Мухаммет Магдеев – Әсәрләр. 6 томда / Собрание сочинений. Том 6 (страница 9)
Ә теге җөмләне ул юри русча әйткән, Топчийның тыңлап торганын белеп.
Ренат Харисов сөйли. 1973 елның җәе. Украина язучыларының, төгәлрәге Ворошиловград язучыларының делегациясен көтәбез, ди. Ренат ул вакытта Язучылар союзында секретарь иде. Бу делегациянең тарихы болай: башта – ни өчен Ворошиловград? Алар – безне, без аларны белмибез. Нинди җепләр тарта безне?
Бөтен хикмәт шунда: Татарстан Язучылар союзы идарәсе рәисе З. Нури Мәскәүдә вакытта Ворошиловград язучылар бүлеге мөдире Т. Рыбас белән таныша, дуслаша. Әйдә, алмаш уйнап алабыз! Әйдә! Һәм бу алмаш уенын обком планына кертеп тә җибәрәләр. Инде безнең обкомның ыгы-зыгы килүе, М. Мусинның эшмәкәр булып шул турыда сөйләве, кешеләр чакыруы, «ИБД» (имитация бурной деятельности) ясавы. Әйтерсең дөньяда башка эш калмаган. Мин, партия әгъзасы буларак, 1960 елдан 1991 елга кадәр чорда алты мең сум чамасы взнос түләгәнмен, бернәрсә дә кызганыч түгел. Кама буендагы ау йортларында, мунчаларда Табеевның аркасын уган, миллек белән чапкан өчен генә дә инженер ставкасын алып ятучыларга киткән акча да кызганыч түгел, әмма безнең гонорардан йолкып алып, безгә акыл өйрәтеп яткан М. Мусин аппаратына тотылган акчаны кызганам.
Шулай безнекеләр беренче булып 1972 елда барып кайттылар. Инде кабул итү чираты бездә. Әйтәләр, язалар, Краснодон язучылары киләсе дип. Краснодон? Бәй, Топчийның сугыштан соң яшәп алган шәһәре, кара төндә сөйгәненең җылы кочагыннан аерылган урыны бит ул. Кайда икән аның теге беренче хатыны? Язамы икән әле дә? Ул да килмиме икән? Һәм Топчий беркөнне Ренат Харисов янына килә.
– Краснодоннан кемнәр киләсе билгеле түгелме? – дип сорый ул, каушап кына.
– Менә, – ди Ренат, аның алдына исемлекне сузып (беренче нөсхәсе М. Мусинда, анысы инде тегеләр турында мәгълүмат туплап утыра: кем килә, нәрсә яза? Бәлки әле, болай да тикшерәдер: оккупация вакытында кайда булган, бандерачылар арасында туганнары юкмы һ. б. Алай да тикшерүе мөмкин).
Топчий карый – сыңар күзеннән яшь килә: исемлектә аның хатыны бар. Ул ике-өч кенә сорау бирә:
– Кайчан киләләр?
– Иртәгә сәгать 12. 30 да аэропортта каршы алабыз.
– Аннары кая?
– Гостиницага урнашып, чәй эчеп алгач, менә монда, идарәгә очрашуга киләләр. Идарә әгъзалары белән.
– Ничәдә?
– Нәкъ 16.00 дә.
Топчий чыгып китә. Ренат әле аның ни өчен сорашканын аңлап бетерми, ләкин уйлый: хатынын күрәсе килә инде моның. Чөнки безнекеләр узган ел Ворошиловградка барганда, бу нәрсә мәгълүм булган иде инде.
Иртәгесен Топчий Язучылар союзы бинасына төшкә хәтле үк килә, арлы-бирле йөри, дулкынлана. Кичке сәгать дүртне көтә. Менә бервакыт идарә әгъзалары җыела башлый, яшьрәкләр әлеге кечкенә вестибюльдә сигарет кабызалар. Топчий дәшми, Тукай бюсты артындарак тора. Менә беренче каттан Зәки Нури тавышы килә – аның гел шулай: үзе атлый, эшне куша бирә, тавышы дүртенче катка ук ишетелә. Зәки тавышын ишеткәч, вестибюль чистара, менә тар коридордан төрле тыйнак көлүләр, украин сүзләре ишетелә, шыштырдап атлаган төркем килгәнлеге сизелә, ахрысы, ул төркем дулкынлана, каушый.
Төркем башында атлаган Зәки агаң Тукай бюстын үтеп китә, ә аның артында… затлы киенгән, затлы битле, хуш исле кунаклар. Берәү, икәү… бишәү… тугыз… Шунда кинәт бер тавыш:
– Ольга! Дай трояк!
Төркемдәге ханым, каушап, ирләр арасына кереп сеңә, кунакларны тиз генә Зәки бүлмәсенә алып кереп китәләр.
Моны иртәгесен, самолёт белән Әлмәткә очканда, миңа әлеге ханым үзе дә сөйләде. (Кунакларны, төркемнәргә бүлеп, Татарстан районнарына таратканнар иде, Әлмәт төркеменә мин дә эләктем.)
III
Кайсыдыр бер елны Матбугат йортын Казан елгасының аръягына күчерделәр. Баумандагы йортның бер яме калмады. Элек язучы-журналист шунда очраша, язучылар, көне буе эшләп утыргач, сәгать өчтә-дүрттә ял итәргә, сөйләшергә шул тирәгә җыелалар иде. Хәзер ул тәртипләр бетте. Моннан бигрәк тә Топчий җәфа күрде. Элек аның эш ансат иде: 5 нче трамвайга утырып, ахырына кадәр төшсәң – Бауман урамы. Ә Бауман урамы – Топчийның туган йорты. Ул анда кайсы гастрономга керәсен, кайсы почмакка барасын күңелдән белә. Хәзер исә кыенлашты: троллейбуска утырып, кагылып-бәрелеп, Елга аръягына барырга кирәк, теге йортка кергәндә, милиция посты тора, кирәкле кешеңне табу өчен, кайсыдыр катка (ә, шайтаным белсенме?) лифтта менәргә кирәк. Менсәң – коридорлар тар, караңгы, ишекләр күп, монда һич тә «Нурей» да, «Анвар» да юк, – кыскасы, бетте баш, калды муен утырып. Әле анысы гына ярар иде, әмма кире кайтуы! Теге уналты катлы тартмадан исән-имин чыксаң, Кольцога кайту өчен, ике трамвай, ике троллейбус-автобус юлын аркылы чыгарга кирәк. Анда исә хәрәкәт бик көчле, имансыз. Үзең бул сыңар күзле, үзең бул салмыш…
Һәм кояшлы августныңмы, сентябрьнеңме бер көнендә Топчий өенә кайтмый. Хатыны (әгәр шулай әйтергә ярый икән) балаларына торырга киткән була, Топчийның өенә кайтмаганын беркем дә белми.
Бичара, тегене яңа Матбугат йорты каршында, юлны аркылы чыкканда, транспорт бәреп киткән икән. Моргка алып киткәннәр, гаиләсенә хәбәр итәргә дип, кесәләрен тикшерсәләр – бер генә документ та юк, ди. Йә, ярар, кайтмагач, берәрсе эзләми калмас әле дип, бер көн көтәләр, ике көн, бер атна. Болай моргта мәңгегә калдырып булмый бит инде, нишләргә? Кесәсеннән чыккан кечкенә генә кәгазь бите дә берни дә сөйләми, анда ниндидер бер шигырь бар. Болай башлана: «Умер пёс…»
Следовательләрнең берсе Язучылар союзына чылтыратып карый:
– Менә шундый кеше: бер күзе юк. Өлкән яшьтә. Кесәсендә бер шигырь кисәге бар. «Умер пёс…» дип башлана. Сез шундый кешене белмисезме?
Белүчеләр тиз табыла: соңгы атналарда гына, безнең подъезддагы теге карт эт үлгән һәм Топчий шуны бик кызгана, дип сөйләгәннәр иде. Топчий, имеш, шул турыда шигырь язган. Шул шигырь аның мәетен билгесезлектән коткарган.
Җылы, кояшлы бер көн иде. Һәрхәлдә, җәй ахыры дип истә калган. Шагыйрьнең гәүдәсен, киендереп, табутка салып, безнең ишегалдындагы бакчага, өстәлгә куйдылар. Халык җыелды. Ниндидер күрмәгән, белмәгән, ишетмәгән дус шагыйрьләре (өйрәнчекләр дисәң, яшькә байтак) озак-озак сөйләделәр. Зур шагыйрь үлде, диделәр, аның исеме поэзия тарихында мәңгегә калыр, диделәр. Без шаккатып карап тордык. Татар язучыларыннан Җәвад Тәрҗемановның чыгышы бик нык хәтердә калган. Ул чыгышын, электән килгән традициясе – гадәте буенча, үзенең хатынының французча иркен сөйләшә алуы турында сөйләүдән башлады.
– Леонид Топчий заманыбызның иң зыялы, иң талантлы кешесе иде, – дип сөйләде ул. – Топчий безнең өйгә килгәндә, минем хатын белән алар саф француз телендә поэзия турында сөйләшәләр, бер-берсенә французча шигырьләр укыйлар иде… Мондый зыялы, эрудит кешеләр безнең арада бик сирәк, иптәшләр, – дип, ул сүзен тәмамлады.
Топчийның гәүдәсен, машинага салып, кайсыдыр зиратка алып киттеләр. И, адәм баласының язмышы! Бичараның, имеш, паспорты да булмаган. Кемнеңдер кадерле баласы булгандыр бит инде ул да.
Адәм баласы үзенең соңгы көннәре кайда узачагын белми, бу – аның бәхете. Менә мин Леонид Топчий тормышының күпмедер өлешен (йөздән берен, бәлки, меңнән берен?) тасвирлап бирдем. Ә күпмесе аның җир астына кереп югалды…
Ләкин, ышанам ки, мин язганы да – тарих. Бу да – тарихтан бер кисәк. Һәрхәлдә, мин, бу кеше турында язып, гөнаһ җыймадым кебек…
Дөнья кемнәр белән кызык?
…Сөйләгәннәр иде: Фатих Хөсни кайдадыр ишеткәнме, укыганмы? Имеш, сәгатьнең циферблатындагы фосфор, төнлә бүлмәгә таралып, кешенең организмына зарар сала икән. Шуны белгәннән соң, Фатих абый төн йокысын югалткан, имеш. Төне буе сәгатьләрен тегендә күчереп, монда күчереп йөри икән. Бераздан моңа вәсвәсә кергән: бүлмә аша да үтеп керә, ди, фосфор. Фатих абый, имеш, ул сәгатьләрнең барысын да юк иткән.
Әмирхан ага Еники сөйли: «Әхмәт абый (Фәйзи) бик сәер кеше иде, мәрхүм. Бервакыт, илле алтынчы еллар, Галимҗан Ибраһимовның әсәрләре әле генә дөньяга чыккан көннәр. Иртән мин моның янына кердем. Хатыны базарга киткәнме, ничек, Әхмәт абый кухняда үзенә чәй кайнатып йөри. Күзләре шешенгән, төне буе укып яттым, ди. Йомырка пешерергә җыена бу.
– Әмирхан, син ниндине яратасың? Каты итеп пешергәннеме, әллә сыегракнымы?
– Үзеңә нинди булса, миңа шул ярый.
– Мин үзем сыеграгын яратам. Ярар алайса, хатын әйткән ие, дүрт-биш минут пешерәсе дип, – ул кулына куен сәгатен тотты. Газ өстендә инде алюмин чүмечтә су быгырдап кайнап утыра иде. Ул чүмечкә өч йомырка салып, аларны кашык белән җайлады да кулына дүртенчесен алды һәм шунда… дүртенче йомырка урынына чүмечкә теге сәгатьне салмасынмы, йомырка учында калды. Үзе сөйләнә: – Дүрт минут кына аз булыр сыман, алты итәрбез инде аны, – учындагы йомыркага карап тора, – дүрт минут аз булыр. Бүген төн йокламадым, Галимҗан аганы укып яттым. Вәт, талант дисәң талант инде. Аның янында без кем?
– Кайсы әсәрен укыдың соң, Әхмәт абый? – дип сорыйм.
– Әлеге, шул теге инде: «Татар хатыны ниләр күрсәтми?» Шуны укыдым төне буе.
Бераздан без сәгатьне алдык. Туктаган иде инде…»
Афзал ага Шамов сөйли. Ул Язучылар союзының рәисе вакытындамы икән, Мәскәүдән Мәхмүд ага Максуд килеп йөри икән. Мәрхүмнең, хатыны карамагыннан ычкынгач, Казанда күңеле нечкәреп, бер рәхәтләнеп ала торган гадәте бар икән. Медвытрезвитель – айныткычларның әле генә модага кергән вакыты. Бик каты тәртипләр: ахырдан эшеңә хат язу, җыелышта тикшерү, квартира чиратыннан чыгарып ташлау, эләккән кешеләрнең чәчен алу. Хәтта кызларныкын да!