Антология – Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке) (страница 92)
Тәрәзләрне буран сарыдымы,
Йоклаттымы әллә җил җыры?
Кайтып киләм тездән көртне ерып, —
Онытмадым яшьлек юлымны…
Кайтып киләм әле, кырык эшне
Кырык якка таба ыргытып,
Тәрәзләрдә һәрчак утлар янсын,
Хисләремне минем ургытып.
Авылым башындагы ак каеннар
Күренмиләр ап-ак буранда,
Беренче һәм соңгы сөюемне
Очратырмын төсле урамда.
Очратырмын кебек киткәннәрне,
Сиздермичә безнең арадан.
Бу кайтуым арындырыр төсле
Сагышлардан туган ярадан.
…Кемнәр йөрсен инде бу буранда, —
Теләкләрем чынга ашмаслык.
И Ходай, дим, сабырлык бир миңа
Акыллардан шашмаслык.
Җирсү дигән авыр тойгыларны
Күпләр тоя киткәч еракка.
Чишмә суы басар йөрәк утын,
Иелеп эчсәң көмеш улакка.
Горур милләт
Cолтанга хат язган диеп,
Себерләргә сөрсәләр дә;
Үз телендә сөйләшкәнгә,
Дошман итеп күрсәләр дә;
Бер имана орлык өчен
Иманың сат, дисәләр дә;
Вөҗданына тугры калган,
Сатылмаган горур милләт!
Катламнарга бүлә-бүлә,
Әллә кем дип язсалар да;
Салым салып, котын алып
Мискин итмәк булсалар да;
Бер-берләренә өстереп,
Төрле план корсалар да;
Асылына тугры калган,
Сатылмаган горур милләт!
Кара төн патшасы авып,
Алсу таңнар атсалар да;
Сез автоном халык, диеп,
Декретларга язсалар да;
Менә сезнең чикләр, диеп,
Хариталар сызсалар да;
Рухы белән бердәм калган,
Сатылмаган горур милләт!
Яңа дәүләт төзибез, дип,
Эш атыдай җиксәләр дә,
Кара ярлыкларын тагып,
Ил дошманы итсәләр дә,
Кулына таяк тоттырып,
Кара яуга кертсәләр дә,
Юлбарыстай көчле булган,
Сатылмаган горур милләт!
Хөррият килде дигәчтен,
Чит хокуклар таксалар да;
Сепаратист, дип гаепләп,
Читлек вәгъдә итсәләр дә;
Мәктәпләребезне ябып,
Авыр йозак элсәләр дә;
Һич бирешмәс, исән калыр,
Иншаллаһ, горур милләт!