18+
реклама
18+
Бургер менюБургер меню

Антология – Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке) (страница 90)

18
Ул да сизде күңелемнән Нинди хисләр кичкәнен. Бабамнарның, михнәт чигеп, Күз яшьләре эчкәнен. Без дә җуйдык бит Ватанны, Безнең дә ханлык ауды. Елгадай акты кайнар кан, Болыттай уклар яуды. Ярымайлар ауган чакта, Яндык без ялкыннарда. Бәкеләргә төшеп каттык Зәмһәрир салкыннарда… Тик сынмадык, чөнки без дә — Гәрәйләр нәселеннән! Бездә бит уртак кан ага, Далалар моңы сеңгән! Ничә гасыр күрешмәдек, Никадәр сулар аккан?.. Дәрдемәндчә итеп әйтсәк: Сөт калган, Ватан киткән!.. Сөт калган, Ватан киткән!.. Кайтырмы икән Әстерхан, Казан, Кырым һәм Себер, Урдалар кире кайтканын Һаман да көтә күңел!..

«Туктап калдым үтеп барышлый…»

(Туганнар каберлеге яныннан узганда уйлану)

Туктап калдым үтеп барышлый; Сандугачлар сайрый зиратта… Яшәү-үлем – каршылыклы күренеш: Елмаеп та булмый, елап та… Гүрдәгеләр әйләнерлек итеп, Мактыйлармы дөнья гүзәллеген. Козгыннар да бүген ташлап киткән Бу мәңгелек йокы үзәнлеген… Хәсрәт килми торып уйланмыйбыз, Сандугачлар шуны кисәтәме? Алар гүя бездән сорый төсле: «Мондагылар сезнең йөрәктәме? Биредә бит утта янганнар бар, Ауганнар бар авыр яралардан. Дога кылучылар бармы икән Алар өчен сезнең араларда?» Юк шул, юк шул… Шау-шу тулы Урамнарда иман гаме. Салкын карашларда чагыла бары Ымсындыргыч дөнья яме.

«Күңелләрдә бушлык…»

Күңелләрдә бушлык: Әллә хушлык, Әллә шаукым шулай куша. Үттеме соң, эчтән кайнап, Тыныч йөрү бары тыштан?.. Нинди халәт, нинди тынлык, — Моны ничек юрарга соң?! Бу бушлыкны ничек итеп Кай тарафка куарга соң?! Җил дә исми, сайрамый кош, Тымызык күл уйга талган. Чәчәкләр дә ачмый таҗын, Ә кырлары – бары кылган. Инде җилсез себерелү Башландымы зур упкынга?! Кемдер әнә җөрьәт иткән Шул упкынга табынырга…