Гарифҗан Ахунов – Акча күктән яумый / Деньги с неба не падают (страница 6)
Гөнаһысына керер хәлем юк – Халикъ бар җирдә тәртип бар. Беренче мәртәбә свиданиегә килгән чакта аның миңа әйткән сүзләре исемә төште. «Нигә милициягә кердең?» – дигәч, «Тәртип урнаштырырга кирәк», – дигән иде бит. Ул моны, күрәсең, ил күләмендә алып әйткән. Ә мин, унынчыны гына бетергән яшел кыз, ул чакта аны аңлап җиткермәгәнмен.
Халикъ «тәртип урнаштырырга» кереште, Бажановтан өч көнгә эшкә чыкмый торырга рөхсәт алды. Бажанов дигәннәре «Татнефтьстрой» комбинатының начальнигы, отставкадагы генерал. Һөнәр мәктәпләре аңа эшче көче бирә икән: үсмерләр дүрт сәгать укыйлар, дүрт сәгать эшлиләр, ягъни балта остасы, буяучы, штукатурчы булып практика узалар. Халикъ складтан ак җәймәләр яздырып алды, армейский заправка ясыйбыз дип, ду килеп йөри. Кузгалды тегенең фанатик сыйфатлары. Бригадирларны җыеп сөйләшә. Педагогларга тынгы бирми. Мине торакларның берсенә тәрбияче итеп куйды, үзе белән ияртеп йөри.
Мунча яктыртып, халыкны тазарттык, чистарттык.
– Ошыймы бу тәртип? – ди, һөнәрчеләрне җыеп.
– Ошый, – диләр.
– Яхшы эшләсәгез, тагын да яхшырак булыр. Һөнәрчеләр арасыннан һәвәскәр ике художник табып алды, плакатлар яздырды, стендлар эшләтте, стена журналы «Чаян» чыгара башладык. «Чаян» ны ерактан күренеп торырлык зур итеп эшләтте. Художниклар кайгыга калдылар. Атнасына ике мәртәбә чыгарыла торган сатирик журналга – егерме квадрат метр зурлыгындагы фанер тактага буяу каян табып бетерергә? Карикатураларны төсле итеп ясарга кирәк. Монда да җаен тапты Саматов, фанерны известь белән буята, иске галошларны яндырып, корым әзерләтә, төсле буяуга үлән суы кулланалар. Үләндә, үзегез беләсез – яшеле дә, сарысы да, алы да – күңелең ни тели, шул төс бар. Гаҗәп матур карикатуралар килеп чыга. Әллә кайлардан күренеп тора.
– Иблистер бу Саматов! – диләр педагоглар. Китте һөнәрчеләр арасында ярыш. Художниклар алдынгыларның да, ялкау-саботажникларның да фамилияләрен язып, сурәтләрен төшереп торалар. Ялкаулардан һөнәрчеләр эче катып көлә.
Бу минем өчен бик тә күңелле бер хәл иде. Тик мин «тәртип урнаштыруның» шома гына узмаганын аңлап алдым. Минем намуслы сантыем Саматов һөнәрче үсмерләр арасында гына түгел, бригадирлар арасында да тәртип урнаштырырга кереште. Аның өчен син булачак балта остасы, ятим үсмерме, әллә тәҗрибәле бригадирмы – барыбер, син кеше булып калырга тиеш. Саматов килгәнче, бригадирлар ятим балаларны кешегә санамыйча кимсетеп караганнар. Эшкә чыгарган чакта ремесленникларның хәтта аякларыннан сөйрәп төшерү кебек нәрсәләр булган.
Саматов андый бригадирларны рәхимсез рәвештә эштән куды. Сәбәбен – социалистик законны бозган өчен, дип аңлатты. Тегеләрнең килешәсе килми, өйрәнгәннәр җәзасыз башбаштакланырга. Саматов өстеннән Казанга хезмәт резервлары идарәсенә жалоба язалар. Янәсе, Саматов, һөнәрчеләр белән сүз берләшеп, җимерү эше алып бара.
Уйламаган-көтмәгән җирдән комиссия килеп төште. Комиссия башында – хезмәт резервлары идарәсе начальнигы.
– Иптәш идарә башлыгы, егерме җиденче торактан егерме кеше эштә, берәү авыру, дежурный Касыймов.
Комиссия карап чыга торакларны – армиядәге төсле тәртип. Икешәр кат ак җәймә, яшел одеял, чытыр ак мендәр. Идәннәр ялт итеп юылган. Стеналарда – плакат, картина.
– Барысы да шулаймы, иптәш Саматов?
– Барысы да шулай, иптәш идарә башлыгы.
Ашханәгә киләләр. Дежурный чатнатып рапорт бирә. Ашап карыйлар – аш тәмле.
Киңәшмә җыя идарә башлыгы, тәрбиячеләрне, педагогларны, бригадирларны чакыра, кыска гына итеп әйтә:
– Саматов дөрес эшли. Уңыш телим сезгә, – ди.
Ләкин моның белән генә бетмәде әле. Бер тынгысыз әллә ничә кешегә җан борчуы таба ала. Комиссия китеп, озак та үтмәде, Халикъ «Татнефтьстрой» начальнигы Бажанов белән низагка керде. Халикъ инкасса аша «Татнефтьстрой» начальнигына биш йөз мең сумга счёт китереп куйды. Шул суммага комбинат безгә җиһаз бирергә тиеш булган, бирмәгән, һөнәрчеләр эшләгәнгә акча да түләмәгәннәр. Счёт куюга гаепле кеше өч көн эчендә «дөрес түгел» дигән отказ язарга тиеш, отказ язмаса, акча дәгъва кылучы кассасына күчә. Менә шунда килеп чыкты да инде Халикъның теге чактагы өчлесе. Дәгъвачы нишләргә тиешлеген Саматов имтиханнан соң кат-кат укый. Үзәк бәгыренә үткән әлеге сорау аның хәтеренә мәңгегә сеңеп кала. Ләкин генерал моны белми бит, минем тынгысыз Халигымны үзенә чакырып ала да өстәл сугып кычкыра:
– Нефтьчеләр акчасына баш булмакчы булдыңмы?
– Сез счёт куйганны көтеп ятарга тиеш түгел идегез.
– Урыныңнан алдырам. Судка бирәм, – ди генерал.
– Бирегез, тик миңа кычкырмагыз, – ди Саматов, кызмыйча гына. – Совет законы кемнең хаклы, кемнең хаксыз икәнен үзе ачыклап бирер.
Халикъ миңа шуны соңыннан бик ачынып сөйләде.
– Нигә бәйләнәсең? Генерал син белгәнне генә белмимени? – дидем.
– Сугыш күргән солдат ике һөҗүмне берьюлы ота, – диде Халикъ. Миңа ул үз-үзенә артык ышана кебек тоелды.
– Икегез дә дәүләт эше белән йөрисез, дәүләт акчасын тотасыз, тыныч кына килешер идегез, – дидем.
– Юк, килешеп булмый, – диде Халикъ. – Бажанов кебекләр һөнәрчеләрне икенче сорт халыкка санарга гадәтләнгән. Менә мин алардан шул акчаны закон нигезендә каерып алсам, алар безгә бер чакрымнан бүрек салып йөри башлаячаклар.
Халикъның әйткән сүзен җилгә очырмавын белсәм дә, генерал хәтле генералны җиңеп чыгачагына барыбер ышанмадым. Монда, бәлки, генералларны илаһи итеп карау да үзенекен иткәндер, мин Халигымның эше барып чыкмас дип борчыла башладым.
Ләкин ул үз эшен бик белеп, нык кул белән эшләде.
Халикъ үзләренең бухгалтерына әйткән, әгәр Бажанов безнең банктагы счётка арест салдырса, шундук баш тарт, отказ бир, дигән. Өч көн саен отказ язып тора болар. Бажанов тиресеннән чыгардай булып талпына, алай да барып чыкмагач, эшне Мәскәүгә, РСФСР арбитражына бирә. Ни хикмәттер, эш Саматов файдасына әйләнеп кайтты. Генерал Бажановка җиде процент госпошлина түләргә туры килде. Биш йөз мең сумның җиде проценты ничә сум була? Бер проценты – биш мең, җиде проценты – утыз биш мең сум. Дәүләт файдасына генерал Бажанов утыз биш мең сум акча түләде. Нефтьчеләр кесәсеннән алып түләде. Генералның аңардан башка да акылсыз эшләре булган икән. Шәһәргә ул утыз метр биеклегендәге фонтан салдырырга уйлаган. Янәсе, киләчәк буыннарга һәйкәл калдыра.
Аны эшеннән алдылар.
Эшне тикшерә килгән обком секретаре әйткән:
– Шәһәрне пычракка батыргансың, оятыңны фонтан белән юмакчы булдыңмы? – дигән.
Минем Халигым җиңүче булып чыкты. Минемчә, ул хаклык эзләп йөргәнгә генә түгел, эшне җиренә җиткезеп, барлык законнарын белеп эшләгәнгә җиңде. Шулай да мин аның генерал хәтле генерал белән тартышуын хупламадым. Әгәр шунда генерал җиңеп чыккан булса? Мин өч бала белән өелеп калсам? Сантыйлык бу. Акыллы адәм эше түгел.
1954 елны Әлмәттәге һөнәр мәктәпләре махсус училищеларга әйләнде. Саматовны Казанга МВД системасына чакырып алдылар.
Халикъ белән без, мал-мөлкәтне җыештырып, дөресрәге, юк-бар бәягә сатып, Казанга кайтып төштек. Бу миңа сөенеч кенә булды. Ел саен диярлек урын алмаштырып, адәм рәтле оя кора алмыйча, кагылып-сугылып йөргәнче, Казанда ныклап кына бер төпләнеп алсак, әйбәт кенә яшәп китәрбез. Балаларыбыз бер мәктәпкә йөреп, бер укытучыга ияләнер. Маратның быел сабакка барасы елы. Әти-әни дә якты йөз белән каршы алдылар. Күз генә тимәсен, өрмәгән җиргә дә утыртмыйлар. Әни көндезләрен бакчада мәш килә, төпчек улым Җәүдәтне коляска белән алмагач күләгәсендә йоклата, олыракларына иртә өлгерә торган алмалар җыя, карлыганнан, кура җиләгеннән авыз иттерә.
Мин үзем, кайткач та, әтигә әйтеп куйдым.
– Йөрмәдек түгел, күп йөрдек, әти. Инде төпләнәсе килә. Киявеңә мамыклырак эш белешә тор әле, – дидем. Юкса Халикъның холык бик чуар, эшсез торса, эче поша башлый, син аңа эш кенә төткәзеп тор. Дәгъвалырагын бир. Көрәшсез үткән көн көнмени, янәсе! Тагын бер баш чыкмастай эшкә кереп куйса, артта калган берәр предприятиене өстерәргә тотынса, күр дә тор, ярты картаясың инде. Ул чагында минем кайгым түтүт! Гадәт-холкын белгәнгә, тегенең гел җаеннан гына торам. Хәйлә белән алдырырга исәп.
Әтинең таныш-белешләре аркылы Казанның Бауман урамындагы универмагына коммерческий директор кирәклеген белеп алдым. Менә дигән хезмәт хакы, почёты-даны, менә дигән «ЗИЛ» ы булачак. Безгә генә Пётр патша заманнарыннан калган каналларны киңәйтеп, бөтен илдән җыелган ятим сукбайны һөнәргә өйрәтеп, тәрбияләп, үзсүзле генераллар белән дәгъвалашып яшәргә димәгәндер! Гыйбадулла кызы Рокыя да бер лимузинга утырып йөреп карасын әле! Йортсыз йомран кебек, илнең бер башыннан бер башына йөрүдән бик тә туйган идем, көн дә үгетлим Халикъны, төн дә үгетлим. Дәшми. Иртән чыгып китә, кич кайта. Дүртме-бишме көн йөрде бу шулай. Беркөнне бите-башы яктырып, зәңгәр күзләрен күк ачуташ кебек балкытып кайтып керде:
– Эш таптым, әнисе!
– Нинди эш?
– Пләтән төрмәсенә политик-тәрбия эше начальнигы итеп куялар.
– Бар икән күрәселәрем, никләр чыктым мин сиңа кияүгә! Никләр генә Гапсамат теге чакта бәлагә тарыды икән? – дип елап җибәрдем. – Кеше эшләгән җирдә эш беткәндер шул, адәм каргышы яуган җирне эзләп йөрмәсәң, күңелең булмый инде синең! Мине кабергә керткәнче тырышасың. Беләм мин. Бу кайгыга сабышып үлсен йә тилеләр йортына барып керсен дип үчегәсең…
Күңелемдә җыелып килгән барлык-барлык үпкәмне берьюлы чыгарып аудардым да:
– Мин синең белән тормыйм. Тормыйм! Чыгып кит бездән! – дидем.