Гарифҗан Ахунов – Акча күктән яумый / Деньги с неба не падают (страница 2)
Халикъ анда иде инде: кинотеатр янына җыелган халык арасында, сәгатенә караштыргалап, арлы-бирле йөреп тора иде.
Мине күрүгә, ашыгып кына яныма килде, рөхсәт сорап култыклады, без каршыдагы бакчага кереп утырдык.
– Йә, ярар, мин бу сүзне кайчан да булса әйтергә тиеш инде, – дип, йомшак кына итеп кулларымнан алды. – Мин яшь кеше түгел. Сугышта йөреп кайттым. Ике мәртәбә яраландым. Акны ак дип, караны кара дип таный беләм. Сугышка кадәр елгачылар техникумына кергән идем. Соңгы курсыннан китеп бардым. Артиллерист. Менә Казанга кайттым. Әти үлде. Әни исән, сеңлем бар, укый, минем белән яшиләр.
– Сез миңа боларны нигә сөйлисез? – дидем.
Ул гаҗәпләнде. Борын очы тирләп чыкты. Кулларымны кинәт җибәрде дә моңсуланып калды. Аннары әкрен генә, гафу үтенгән тавыш белән әйтте:
– Синнән башка көн юк миңа, Рокыя… Мин сиңа гашыйкмын, – диде.
Гүя өстеннән тау төшкәндәй көрсенеп куйды. Аның шундый гадилеге, мин газапланып йөргән тойгыны туп-туры әйтеп бирә алуы мине таң калдырды, хәтта каушатып җибәрде. Әле күпмедер бергә йөргәч, бер-беребезне ныклап белгәч, ягъни мине зур хискә әзерләгәч әйткән булса, мин дә, бәлки, аңа инде ул безнең күршегә килеп тора башлагач ук күзем төшкәнне, аны күрү үзем өчен бәхет икәнлеген әйтеп бирә алыр идем. Бигрәк кисәк булды шул бу. Мин аңа:
– Ә сез нигә… милициягә кердегез? – дип кенә әйтә алдым.
– Тәртип урнаштырыр өчен… – диде ул, өзеп кенә. «Тәртип урнаштыру» минем әтиләрем көткән дөньяга да бәйле иде. Ул дөнья мине бәхетле итә, гамьсез итә иде. Кинәт мин Халикъның әтиләрне кулга алуын, җавапка тарттыруын күз алдыма китердем. Күземне камаштырып, ак атлас чагылып китте. Минем өчен изаланып йөргән әтием кызганыч булып тоелды. Иркә бала булып үсүем, сугыш чорында да авырлык күрмәвем, алты почмаклы таза йортта, мул тормышта яшәвебез өскә калыкты.
– Юк, мин милициягә кияүгә чыкмыйм, – дидем.
Халикъ күзгә күренеп үзгәрде, аның озынча ак йөзенә, очкын чәчеп торган зәңгәр күзләренә рәнҗү бәреп чыкты. Ул хәрбиләрчә төгәл, нык хәрәкәт белән урыныннан торды да ике генә сүз әйтте:
– Гафу итегез. Ялгышканмын.
Саубуллашмыйча да китеп барды.
Горур кеше иде ул Халикъ. Мин моны ул чакта әле аңлап та җиткермәдем, аның шулай кискен кылануына аптырап, «свиданиегә» чыгуыма гарьләнеп кайтып киттем.
Әтиләр өчен бу бик тә кулай булып чыкты. Милиционер Халикъ безгә керүдән туктады, мин аны суга барган чакларымда да очратмас булдым, минем бәхеткә, Гапсамат торып калды. Шулай булмыйча соң – үз бәхетемне үзем җимердем бит.
Эшләр чынга китте. Гапсамат безгә көнаралаш килә. Әтиләр хәзер мине Гапсаматка кияүгә бирергә әзерлиләр. Әни, ашханәдән көн саен алып кайткан бәрәңге кабыгын пешереп, минем туема тана симертә. Әти бирнәгә дип затлы мехтан тун тектерергә бирде.
Гапсаматның күңелендә тирән тойгы булуына шикләнә идем мин. Аңар, мөгаен, каената буласы кешеләренең таза хәлле булуы гына ошыйдыр. Чөнки ул, безгә килгән саен, гел дөнья көтү турында сөйләшә. Әтинең авызына кереп, үзенә кирәкле акыллы сүзне генә йотып утыра иде.
Гапсамат аракы эчми. Минем әти дә шешә белән дус түгел. Мин тик бер генә мәртәбә аларның мәҗлес корып утырганнарын күрдем.
Эчми эчкәнгәме, Гапсамат кызган иде.
– Их, бабай… – дип, әтигә тарсынмый-нитми кияү булып дәшеп, мине бал-май эчендә генә йөздерәчәген әйтте. Әшнәләре аны хуплап тордылар. Утыра торгач, Гапсамат:
дип җырлап та җибәрде. Тавышы аның куе, матур тавыш, тик ул җырның тәмен дә, моңын да аңламый иде бугай. Бистә егетләре кебек, тавышын чамадан тыш калтыратып җырлый иде.
Әшнәләреннән берсе Гапсаматтан да уздырып җибәрде.
– Ну, ахири, чикләвекле имән ава инде өстеңә, бәхетле йолдыз астында тугансың икән, чукынмыш! – дип, йодрыгы белән тегенең күкрәгенә төртеп алды.
Мин мондый ачыктан-ачык әрсезлектән йөземне чытып чыгып киттем. Егетләрнең арттырып җибәрүләрен әти дә сизде бугай, ул мәҗлес халкын алма бакчасын карап керергә чакырды.
Минем дәшми-тынмый йөрүемне әтиләр ризалык билгесе дип аңладылар, ахрысы. Минем белән шул хакта беркөнне кичен, чәй эчеп утырганда, чынлап торып сөйләштеләр.
– Кызым, – диде әти, – яшең дә җиткән, кием-салымың да җитәрлек, үзебез исән чакта әйбәт урынга биреп калырга ниятләп торабыз. Кыз бала гомер буе ата-ана йортын саклап утырмас. Әмма ләкин синең ризалыгыңнан башка ул дәү эшне эшләп булмый.
– Кемгә? – дидем. Халикъ кебек сүзне өзеп сөйләшәсем килде.
– Күзең сукыр түгел, күреп торасың, Сәмигулла абзый малае Гапсамат синең өчен җан атып йөри. Нәсел-нәсәпләре дә ил-көн алдында хур итә торганнардан түгел. Эчеп-исереп кеше көлдергәннәре юк. Нәселләрендә катын белән шаяручылар да күренми, Аллага шөкер. Әллә, мәйтәм, озын-озакка сузмыйча, тәвәккәлләп, туеңны итеп алабызмы?
Мин байтак вакыт дәшми утырдым. Әтигә кушылып, әни дә Гапсаматны мактады.
– Мал таба торган җегет, малның кадерен белә торган җегет, түкми-чәчми, әрәм-шәрәм итми, кулында менә дигән һөнәре дә бар, – диде.
Күңелемдә, котырынып, кире тойгы уянды.
Халикъка өзеп әйткәнне, нигә дип әле мин Гапсаматка да өзеп әйтмәскә тиеш? Өзеп әйтсәм, әтиләр бердәнбер кызларын теләмәгән кешегә биреп, гомер буе аның каргышын алып яшәргә теләрмени?
– Юк, әти, көчләмәгез мине, яратмыйм мин Гапсаматны, – дидем.
– Әй-йәй-йәй! Менәтерәк әйтте бу! – диде әти. – Йә, кем генә соң яраткан кешесенә кияүгә чыга? Тора-тора яратасың аны… ийе, һм… Моңарчы, кызым, Алланың биргәненә шөкер, безнең сүздән чыкканың юк ие, анысына рәхмәттән башка сүзебез юк, әмма ләкин суңгы сүзең белән рәнҗетәсең син безне… Йә, кай төше кемнән ким Гапсаматның? Буе-сыны бар, тазалыгы бар. Ай-һай, балам, бу заманда, сугыштан соң өшәнеп беткән бервакытта Гапсамат кебек алтын җегетне кулдан ычкындыру, мин сиңайтим, исәрлек! Заманасы да бит аның сайлана торган замана түгел. Сугыштан кайтканы – гарип-гораба, сугыш вакытында буй җиткәне – чирле-чирләшкә…
Әтинең кычкырмый-бакырмый гына аңлатырга теләве күңелемне йомшартып җибәрде. Каты бәреләсем килмәде:
– Юк, әти, ирексезләмәгез. Мин әле укырга телим, – дидем.
– Кайда, кем булырга? – диде әти.
Ул, минем дәшми торуымны күреп, бик тә үз иткән, кечелекле тавыш белән үгетләргә кереште:
– Без сиңа, балам, изгелектән бүтән берни дә теләмибез. Әмма ләкин кисәтеп куям, кара аны, суңыннан үкенерлек булмасын, Сәмигулла абзый малаена кызның менә дигәннәре табылыр…
Әтиләр мине бүтән кыстамады. Тик аларның дөньяда гамьнәре дә калмагандай булды. Әни өйне гөл кебек итеп тоту гадәтен ташлады, әти бер-ике тапкыр кызмача кайтты. Безнең җитешле түгәрәк тормышның гүя бер ягы кителеп төште. Әтиләр әллә ничек кызганыч. Әллә Гапсаматка кияүгә чыгаргамы? Ялгыз өйдә япа-ялгызым үскәнгә, әлегә бер җирдә дә төпләнеп эшләмәгәнгә, минем таныш егетләрем юк, укуны да мин сылтау итеп кенә әйттем. Укымаган кеше дә үлми. Әнә бит, әни укымышлы кеше сайлап тормаган, тоткан да дүрт класс белемле әтигә кияүгә чыккан. Нәрсәсе начар? Эшен дә эшли әти, тормышын да алып бара. Кеше арасында хур булып торганы юк. Халикъ, мин кырт кисеп сөйләшкәннән соң, безнең күршедән күчеп үк китте. Ул миңа бүтән әйләнеп тә карамаячак.
Беркөнне өйләрне җыештырып, урын-җирләремне тагын бер мәртәбә кабартып җыйгач, шул уйларым белән миңгерәүләнеп, путаллы зур көзге алдына килеп бастым. Миңа хәзер егерме тулып килә. Яшьлегем үтеп бара түгелме? Минем әле йөзләрем алсу, күзләрем сөрмәле, буй-сынымның тал чыбыгыдай зифа чагы, нигә миңа Гапсаматның иркә хатыны булып, йорт биләүче акыллы хуҗабикәсе булып яшәмәскә? Тагын дүрт-биш ел торсам, яшьтәш егетләрем өйләнеп бетәчәк, мин сазаган кыз булып утырып калачакмын.
Миңа үзем, үземнән дә бигрәк, минем кайгымнан бетерешеп, гомер буена рәнҗеп яшәячәк әтиләрем кызганыч тоелды. Чыннан да, Гапсаматның кай төше кемнән ким? Кулында һөнәре бар, мал кадерен белә торган холкы бар. Ярый, дорфарак та булсын ди, юнылмаган бүкән булсын ди. Аннан кемгә зыян? «Ир – баш, хатын – муен» дигән сүз дә бар бит әле. Муен борылмаса, баш борыла алмый. Мин, ун класс укыган кыз, Гапсаматны тәрбияли алмаммыни? Аны дорфа кыланышларыннан арындыра алмаммыни?
Гапсаматта булмаганны бар итеп күрергә, аны матур һәм нечкә күңеллерәк итеп күз алдына китерергә тырышып яши башладым. Хыялым эшкә җигелде.
Уйларымны әти-әнигә әйтмәдем әле. Шулай да беркөнне әти Гапсаматларга өй туена барырга кирәклекне әйткәч, карышмадым.
Матуррак күлмәгемне, бәйрәмгә генә кия торган кытай туфлиемне сандыктан алгач, әтинең чырае яктырды, ул, ничектер сүзчәнләнеп китеп, кием-салымыңны кызганма, бетсә тагын алырбыз, дип әйтеп куйды.
Өчебез дә, өф итеп кенә киенеп, өй котларга барып кайттык.
Бу бару минем күңелемне тагын да Гапсамат ягына аудара төшкәндәй булды. Ул өстенә буйлы ак күлмәк, кара бостон костюм, аягына ул чорда бистә егетләре өчен бик модалы булган, балтырлары кайтарылып куелган күн аслы ак фетр кигән иде. Аның чүкечтәй нык гәүдәсе, ташып торган каратутлы алсу йөзе бу юлы миңа хәтта чибәр дә булып күренде.
Рокыя туташ дип, Гыйбау абзый, Миңкамал түти дип, аяк өсте торып безне сыйлаулары, аракы-мазарны да әти белән икесе, безгә күрсәтми, почмак якта гына төшереп керүләре минем күңелемә гел менә хуш килде.
Мин дә тырыштым.
Дәшкән чакта ягымлы итеп, бераз гына назланып, үз кадеремне үзем белеп дәштем. Тойгыларым кузгалганга алсуланып киткән йөзем (зур путаллы көзге минем каршымда иде) мәҗлес халкына бик тә ошап куйды булса кирәк, ул көнне мин мәҗлеснең күз өстендәге кашы булдым. Бу минем тәкәббер горурлыгымны, үз-үземне яратуымны арттырды, һәм шул кич минем язмышымның борылып китәчәгенә сәбәпче дә булды.