реклама
Бургер менюБургер меню

Гарифҗан Ахунов – Акча күктән яумый / Деньги с неба не падают (страница 1)

18

Гариф Ахунов

Акча күктән яумый / Деньги с неба не падают

«Татар прозасы» сериясе 2012 елдан нәшер ителә.

Проект җитәкчесе һәм китапның төзүчесе – Ленар Шәех, филология фәннәре кандидаты

Серия «Татарская проза»

Ахунов Гариф (Ахунов Гарифзян Ахунзянович)

Деньги с неба не падают

Казань. Татарское книжное издательство. 2016

На татарском языке

В седьмой книге из серии «Татарская проза» вошли повести народного писателя Республики Татарстан, лауреата Государственной премии им. Г. Тукая Гарифа Ахунова (1925–2000) «Ореховый сон», «Призрачные парни», «Ардуан батыр», «Путешествие в большую весну», «Король собак», «Деньги с неба не падают».

© Татарстан китап нәшрияты, 2016

© Шәехов Л. М., проект җит., төзү, 2016

Чикләвек төше

Мин аңардан гел аерылам дип яшәдем. Ул хакта беркайчан да, бер генә кешегә дә сөйләмәм дигән идем. Ләкин еллар үтеп, тормыш тәҗрибәм арткач, сөйләргә булдым.

Чөнки ул – кешеләргә кирәк.

Мин Казанның Яңа бистәсендә туып үстем. Безнең алты почмаклап салынган зур өебез, бистәгә дан тоткан алма бакчабыз бар иде. Сугыш елларында да мин әллә ни авырлык күрмәдем. Өстем бөтен, тамагым тук булды. Әтием меховойда тире иләүче булып эшли, әнием фабрика ашханәсендә аш өләшеп тора иде. Әни кичләрен ашханәдән, түбәләмә ике чиләк төяп, бәрәңге кабыгы, кәбестә калдыклары алып кайтып, сыер асрый, әти меховойдан яшереп кенә алып чыккан тире корамаларыннан пальто якасы, бүрек ише әйберләр тегеп, аларны таныш-белешләре аркылы талчукта саттыра иде. Ипи кытлыгы күрмәдек. Ситсы-мазарны чират торып алган булмады. Үзебез кайчандыр авылдан килгән булсак та, әти авылларны бик өнәп бетерми, фатирга кертми, ипинең һәр телеме үлчәүле чакта аның «авыл өерен» туйдырып ятарга бер дә исәбе юк иде. Аның дуслары булмады диярлек. Мин, аларның бердәнбер баласы булып, күрше кызларыннан матуррак киенеп, ачлыкның ни икәнен дә белми үстем.

Халикъ белән танышкан чакта, миңа унтугызынчы яшь иде. Кайвакыт кичләрен, чәй янында үзләре генә калгач, әтинең әнигә: «Кулдан озатырга кирәк. Бозыла торган товарның үз юлында булуы яхшы», – дигән сүзләрен ишетә башладым. Алар мине әти кул астында эшләүче Гапсамат исемле төпле акыллы, тапканын әрәм-шәрәм итми торган, өстәвенә читтән бер сандык мал да төяп кайткан бистә егетенә кияүгә бирмәкче булдылар. Егет безгә килеп утырды. Әти белән әни аның әле артына, әле алдына төшеп, өрмәгән җиргә генә утыртмадылар. Табынга мине дә чакырдылар. Әлеге Гапсамат, буйга тәбәнәк булса да, гәүдәгә нык иде, ул миңа кыска бармаклы каты кулын биреп күреште, ара-тирә генә сүз башлаштырып, гел әтигә төбәлеп утырды. Мин чәй ясап тордым. Ул миңа ошамады дип кенә әйтсәм, дөрес булмас. Гапсамат минем күңелемә шом салды.

Кыска бармаклары белән чәй тәлинкәсен нык кына эләктереп, шопырдатып чәй эчкән чагында:

– Алай диген. Тә-әк. Тормышны таза көйләгән син, Гыйбау абзый, – дип, бер-ике сүз әйтеп куйгач, өйгә авыр тынлык иңә иде.

Әти кунак-мазар килгән чакта сандык төбеннән алып кия торган укалы кара түбәтәен арткарак чигереп, тегәрҗеп юанлыгы гына калдырып кырган кара мыегын, очлы кара сакалын бирчәйгән бармаклары белән сыпыргалап сүз башлады:

– Халыкның хикмәтле сүзен беләсең инде син, Гапсамат. Салам ялгыз казыкка түгел, парлы казыкка эләгеп кала, ди халык. Әдәм баласының үз вакытында казыгын какканы, үз куышын корганы мәслихәт.

Мин шунда кинәт эшләрнең кая барганын төшенеп алдым. Юкса моңарчы Гапсамат өйгә кереп тормый, куенына тыгып килгән тире-ярыны әтигә өйалдында гына биреп китә, алар анда шыпырт кына сөйләшә торганнар иде.

– Казыкны нык итеп кагарга ният бар, Гыйбау абзый, син тәҗрибәле кеше, дөньяның җаен беләсең, кулдан килгәнне булышкалап торсаң… – диде Гапсамат һәм чынаягын каплап куйды.

Әни бик өтәләнеп кыстаса да, ул бүтән чәй эчмәде, зур кара күзләрен тутырып миңа бер карады да, аннан күзен кыса төшебрәк, сөзеп кенә тагын бер карап алгач, китәргә ашыга башлады. Чоланга чыккач, мин аның әти белән кызу-кызу сөйләшкәнен ишетеп тордым, күңелемдәге шом тагын да артты. Әтинең сүзне өзеп сөйләшә торган гадәтен белгәнгә күрә, бүген булмаса иртәгә «парлы казык» турында яңадан сүз кузгатачагын көтеп йөри башладым.

Минем күңелемдә икенче бер егет, безнең күршебездә фатир торучы Халикъ урын алганын алар белми иде әле. Халикъ Гапсаматның капма-каршысы: озын буйлы, җете зәңгәр күзле; гәүдәсенә сыланып, аны аеруча зифа итеп күрсәткән яшькелт френч киеп, лейтенант погоннары тагып йөрүче офицер. Яшькә дә ул Гапсаматтан күпкә яшь: күрше Хәерниса түтәйләрнең рус капкасыннан ялт итеп килеп чыга да, минем дә, көянтә-чиләк күтәреп, капкадан килеп чыкканымны үтә сокланып каршы ала:

– Исәнме, күрше, суга барасыңмыни?! – дип, бик тә үз иткән ягымлы тавыш белән дәшеп кала.

– Суга барам шул… – дим мин, дулкынланып. Аның белән якын булуымнан каушап һәм шул ук вакытта җанымда әйтеп бетергесез рәхәт бер тынычлык тоеп, үз юлыма китеп барам. Җилкәм белән тоям: ул мине чаттан борылганчы озатып кала.

Безнең әле ялгыз калып сөйләшкәнебез дә юк, аның мине якын күрүен күңелем белән сизсәм дә: «Кем соң моның сөйгәне булыр икән?» – дип уйлыйм, шул билгесез кыздан хәтта көнләшә үк башлый идем.

Гапсамат безгә килеп киткән көнне мин күкрәк турымда нәрсәнеңдер бик авырттырып сыкрап торуын сиздем. Зарыгып, тилмереп, кич җиткәнне көттем. Чоландагы кисмәккә дә, бакчадагы кисмәккә дә тутырып су китердем, ләкин ул көнне миңа Халикъ очрамады; мин, көне буе пошыргаланып, әледән-әле ян тәрәзәгә килеп, аның эштән кайтканын көтеп йөрдем.

Ул кайтмады.

Өстен иске чүпрәк белән кысып бәйләгән зур гына ике чиләк күтәреп, әни кайтты. Кухня ягында бәрәңге кабыкларын юып пешерергә куйды. Аның көн саен гадәтләнгән бу эшенә мин булыша торган идем. Бүген никтер булышасым килмәде. Кухня ягына күңел болгаткыч әчкелтем бәрәңге кабыгы исе таралгач, кәефем бөтенләй кырылды.

Әти эштән кайтып, такта сарайда эш киемнәрен салып керде, гөлбәчтә озаклап юынды. Кичкырын булса да, сакал-мыегын кырып кайнашты. Сандыктан укалы кара түбәтәен эзли башлагач, мин: «Тагын Гапсамат килә микәнни?»– дип борчылып, почмак якта утырдым. Юк, бәхетем, килмәде Гапсамат. Ләкин әни табынны кунак килгәндәге төсле итеп әзерләде. Бер йомарлам базар мае, бавырсак, кәрәзле бал куйды.

Мине, бик яктырып, чәй янына чакырдылар.

Чыктым.

Сүзсез генә чәй эчтек. Әти сакалын чеметкәләп, тамак кыргалап утырды. Мин аның миңа әйтер сүзе барлыгына төшендем. Бераздан ул өйалдына чыгып китеп, бер төенчек күтәреп керде. Аны ашыкмый гына чиште. Биек итеп күпертеп җыйган тимер караватка – минем урын-җирләрем өстенә – елкылдап торган чытыр ак атлас чыгарып салды.

– Кызым, Рокыя, кил әле монда, ошыймы бу сиңа? – диде.

– Ошый, – дидем, хәтерләрен калдырмас өчен әйттем. Атласта кайгым юк иде.

– Бигрәкләр дә матур инде. Каян алдың бу хәтле затлы әйберне? – диде әни, әтигә куштанланып.

– Гапсамат табып китерде. Ике бәясен бирсәм бирдем, ди, әмма ләкин малны кулдан ычкындырмадым, ди.

Әти атласны озынчага сузып, минем буема салып карады. «Әлләлә!» – дип тел шартлатты. Тик минем сөмсерләрем коела башлаганны күреп, яңадан челтәр япма өстенә илтеп куйды.

Нәкъ шул мәлне ишек шакыдылар, әтиләр аны-моны әйтергә өлгергәнче, ишек ачылып китте дә, безгә… милиция киеменнән Халикъ килеп керде. Әнинең йөзе көл кебек агарды, әти, ашыгып, атласны яшерергә маташа башлады.

Мин, кулларымны кушырып, карават буенда басып калдым.

– Гафу итегез, – диде Халикъ, тотлыгыбрак сүз башлады. – Уңайсыз булса да керергә туры килде. Хәерниса карчыкның капка-курасы аварга җиткән. Тол карчык үзе берни дә булдыра алмый, шуларны турылап куярмын, дигән идем. Гыйбадулла абзыйның кораллары булмый калмас, дидем. Балта белән тигезләгеч кенә биреп торыгызчы…

Әтинең каушавы йөзенә үк чыккан иде. Ул, беркавым зиһенен җыя алмый торгач:

– Хәзер табабыз аны… – диде. – Балтасы лапаста инде аның… Тигезләгечен кая куйган ием соң әле? Менә син тамаша, кара инде… хәтер диген инде шуны да… Миңкамал, әй, кызым Рокыя, син белмисеңме? Табып кына бирче, булмаса. Әй, туктале, кем, чибәр егет, исемеңне белмим. Табынга рәхим итәр иең…

Халикъ, йомшак кына рәхмәт әйтеп, борчуы өчен тагын бер мәртәбә гафу үтенеп, ишектән чыкты. Мин дә, тигезләгечне табу сылтавы белән, аның артыннан чыктым.

Такта сарайдан, әтинең эш кораллары яткан шкафтан тигезләгечне эзләп таптык. Халикъ, каушый төшеп, кулымнан җиңелчә генә тотты да:

– Рокыя, мин синең белән очрашыр идем, – диде.

– Кайда? – дидем ашыгып.

– Милиция идарәсендә.

– Син ни сөйлисең?.. Нишләп мин анда барып йөрим? Минем хакта ни уйламаслар.

– Кайда соң, алайса?

– «Тукай» киносы янында.

– Кайчан?

– Иртәгә. Көндезге уникедә.

– Ярый.

Ул, иелә төшеп, сарайның тәбәнәк капкасыннан чыгып китте. Мин, тәнем буйлап йөгергән калтырауны басар өчен, беркавым сарай буенда торырга мәҗбүр булдым.

– Рокыя, кайда син? – дип, әни ишектән башын тыгып дәшкәч кенә өйгә кердем.

Әтинең миңа ак атлас күрсәткәндәге дәрте сүнгән иде инде. Миңа таба бер генә күтәрелеп карады да:

– Сиңа алай бик чәчрәп чыгарга кирәкмәс ие… Яратмыйм шул милиция халкын. Балта дигән була, берәрсе чагып, иснәнеп йөрүе түгел микән? – диде.

Минем бу сүзләргә хәтерем калды – дәшмәдем.

Икенче көнне сәгать унике җиткәнне көч-хәл белән көтеп алдым да «свиданиегә» киттем. Әти белән әни эштә иде әле.