Гарифҗан Ахунов – Акча күктән яумый / Деньги с неба не падают (страница 5)
«Юк, кадерле ирем, син миннән алай тиз генә котыла алмассың, – дип уйлыйм усалланып. – Кара син аны, акыллы баш, ул укып түрә булмакчы, мин монда бер бүлмәле фатирда аның нәселе, балалары белән хәсрәт чигеп ят». Бәйләним дисәң, сәбәп табыла бит ул. Беркөнне бу сеңлесе Саниягә, унынчы классны бетергән көнгә дип, биек үкчәле туфли алып кайткан. Миннән сорау юк, киңәш юк, туганнарына яхшы булып күренмәкче. Юк, дидем, күренми тор әле! Каенанам да өйдә чак иде. Халикъның эштән кайтып керүе булды, күтәрелеп бәрелүем булды:
– Бәлки, син мине бала чүпрәге юучы асрау хатын итеп тотмакчы була торгансыңдыр? Мине, тау чаклы вәгъдәләр биреп, өйдән алып киттең дә, ат абзары чаклы бүлмәгә бикләп куйдың, инде минем белән киңәш итүне дә үзеңә хурлык саный башладыңмыни?
– Ни сөйлисең син, Рокыя? Саниягә үз гомерендә беренче мәртәбә туфли алып бирәбез, шундый сөенечле көнне кара кайгыга әйләндермә, зинһар, – ди бу.
Аның шулай үтә дә белдекле, тыйнак тавыш белән суфиларча сөйләнеп торуына җен ачуларым чыгып, авызымны гына ачкан идем, каенанам сүзгә кушылды:
– Улым, Халикъ, безнең өчен катының белән тәмсезләнмә. Табып бир безгә берәр җирдән фатир, үзебезчә ипләп кенә яшәрбез, җан биргәнгә җүн бирер әле, – диде.
Ләкин Халикъ әнисе белән Саниягә фатир табып биргәннән соң да мин аңа тынгы бирмәдем. Минем белән киңәш итми-нитми укырга барып кергән. Милиция идарәсенә икееллык Югары хуҗалык мәктәбенә разнарядка килә. Әйтә бу начальникларына: «Мине җибәрегез, хатын белән конфликт та бар, качып-посып уку да туйдырды», – ди. Укулары Куйбышевта буласы икән, китте-барды Халигым, мине ике бала белән калдырып. Әтиләргә барып киңәш иттем, мин әйтәм, менә шулай, шулай, киявегез мине ташлап укырга китте, нишлибез, дим.
Әти аптырап, башын кашып тора.
– Ни дип кенә әйтим соң, кызым? Сиңа сүз әйтсәм, син жәлке, кияүгә тел тидерсәм, үземә бик тә зур яхшылык эшләгән кеше. Бәла-казадан саклап калды бит. Акылсыз кеше дип әйтеп булмый, шешә-мазар белән шаярганы да күренми, эш урынында да яраталар. Тагын ни әйтим сиңа? Ир белән катын арасына кысылу җүнлелеккә илткәне юк. Үз башың үзеңдә, мине бутама, күңелең ничек куша, шулай эшлә, кызым…
– Ә ул хатыннар белән чуалса, мине ике балам белән ташлап китсә?
– Анысын дөрес әйтәсең. Хәзергесе заманда катын-кызга бер дә генә ышаныч юк. Сугыштан соң бәк усалланды катын-кыз. Карт дими, яшь дими, аксак дими, бөкре дими – ир аулый. Бәладән башаяк, саклаганны, Алла, саклармын, дигән, барып кайт булмаса янына, үз күзең белән күреп кайт. Калганын кайткачыннан сөйләшербез.
– Ә балалар?
– Нәрсә булсын балаларыңа! Миңкамал янында уйнап торырлар, сабакка йөриселәре юк бит әле.
Миңа, төенчекләремне төйнәп, Халикъ янына Куйбышевка юл тотудан башка әмәл калмады.
Бу бару минем өчен бик тә гыйбрәтле булды: Халикъның мин тагын бер сантыйлыгын белдем. Кияү балакай миңа әйтми-нитми генә берьюлы ике җирдә укып ята, Югары хуҗалык мәктәбендә бер имтиханын биреп чыга да юридик институтка йөгерә икән. Килеп төшсәм – ябыккан, чыкмаган җаны да, ишелмәгән сөяге генә бар.
– Син нәрсә, миннән качып китеп, хатыннар белән буталып ятасыңмы монда? – дип ябырылдым тегеңә.
Ике урында берьюлы укуын әйтеп бирергә мәҗбүр булды. Моны шундук Югары хуҗалык мәктәбе директорына җиткердем. Теге борып алган Халикъны:
– Син нәрсә, Саматов, бездән яшереп йөрисең? Ике җирдә укыйсың икән бит…
Укымыйм дияр иде, ялган була, укыйм шул дияр иде, хуҗалык мәктәбеннән куып чыгарырлар дип курка. Дәшми, «иелгән башны кылыч кисми» принцибы белән эш итмәкче. Хәзер эттән алып, эткә салып тирги башлый дип торганда гына, директор Семашкин әйтә моңа: «Без бер путёвка алдык, егерме дүрт көнлек, мин аны сиңа бирергә булдым», – ди. Менә бит ул ничек! Ир-атның барысы бер чыбыктан сөрелгән. Мин аңа Халикъ Саматовның берьюлы ике җирдә укуын, алдашып йөрүен барып әйтәм, ә ул аңа путёвка тәкъдим итә. Ул гынамы! Саматовның акчасы юклыгын белеп, путёвканы бушлай бирдертә, аэропортка барырга машинасын бирә. Ләкин аэропортка кадәр әле Халикъның бер имтихан тапшырасы бар. Әзерләнеп җитмәгән. Керә бу, тәвәккәлләп билет ала. Тәвәккәллекне әҗәткә сорап тормый инде ул! Шул тәвәккәллеге аңа күпме күңелсезлек китерде. Барыбер эшли. Керә бу, ала билет. «Суд процессында гражданлык эше белән дәгъвачының катнашу очрагы». Практикадан белә ул аны, теориясен укырга вакыт тимәгән. Ә күршесендә утырган кызга сорауның нәкъ киресе элеккән: «Суд процессында гражданлык эше белән дәгъвачының катнашмау очрагы». «Беләсеңме?» – «Беләм». – «Син чык әле», – ди Халикъ, аның сөйләгәнен тыңлап торып, киресен сөйләргә уйлый. Дөрес түгел, ниндидер көлке бер нәрсә килеп чыга. Баштагы ике сорауга яхшы гына җавап биргән булгач, професор сорау бирә дә бирә. Ә Халикъның самолётка өлгерәсе бар. «Ник ашыгасыз, егет?» – ди профессор. Халикъ дөресен әйтеп бирергә мәҗбүр. Өчлегә килешәләр. Халикъның шул өчлесе хәтта дәүләт имтиханнарында да килеп чыкты. Бер мәртәбә алдашты, анда да тоттылар үзен. Ләкин ул өчленең актыктан аңа кирәге чыкты. Анысын да сөйләрмен.
Халикъ мине юатып, гафу үтенеп, самолётка утырды да ял йортына очты. Мин япа-ялгызым Куйбышевта калдым. Ир-ат халкына үләр чиккә җитеп ачуым чыкты: бер-берсен яклыйбыз дисәләр, табалар бит җаен. Институтына бардым, Югары хуҗалык мәктәбенең директорына тагын кердем. Ипләп кенә, йомшак кына итеп юмалап чыгардылар.
Куйбышевка килүемнең берәүгә дә әйтмәгән тагын бер сәбәбе бар иде. Халикъның койрыгын бозга катырып куймакчы идем. Янәсе, моңа, малайларга өстәп, бер тәти кыз табып бирәм. Халигым маңгаемнан үпте дә аркамнан сыйпады, мин, шул сыйпауга җылынып, бер ай әтиләр янында торырга тиешмени инде хәзер?
Бик гарьләнеп йөри идем, ял йортыннан хат язгач, шул азрак юаныч булды. Унике көнгә җиде кило да ике йөз грамм арттым, дигән. Чистый чучка икән. Ашау әйбәт, ябык типтагы МВД ял йорты. Аңа нәрсә – ашый да йоклый, ашый да йоклый – рәхәткә чыккан! Үлчәп карасалар, җитмеш биш килограмм булган. Җитте, чаңгыга бас, дигәннәр. Күңелем тагын вәсвәсәләнә, тагын әрнешә: «Чаңгыга бас!» – дип кенә калсалар бик хуп та, аннан зуррагы булып куймасын. Халикъ кебек ашый да йоклый, ашый да йоклый торган икенче бер зат юктыр дисеңмени анда!
Югары хуҗалык мәктәбендә укуының файдасы шул булды: укуын бетерүгә, моны Идел – Балтик каналына билгеләп куйдылар. Элекке Мариинский системасы. Вычегда белән Шексна калалары арасында. Онега күленнән Рыбинск сусаклагычына кадәр ара. Халикъ Саматовның дәрәҗә зур: төзелештә кадрлар бүлеге начальнигы.
Бу юлы минем үз акылым үзем белән иде инде. Егетем, башта үзем барып урнашыйм, теге дә бу дип, койрыкны тайдырмакчы иде, чатырдап ябыштым тегенең итәгенә. Ни күрсәк тә, бергә күрербез, мин синнән калмыйм, дидем. Балаларны да үзебез белән алып киттем. Вычегдада тордык. Гомеремдә күрмәгән каналлар күрдем. Пётр патша заманында ул бәләкәй генә канал булган, хәзер киңлеген кырык метр итеп казыдылар. Элек утыз җиде шлюз булган, хәзер тугыз-ун шлюз калдырып, калганын су белән күмделәр. Илле өченче елның маена тикле яшәдек. Халикъ сантый анда да укуын ташламады. Шушы көнгә тикле мине гаҗәпкә калдырган бер нәрсә бар. Халикъ кебек кешеләргә шулкадәр дә тырыш, шулкадәр дә ихлас беркатлы сантыйлык каян килә икән? Эшеннән эт кебек арып, телләрен салындырып кайтып керә, инде бу тамагына да ашый алмас, өстен чишенер дә авар, дип уйлыйсың, юк, башын салкын су белән юып ала да, сөлге белән колакларын урап укырга утыра. Куйбышевтан ерагайдык, Ленинград юридик институтына күчте. Имтиханнарны шунда барып тапшыра. Таныш начальник хатыннары, гаҗәпләнеп: «Халикъ Абдрахманович ничек барысына да өлгерә ул?» – дип сорыйлар. Нәрсә дип җавап бирергә белмәгәч, мин аның үзеннән сорадым.
– Берәүләр гайбәт сөйли, икенчеләре жалоба яза, өченчеләре зәмзәм суыннан рәхәт таба. Мин аларның берсенә дә күңел бирмәгәч, вакытым укырга кала, – диде Халикъ.
Идел – Балтик каналында эш беткәч, безне Мәскәүгә кайтардылар. Дөрес, без туп-туры өйгә, Казаныбызга да кайтып китә алган булыр идек, әмма Халикъның көзгедәй чиста биографиясе, сугыш юлын узган булуы, канал төзелешендә үзен яхшы яктан танытып өлгерүе Главканың симпатиясен уяткан. Мәскәүдә эшләп, вакансия көтәргә куштылар. Безгә Тундрадан, Тувадан, тагын әллә кайлардан урын тәкъдим иттеләр. Мин риза булмадым. Тел-теш тидерер хәлем юк, ул чагында Халикъ минем белән бик тә исәпләште. Исәпләшмәслек тә түгел: мин өченче баламны табарга йөри идем инде ул чакта. Күрәсең, Халикъ безнең хәлләрне ачыктан-ачык сөйләп биргән, безне Казан карамагына җибәрделәр. Ә Казанда Халикъ Саматов кебек эш атларын көтеп кенә торалар. Безне тоттылар да Әлмәткә җибәрделәр. Киләчәге зур шәһәр. Илнең күз өстендәге кашы булачак. Нефть осталары җыелачак. Дөнья күләмендәге конгресслар шунда узачак, Татарстан җиренә менә шундый кала салып бирергә кирәк, диләр. Халикъны Әлмәттә һөнәр мәктәпләре башлыгы итеп куйдылар.
Әлмәттә минем өченче улым туды. Халикъ анысына, берәүгә дә иярмичә, берәүнең дә хөрмәтен хөрмәтләп тормыйча, Җәүдәт дип исем куштырды. Өч бала белән кеше өстендә торып булмый. Килүгә квартир алдык. Времянкалар күп төзелә иде. Бик матур коттедж эләкте. Үзебезнең тормыш көйләнде, ләкин һөнәр мәктәпләрендә эш бик көйсез. Сугыш вакытында ата-анасын, туганын югалткан үсмерләр килеп тулган. Торак тәрәзәләренең пыяласы ватык. Җил сызгырып утыра. Зоналарда өере белән кәгазь чүпләре очып йөри.