18+
реклама
18+
Бургер менюБургер меню

Антология – Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке) (страница 91)

18
Яр читендә көтеп тора Диңгезләргә дәшкән кораб. Йә котылыйк бу гафләттән, Йә диңгездә булыйк харап.

Сувинер дәүләт бәете

Сувереннан сувинерга Әверелде Ватаным. «Аю» ларга рәхмәт әйтеп, «Тавыш биреп» ятамын. Без бит киң күңелле халык, — Кайныйбыз бер казанда. Толерантлык истән чыкмый Балага узганда да… Танылыр Казан дөньяга, Ярышлар бездә узса. Ярымтатар-ярымнегр Булырбыз, Алла бирса! Нигә милли уку йорты, — Үзәк акча биргәндә?! Бишенче көпчәк булсак та, Ярый, арба йөргәндә… Нигә кирәк ана теле: Кибет бар, дөнья хозур! Чиркәү киносы[10] карарбыз, — Яшәсен телевизор! Кармелита белән Миро[11] Инде дүрт ел кавышмый… Пенсияләр артып тора, Бәяләр дә калышмый… Инглиз телен безгә дә, Яхшы булыр белгәндә. Су сорарга кирәк булыр Балалардан, үлгәндә…

«Газизләрдән газиз Чулман буйлары…»

(Чаллының «Тәүбә» мәчетенә якында гынаяңа бер чиркәү салынгач)

Газизләрдән газиз Чулман буйлары… Узган саен өзелә үзәгем, Нур сирпегән ярымайда күреп Каракошның кара эзләрен. Нигә аңа Ходай канат биргән, Ничек менгән шундый биеккә? Җиз тырнагын батырып җаныбызга, Әверелмәк була бөеккә. Айны гына түгел, кояшны да Каплар иде, килсә көченнән. Нәфрәт белән канат җилпүеннән Кирмәннәр дә хәтта ишелгән. Җаны тырмалганнар, теле йолкынганнар Арасыннан атлыйм аптырап. Тагын күпме без яшәрбез икән, Кара күләгәдән калтырап.

Ак шигырь

Ак вәгъдәләр биреп, Ак кар ява әнә, Ак өметкә күмә җир өстен. Ак кәгазьгә язам Ак шигырьләр бүген: «Аклык безгә шатлык китерсен…» Ак урамнар буйлап, Ак уйларын уйлап, Ак күңелләр уза янымнан. Ак чәчәкләр Җиргә Ак бәхетләр бирсен, Аклыкка мин бүген табынам.

«Тәрәзләрне буран сарыдымы…»