Гарифҗан Ахунов – Акча күктән яумый / Деньги с неба не падают (страница 4)
Кайчандыр Халикъ Саматовка булган нәфис тойгыларым, аның өчен янып-көеп йөрүләрем соңгы көннәрдә икенче бер хис – бу кешене күралмас дәрәҗәсенә җиткән нәфрәт белән алышынды. Нигә дип азаплый ул безнең гаиләне? Ябасы икән, тотсын да ябып куйсын.
Ләкин тора-бара, үзем дә сизмәстән, тойгыларым үзгәрә, янә элекке хәленә кайта башлады. Саматов чын дөреслекне белергә тели, аның өчен дөреслек бар нәрсәдән өстен. Мин моның шулай икәненә ышана барам. Аны иң авыр чакларда да сыенып булырдай олы итеп таныйсым килә. Минем хәтта ул кадәрле олы тойгыны әтигә карата да тойганым юк бит әле. Саматовка барысын да сөйләп була, ул барысын да дөрес аңлый дигән уйга килгәнлектән, мин аңа әтинең меховойдан тире кыйпылчыклары алып чыгуын, шуннан төннәр буена әни белән икәүләп, күз бетәштереп, бүрек тегүләрен әйтеп бирергә телим, ләкин икеләнәм. Әйтсәм, эшләр тирәнгә китмәсме? Әйтми калдырсам, мин Халикъны белеп бетерә алмыйм, аның закон колымы, чын кешеме икәнен бик тә беләсем килә. Бу миңа бик кирәк, чөнки бу минем язмышымны хәл итәчәк. Әгәр мин аларны әйтеп, Халикъның гадел кеше икәнен белә алсам, ике дә уйламый, аңа язмышымны бәйләр идем. Ә ул закон колы булып чыкса? Минем сабыйларча ышанып әйткән сүзем аркасында, юк кына нәрсә өчен әтине утыртып куйса? Бу миңа гомерлек яра булачак. Кешеләргә булган ышанычымны мәңгегә югалтачак.
Шулай да мин тәвәккәлләдем. Тик әйтер сүземне Халикъка аның кабинетында түгел, беркем дә тыңлап тора алмастай аулак урында әйтергә булдым. Мин аның белән Идел буена барып сөйләшергә сүз куештым. Ул моның белән килеште, һәм без кояшлы бер көнне, елга трамваена утырып, Ослан тауларына чыгып киттек.
Мәңге онытасым юк ул көнне.
Май урталары иде. Агачлар яфрак ярган. Җир өсте үлән белән түшәлгән. Юк, бу җәй урталарындагы инде күз күреп туйган, өстен тузан басып, җилләр уңдырып бетергән яшеллек түгел. Агач яфракларының сыткый сагызы да бетмәгән әле, аларны берәмтекләп санап чыгарга була, алардан баш әйләндергеч хуш ис, яз исе аңкый әле. Дөньяга килүләренә атна-ун көн дә узмаган сыек яшел яфраклар талгын җилдән әкрен генә җилфердәшә; яңа күлмәкләрен күрсәтергә чыккан күбәләкләр пыр да пыр килә; каяндыр моң гына булып гармун тавышы ишетелә, яшьләр көлә, яшьләр сөенә…
Мин бәхетемне сыныйм. Халикъка мин әтиләр турындагы чын дөреслекне сөйләргә килдем. Ул бүген милиция өлкән лейтенанты киемендә түгел, мин погонлы Саматов белән Идел буена чыкмаган да булыр идем. Халикъ бүген аксыл-көрән костюмнан, изүләрен чишеп җибәргән ак күлмәктән. Ул, тезен тезгә куеп, агач төбендә утыра, беткәннән-беткәнгә ялгап тәмәке тарта, дулкынлана. Күрәсең, ул минем нинди уй белән килүемне сизенә.
Мин аның күзенә туры карап сүз башлыйм:
– Минем әтием Гыйбадулла – вак сәүдәгәр. Нэп заманында үз йортында кибет тоткан. Сәүдәгәрлек аның канына сеңгән. Меховойдан ул тире кыйпылчыклары алып кайта.
– Нишләтә ул аларны?
– Әни белән икәү бүрек тегәләр.
– Бер айга ничә бүрек тегә алар?
– Бер йә икене.
– Кайда сата?
– Талчукта.
– Ала-а-ай… – диде Саматов һәм кинәт тынып калды. Папиросын бармак арасында йомарлап читкә атты. Мин, аның озак кына сүздән язып торуыннан куркып:
– Йә, нигә дәшмисез? – дидем.
– Әтиең мин сездән допрос алганны беләме?
– Белә.
– Борчыламы?
– Әгәр сез мине тагын бер атна йөртсәгез, аның кайгыдан урын өстенә егылуы яки акылдан язуы ихтимал.
– Ничек уйлыйсыз, Рокыя туташ, Сәмигуллинның төрмәгә утыртылуы әтиегез холкына да борылыш ясармы?
– Әти әйтә, әгәр бу эштән исән-сау гына котылсам, бүрек дигәннәренә әйләнеп тә карамас идем, ди.
– Тукран тәүбәсе булмасмы?
– Минем әти сүзен җилгә очыра торган кеше түгел.
Саматов кискен итеп башын чайкады, миңа өздереп кенә карады да:
– Минемчә, шул җиткән! – диде.
– Аңламадым. Нәрсә җиткән?
– Куркып яшәве – аның өчен җитәрлек җәза. Җинаять составы булмау сәбәпле, әтиеңнең эше туктатыла.
Мин утырган җиремнән сикереп тордым да Саматовны кочаклап алдым. Аклады бит ул, аклады минем өметемне!
Мин Халикъ Саматовны элеккесеннән дә битәр бер ярату белән, олы итеп, зур итеп, сыеныр кешем итеп ярата башладым, миннән допрос алу бәрабәренә үзе турында да сөйләттем.
Әтисе Габдрахман, әнисе Маһибәдәр икән. Баулы ягында туып үскән. Халикъ ачлык елны туган, шуңа күрә озын булып үскән, имеш. Нигә аксыл йөзле дә зәңгәр күзлеме? Өченче буын бабасы латыш, әбисе сөргендәге латышка кияүгә чыккан. Карчыга борын, озын буй, җете зәңгәр күз – латыш бабасы бүләге. Дүрт бала булганнар. Берсе суга батып үлгән, берсе кызамык чиреннән вафат. Төпчек кыз Сания дә баш бала Халикъ торып калганнар.
Утыз бишенче елны әтисе аларны Казанга алып килә. Үзе ТЭЦта бетонщик булып эшли. Тик бәхете булмый картның. Ашханәдә агулы колбаса ашап үлә. Бәлки, ул үлмәгән дә булыр иде, колбасаның агулы икәнен сизеп алуга, конторага йөгерә. Башкаларны – илле дүрт кешене коткарып калалар, ашыгу сәбәпле, моны оныталар. Урындыкка утырган килеш бөгәрләнеп үлгән.
«Минем әти шул эшне эшли алыр идеме? Башкаларны коткарыр өчен, үзен корбан итәр идеме?» Бу фикергә мин җавап таба алмыйм.
Мин аның белән янәшә атлыйм. Аның таза беләкләренең җылысын тоеп, кулын күкрәгемә кысып барам. Безгә хәзер сүз сөйләү кирәкми, ул минем өчен ачык, мин аны үтәдән-үтә күрәм шикелле.
Көн кичкә авышып килә. Күләгәләр озая башлаган, көндезге кайнарлык та кими төшкән, ял итеп йөрүче яшьләр кайту ягына борылганнар.
Урманда озак кына йөреп, яр буена төштек.
Халикъ мине көймәләр биреп тора торган лабаз янына алып китте, паспортын бирде, ун сум акча калдырды да, миннән рөхсәт тә сорап тормастан, ныклы ихтыяр белән мине көймәгә кертеп утыртты, кулына ишкәк алды, моңсулана төшкән зәңгәр күзләрен балкытып:
– Ә хәзер кич безнеке… – диде.
Мин аның ихтыярына буйсындым.
Кемгә ничектер, минем үземә бик тә аңлаешлы бер хакыйкать бар: егет чакта еллар буе белмәгәнне, ирең булгач, бер айда белергә була икән. Бер күреп сөйләшергә әллә ни бирердәй булып йөргән кыз чагымда Халикъ Саматов минем өчен озын буйлы чибәр офицер иде. Мин аның белән икәү, култыклашып, урамнардан узып китәчәк көннәремне күз алдыма китерәм: көнчелектән нишләргә белмәгән бистә кызлары безгә кызыгып карап калырлар инде, дип уйлый идем. Өйләнешкәнебезгә ел ярым булды инде, минем әле Халикъ белән урамда йөргәнем юк.
Туй узу белән, ул мине укырга кыстый башлады. Син укырсың, мин эшләрмен, диде. Ул заманда хатын-кызлардан укырга бик атлыгып торучы юк иде, абитуриентларның күбесе фронттан кайтып төшкән шинельле солдат иде. Мин, әллә ни авырлык күрмичә, пединститутка барып кердем. Тик уку дигән нәрсә үзе бик авыр булып чыкты. Дәрестән кайткан саен Халикътан үземне кызгандыра торгач, ярты ел дигәндә, институтны ташладым. Аннары безнең улыбыз туды, Халикъ аңа француз революциясе хөрмәтенә Марат дип исем куштырды, һәм мин көннәремне «француз революциясе» янында үткәрә башладым. Тагын бер елдан мин Халикъка икенче малай табып бирдем. Халикъ анысына Максим Горький хөрмәтенә Максим дип исем куштырды һәм шул көнне үк гомеренең бушка узып барганын, инде үзенең укырга керергә тиешлеген әйтте. Әгәр мин укуны ташламасам, икебезнең берьюлы укый алмаячагыбызны әйтер идем, ләкин үзем укымагач, өстәвенә ике ел эчендә ике улым туып, кул-аягымны да бәйләп куйгач, аңар каршы килә алмадым.
Халикъның ун класс белеме юк, фронтка ул елгачылар техникумының дүртенче курсыннан киткән – унынчы класс өчен экстренно имтихан бирәм дип атлыга. Права алу өчен ике йөз сум акча түләргә кирәк иде, түләде, тик инша язган чакта артыграк тырышып җибәргән: унике биткә унике хата ясаган. Экстренно имтихан тапшырудан Халикъны төшереп калдырдылар, ләкин ике йөз сум акчасын кайтарып бирмәделәр. Әнә шул ике йөз сум минем өчен Халикъ тарафыннан эшләнгән беренче сантыйлык булып күренде. Йә, кем инде тик торганнан ике йөз сумны суга сала? Минем сантый Халигым үтә дә үзсүзле булып чыкты. Икенче елны кичке мәктәпкә барып керде. Хәзер генә ул яшьләрне көчләп укыталар, ул чакта уку түгел, эш таләп итәләр иде. Халикъ кичке мәктәпкә түрәләреннән яшереп керде: аның милиция идарәсендәге эше кичке сәгатьләргә дә бәйле иде шул!
Әй, авырга да туры килде соң аңа уку! Безгә бернинди уңайлыгы да булмаган иске йорттан болын чаклы зур бер бүлмә биргәннәр иде, ул бүлмәдә Халикъның әнисе, бертуган сеңлесе Сания, Халикъ үзе һәм ике бала белән мин торам. Халикъка дәрес хәзерләргә урын да, шарты да юк, шунлыктан ул күбрәк вакытын милиция идарәсендә үткәрә, хәтта кунып та кала торган иде. Мин, аны кызганып, нигә азаплана бу сантый, званиесе бар, хезмәт хакы әйбәт, казна киеме киеп йөри, тагы ни кирәк, ди идем. Үз кадерен үзе белеп, рәхәтләнеп кенә яшәр чакта… кирәк бит, әй! Йокысызлык, каты диванда черем итеп кенә алулар аны бик тә арытты бугай, ул миннән мендәр белән ак җәймә сорап алып, аларны шунда эш бүлмәсендә тумбочкага бикләп тота торган булды. Минем күңелемдә вәсвәсә уянды. Әгәр ул анда хатыннар белән буталса? Власть үз кулында. Урын-җире, диваны бар. Ә мин монда өй саклап ят! Гомерем заяга уза түгелме? Әллә Халикъ миннән Гапсамат үчен аламы? Мин бит аңа түгел, Гапсаматка чыкмакчы идем. Мин Халикъка эштән соң өйдә торырга, милиция идарәсендә кунып-төнеп ятмаска дигән таләп куйдым. Тешен кысып булса да, ул моның белән килеште. Кич кайтып, башын салкын су белән юа да, колакларын сөлге белән урап укырга утыра. Минем тагын ачуым килә. Табыйм дисә таба бит җаен кеше, башын да күтәрми укый. Укый да укый, укый да укый, урам йөрергә чыгып керә дә тагын укый. Йә төнге дежурга китеп бара. Мин тагын, җаным әрнеп, мыскылланып, өй тулы халык белән утырып калам.