып китте. Туп-туры «Казан»га. Без, дер калтырап, өйдә калдык. Тегеннән нинди хәбәр булыр?
Тамактан ризык үтмәде (ә ризык дигәннәре арасында осетрина, сёмга, кара һәм кызыл икралар байтак иде), хәбәр көтәбез.
Нәкъ унда абзыебыз көләч йөз белән, бөтен шадраларына елмаеп, өенә кайтып керде. Болай булган. Әйдә, сүзне үзенә бирик…
– Ленин урамыннан барам. Салкын, томан. Урамда студентлар гына. Кар шыгырдый. Барам, кәеф начар. Мәет өстенә барып керәсең булса… Кинәт күрәм: чыгыр-чыгыр, таягы белән асфальт карын сытып, каршыма бер масса килә. Карыйм – Леонид Сергеевичың үзе. Имәнеп киттем. Тегенең авыз ерык. Хуш исләр килеп тора. Зур итеп елмая. Исәнләштек.
– Һо-о, мин кичә бераз арттырып җибәргәнмен икән. Менә, торып, бераз башны рәтләдем дә очрашуга барам. Сәгать тугызда Ленин китапханәсе хезмәткәрләре белән очрашу минем. Менә шунда ашыгам. Аннан төшкә кадәр – артиллерия училищесында, төштән соң – Казан гарнизонында. Комсостав белән.
Хыялымдагы Леонид Соболев белән кышның бер кичен мин шулай уздырдым. Монда, бу язмада, һәр кисәге гайбәт белән чиктәш. Ходай безне гайбәт сатудан үзе сакласын. Без андый түгел. Соболев та, мин дә – флот күргән кешеләр.
«Один матрос – матрос. Два матроса – рота. Сколько нас? Батальон? Һир-ра!»
ХХ гасыр сукбае (Леонид Топчий)
Әмма берәү үз теләге белән генә берәүне мактап, берәүне яманлап, берәүнең яхшы, берәүнең начар эшләрен генә сөйләсә, ул кеше гөнаһлы була.
I
«Язгы җылылык» елларында Казанда рус шагыйрьләренең ниндидер бер салоны барлыкка килде. Бәлки, ул салон элек тә булгандыр – мин аны белмим. Ләкин матбугатта ишеткәлим: Рөстәм Кутуй, диләр; бераздан ишетәм: Геннадий Капранов, тагын ниндидер Ворошилов. Мин боларны трамвайда, университет коридорларында гына ишеткәлим, минем татар әдәбияты тарихыннан диссертация язасым бар, әлеге «салон» мине кызыксындырмый. Мин әле бу «салон»ның бер-ике шәхесе минем биографиягә килеп сыланасын башыма да китермим.
Өйрәнчек шагыйрьләрнең бер «салон»ы университетның ишегалдындагы обсерваториясендә мәрхүм астроном профессор Дубяго квартирасында икән. Профессорның хатыны, имеш, элек балерина булганмы, әллә балет мәктәбендә укытканмы, һәрхәлдә, поэзия өлкәсендә үзен компетентлы дама дип саный һәм, ире үлгәч, үзен туп-туры шигырь язуга багышлап, Казанда юка гына бер китапчык та чыгарган иде.
«Салон»нан бик зарландылар. Астрономнар. Чөнки профессорның кухнясы, бүлмәләре, эш кабинеты, лекция укый торган аудиториясе – бөтенесе бер комплекс итеп корылган һәм лекция укырга бүлмәсеннән йон тапочкалар киеп кенә чыгарга, эш арасында, кухняга кереп, сөт ташымый микән дип күз салырга да мөмкин иде. Алай булмагандыр инде ул, мин анысын белмим, әмма, студентлар, иртән лекциягә килгәндә, баскычта аунап йоклап яткан шагыйрьләрне очраткалыйлар, дип сөйлиләр иде. Мәрхүм профессор үзе булмагач…
Шулай обсерваторияне шигырь салоныннан азат итәргә карар кылынды. 1968 елның башы. Университет тын ала алмый, кысыла, буыла: тарихында беренче тапкыр үз көчләре белән салган йортка университет галимнәре менә-менә кереп утырырга тиешләр. Мин – профком рәисе, үземә дә шунда күчәсе, кирпеч сугарга йөрмәсәм дә, ректорның ун квартиралык фонды бар, миңа шуннан буласы. Китте ызгыш-талаш, китте авылдан әни, әби ташу, әллә кайчан Кызыл китапка кертелгән әбиләренең әниләрен эзләп табу, боларны шәһәр советының квартбюросына китәчәк карточкага кертү. Профкомда төтен – кәнсәләр счётын эләрлек. Кабул ителер өчен, көне буе чират! Һәркем характер күрсәтә, берәүне дә гаеп итә алмыйсың…
Менә өстәл янындагы урындыкка юантык кына бер хатын килеп сеңде, күзләрендә ачу катыш яшь.
– Мин – шагыйрә, – диде ул, – мин – профессор хатыны. Мине обсерваториядән бер бүлмәле фатирга чыгарырга җыенасыз икән. Мәрхүм профессорның китапханәсен кая куйыйм мин? Шуның өстенә үзем дә язучы. Мин моны болай калдырмыйм, мин культура министрына барам…
И бичара хатын… Син бу дөньяны бөтенләй аңламыйсың икән. Ул заманда культура министрының кайчан соң әдәбият белән кызыксынганы булды? Әдәбият культурамыни ул?
Мин бу хатынның язмышы мәсьәләсендә, документларын күтәреп, ректор янына кердем.
– Беләм, беләм мин бу мәсьәләне, – диде М. Т. Нужин, өстәл тартмасыннан коры печенье чыгарып, каты чәен йотып алды. Ул диабетик иде, көне буе шул балсыз, тозсыз печеньены капкалап, чәй йотып утыра иде. – Беләм: без кыен хәлдә. Беренчедән, профессор Дубягоның истәлеге кызганыч. Аның китапханәсе дә кызганыч. Икенчедән, ялгыз хатынга – бер кешегә – ике бүлмәле квартира. Горисполкомда безне аңламаслар бит…
– Аның янына гел бер шагыйрь килеп йөри, ул анда кунып та кала, – диде астрономия кафедрасы мөдире, проректор Ш. Т. Хәбибуллин. – Бәлки, алар язылышканнардыр?
– Что сез, – дип көлде ректор, – что сез… беләбез без ул шагыйрьне. Теге бер күзлене әйтәсезме?
– Әйе инде, әйе, бер күзен кара тасма белән каплап йөри. Мин дәрес алып барганда, чыгып барышлый ялгышып, аудиториягә дә килеп керә ул. Аек вакытын күргәнем юк.
– Аны талантлы гына дип әйтәләр – рус шагыйре Леонид Топчий. Бәхетсез бер сукбай. Ул, бичара, сугыш вакытында теге якка эләккән. Шагыйрь икәнлеге билгеле булгач, аны фашистларның рус телендә чыга торган газетасына эшкә алганнар. Ә бу бәхетсез анда, үзенең исем-фамилиясен күрсәтеп, шигырьләр бастырган. Сугыш беткәндә, моны безнекеләр азат иткән, әйбер әйтмәгәннәр, яралы хәлдә әсирлеккә төшкән бит. Кайткан бу үзенең туган җире Украинага, шигырьләр яза башлаган. Шунда танышкан бер яшь шагыйрә белән, өйләнешкәннәр. Тыныч кына яшәп яталар икән, менә бер төнне ишекне кагалар – тегеләр. Тикшергәннәр: фашист газеталарында кем хезмәттәшлек иткән? – Леонид Топчий. Тәк. Бу бит – украин фамилиясе. Димәк, моны Украинадан эзләргә. Һәм табалар – Краснодонда. Шулай хатынының җылы кочагыннан алып чыгып китәләр аны. Ун елын утырып чыга, һәм режим: Украинага керергә, анда яшәргә ярамый. Менә шулай Казанга килеп чыга ул бәхетсез. Аның Казанда да пропискасы юк, диләр…
Леонид Топчий белән мин әнә шулай читтән торып таныштым. Хәер, рус газеталарындагы шигырьләрен карап бара идем: Ходай биргән таланты бар. Һәр шигырендә мин аңлап бетермәгән драма, фәлсәфә, тормышка минемчә булмаган бер мөнәсәбәт сизелеп тора. Аның шул елда гынамы икән безнең нәшриятта җыйнак кына бер китапчыгы да чыкты.
…Ректоратта профессор хатынына ике бүлмәле квартира бирергә дип карар кабул иттек, һәм профком рәисе урынбасары Валерий Балалыкинга яңа йортның картасында вариант эзләргә кушылды (мин үзем дә шул йорттан аласы булганга, мине бу мәсьәләгә катыштырмаска карар иттеләр).
Һәм Валерий профессор хатынын… минем белән бер этаж арасы гына күрше итеп картага утыртып та куйды.
1968 елның 12 апрелендә без бу йортка күченеп килдек, профессор хатыны – ике көн соңрак. Ә тагын бер көннән соң, эштән кайтканда, үзебезнең трамвай тукталышында мин ябык озын аякларын аерып тротуарга баскан, төрле якка борылгалап чайкалып торган озын буйлы бер ир күрдем. Аның кулында зур кулёк белән макарон, ул макароннар җайсыз булып тышка чыгып төртеп торалар; әлеге ир ул төргәген ике куллап кочаклаган һәм узган-барган кешедән бер генә нәрсә сорый:
– Әй, иптәш! Галиев урамы кайда? Әйтмәссез микән?
Берәү дә әйтми, чөнки белмиләр. Ул урамда нибары ике тулай торак һәм ике катлы элемтәчеләр йорты гына бар, урамда яңа гына тапшырылган безнең йортны әле берәү дә белми. Теге иргә мин ярдәм итәргә булдым. Булдым… Якын килеп бассам – алдымда бер күзе кара сукно белән капланган Леонид Топчий тора иде.
Бәрәч, мин моны беләм икән ич! Мин бит аны гел Матбугат йортында күреп йөрим, ләкин шагыйрь икәнен башыма да китерми идем. Чөнки ул язучыларга, журналистларга гонорар бирә торган көннәрне бик активлашып, бинаның өч-дүрт катын бер итеп йөри һәм таныш-белешләренә бер генә җөмлә белән мөрәҗәгать итә иде:
– Дай двадцать копеек!
Бары тик танышларыннан гына сорый. Аңа акча бирми калганнарны мин очратмадым.
Менә шулай Леонид Топчий безнең күрше булып китте. Без аның белән алты-җиде ел бер подъездда яшәдек һәм бер тапкыр да исәнләшмәдек. Мәрхүм бары тик өлкән яшьтәге татар язучыларын һәм шагыйрьләрне генә кешегә саный иде.
Мин аның Матбугат йортындагы тормышын бары тик кеше сөйләве буенча гына беләм. Ә инде Галиев урамындагысын…
Төшәсең трамвайдан. «Советская площадь» тукталышы. Чыгасың тротуарга. Сыек, биек гәүдә чайкалып тора. Кочагында зур кулёк белән йә макарон, йә шикәр, йә ярма (бар иде бит әле аларны талонсыз сатып алган заманнар).
– Әй, иптәш! Галиев урамының кайда икәнен әйтмәссезме?